поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ДӘРДЕМӘНД

(1859–1921)

Татар классик поэзиясенең күренекле вәкиле Дәрдемәнд (Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев) 1859 елның 23 ноябрендә Оренбург губернасының Эстәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстан Республикасының Мәләвез районы) Җиргән авылында сәүдәгәр гаиләсендә дөньяга килә. 1862 елда әтисе Мөхәммәтсадыйк үзенең бөтен гаиләсе белән Җиргәннән Орск өязендәге Юлык авылына күчә һәм шул төбәктә башта сәүдә, соңрак алтын чыгару эшләре белән шөгыльләнә.

Закир башлангыч белемне гаиләдә ала, аннары, үзеннән ике яшькә олы абыйсы Шакир белән бергәләп, Орск өязенең Моллакай авылы мәдрәсәсендә укый. 1880 елда мәдрәсәне тәмамлагач, Төркиягә китеп, берникадәр вакыт Истанбул шәһәрендә яши, үзлегеннән төрек телен, әдәбиятын өйрәнә, әдипләр белән аралаша, мәдәният мәсьәләләре, матбугат эшләре белән кызыксына. 1881 елның ахырларында Россиягә кайткач, ул абыйсы белән бергә нәшрият ачу артыннан йөри, ләкин патша цензурасы рөхсәт бирмәү сәбәпле, бу уен гамәлгә ашыра алмый.

Закир Рәмиевнең әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлавы да шушы елларга туры килә. Ул төрекчәдән татарчага хикәяләр тәрҗемә итә, шигырьләр яза. Ләкин аның беренче иҗат тәҗрибәләре («Каргалының Сибгатулла Хаҗига мәктүб» (1884) дигән шигыреннән башкалары) сакланып калмаган. Матбугатта ул беренче мәртәбә 1903 елда Риза Фәхретдиннең «Әсма» исемле озын хикәясе тексты эченә имзасыз урнаштырылган «Үткән көннәр» дигән шигыре белән күренә.

1905 ел революциясе абыйлы-энеле Рәмиевләргә матбугат тарату һәм типография оештыру турында күптән уйлап йөргән планнарын гамәлгә ашырырга мөмкинлек тудыра. 1906 елның 21 февраленнән алар Оренбургта «Вакыт» исемле көндәлек газета һәм 1908 елның гыйнварыннан «Шура» исемле әдәби-иҗтимагый журнал чыгара башлыйлар. 1918 елга кадәр дөнья күреп килгән һәм, мәсләге, тоткан юлы белән милли юнәлештә булып, демократик, прогрессив идеяләрне яклаган материалларга үз битләрендә киң урын биргән «Вакыт» газетасы һәм «Шура» журналы татар иҗтимагый фикере, мәдәнияте һәм әдәбияты үсешенә зур йогынты ясый. Бу газета һәм журнал битләрендә Г.Ибраһимов, Ш.Камал кебек демократик язучылар актив языша. Ш.Камалның инкыйлабка кадәр иҗат иткән барлык әдәби әсәрләре диярлек, шул җөмләдән эшчеләр тормышын яктырткан новеллалары, сатирик фельетоннары «Вакыт» һәм «Шура»да басылып чыгалар. Дәрдемәнд үзе дә шагыйрь буларак шушы матбугат басмалары аша таныла. 1906–1912 еллар арасында «Вакыт» газетасы һәм «Шура» журналы битләрендә аның кырыкка якын шигыре дөнья күрә. 1913 елдан соң, иҗат эшен дәвам итүенә карамастан, ул яңа әсәрләрен матбугатка бөтенләй бирми диярлек.

Октябрь инкыйлабыннан соң Дәрдемәнд, бөтен мал-мөлкәте, алтын учаклары Совет хакимияте тарафыннан конфискацияләнеп, «Вакыт» газетасы һәм «Шура» журналы чыгудан туктатылса да, туган илендә кала. Башта ул гаиләсе белән Оренбургта яши, соңрак Орск шәһәренә күченә. Иҗтимагый тормыштан читләшсә дә, язуыннан туктамый, үз кичерешләрен әледән-әле кәгазьгә төшереп бара. «Куанды ил…», «Җитәр инде…», «Видагъ», «Әгәр барсаң…», «Гөрләгән сулар башында…», «Җәй үтте…» һ.б. шигырьләре әнә шундыйлардан.

Дәрдемәнднең хәзергә мәгълүм булган әдәби мирасы күләм ягыннан зур түгел, нибарысы мең юл чамасы шигырь, бер нәсер («Сабый»), балалар өчен сигез вак хикәя һәм берничә истәлек-парчадан гыйбарәт. Ләкин бу кечкенә мирас үзенең сәнгатьчә эшләнеше, эстетик тәэсир итү көче ягыннан татар әдәбиятының кабатланмас зур бер казанышы, хәзинәсе булып тора. Дәрдемәнд аз сүз, кыска җөмлә-гыйбарәләр белән гаҗәеп җанлы, картиналы шигъри сурәт тудыру осталыгына ия. Ул, нинди генә темага язмасын, шигырьнең эчтәлек белән форма берлегенә, аларның үзара гармониясенә ирешә, сүз сайлауга, сүзнең шигырь юлында урынлы кулланылышына һәм табигый яңгырашына зур игътибар бирә. Эчтәлек җәһәтеннән Дәрдемәнд шигырьләре лирик-фәлсәфи характерда. Ул олы фәлсәфи категорияләр – җир, дөнья, яшәү, үлем, ил-ватан, туган табигать турында уйлана һәм шушы гомумкешелек проблемалары яктылыгында үзенең тормышка, заманга булган конкрет мөнәсәбәтен, фикер-хисләрен белдерә.

Дәрдемәнд поэзиясе үзеннән соң килгән күп кенә татар шагыйрьләре өчен осталыкка өйрәнү мәктәбе булып хезмәт итә. Ул хәзер дә шигъри камиллекнең матур, соклангыч бер үрнәге булып кала килә.

Дәрдемәнд әсәрләренең бүгенге көндә билгеле булганнары бергә тупланып 1980 елда Татарстан китап нәшриятында чыгарган «Исә җилләр» исеме белән аерым җыентык булып басылып чыга.

Дәрдемәнд 1921 елның 9 октябрендә Орск шәһәрендә вафат була.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ


Дәрдемәнд. Әсәрләр / төз. И.Рәмиев; кереш сүз авт. Ф.Кәрими. – Казан: Яңалиф, 1928. – 108 б. – 5000 д.
Сайланма әсәрләр: шигырьләр, нәсерләр, язмалар / кереш сүз авт. М.Гайнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 126 б. – 7000 д.
Нәниләргә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 16 б. – 22000 д.
Исә җилләр: шигырьләр, истәлек-язмалар / төз. һәм искәрмә-аңлатмалар авт. Р.Даутов; кереш сүз авт. С.Хәким. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 254 б. – 10000 д.
Агарган кыл: шигырьләр / төз. Р.Харис. – Казан: Мәгариф, 1999. – 111 б. – 2000 д.
Дәрдмәнд / төз., фоторәсемнәр һәм макет авт. З.Бәширов; текст авт. Л.Хәмидуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 239 б. – 2000 д. (Татар һәм рус телләрендә.)

* * *
Стихи / сост. С.Хаким, Р.Харис. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1972. – 95 с. – 2000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Хисамов Н. Дәрдемәнд поэзиясендә туган ил мотивы // Сов. мәктәбе. – 1969. – № 2. – 26–29 б.
Халит Г. Шагыйрь иҗатында дөнья һәм тарих концепциясе // Казан утлары. – 1969. – № 2. – 175–178 б.
Госманов М., Хисамов Н. Дәрдемәнд әсәрләренең яңа басмасы // Казан утлары. – 1982. – № 3. – 163–166 б.
Миңнегулов Х. «…Татарның бер баласымын…» // Татарстан. – 1997. – № 6. – 67–71 б.
Хәмидуллин Б. Дәрдемәнднең соңгы айлары // Мәдәни җомга. – 1998. – 9 гыйнв.
Хаҗиев В. Дәрдемәнд – мәгърифәтче шәхес // Ватаным Татарстан. – 1998. – 27 гыйнв.
Миңнуллин Р. «Дәрдемәнд шигырьгә югары бер нәфис сәнгать дип карый иде…» // Гасырлар авазы – Эхо веков. – 1999. – № 1–2. – 176–188 б.
Кәрими Ф. Ул шигырьгә нәфис сәнгать дип карады // Шәһри Казан. – 1999. – 15 окт.
Хәмидуллин Л. Дәрдемәнд матбагасы даирәсе // Мәдәни җомга. – 1999. – 3 дек.
Җамалетдинов И. Дәрдемәнднең оныгы // Идел. – 2002. – № 6. – 28–30 б.

* * *
Султанбеков Б., Амирханов Р. Поэт в Думе // Респ. Татарстан. – 1996. – 13 февр.
Саяпова А. Идея суфизма в творчестве Дердменда // Науч.Татарстан. – 1996. – № 3. – С. 62–67.
Юныс В. Каким был Дердменд? // Казанские ведомости. – 1997. – 26 нояб.
Сафин М. Дердменда пламени коснувшися… // Аргамак. – 1998. – № 11–12. – С. 116–119.
Мустафин Р. Дердменд – значит «опечаленный» // Казанские ведомости. – 1999. – 1 дек.
Хисамов Н. История татарской литературы нового времени (XIX – начало XX в.) // Казань: Фикер, 2003. – 472 с.
Саяпова А. Дердменд и проблема символизма в татарской литературе. – Казань: Алма-Лит, 2006. – 246 с.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»