поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ӘДҺӘМОВА СӘРВӘР

(1901–1978)

Язучы һәм тәрҗемәче Сәрвәр Сабир кызы Әдһәмова 1901 елның 5 апрелендә Оренбург губернасының (хәзерге Чиләбе өлкәсе) Троицк шәһәрендә мөгаллим гаиләсендә дөньяга килә. Алты-җиде яшендә әнисеннән татарча укырга-язарга өйрәнә. 1911–1914 елларда Троицкидагы Александр училищесы дигән өч сыйныфлы кызлар мәктәбендә укый, аны мактау кәгазе белән тәмамлагач, ике ел дәвамында татар мөгаллимәләре әзерли торган хосусый мәктәптә (дарелмөгаллиматта), соңра Троицк кызлар гимназиясендә белем ала. 1920–1923 елларда Томск шәһәре университетының медицина факультетында укый, бер үк вакытта 1921 елгы ачлык чорында Идел буе авылларыннан җыеп китерелгән ятим балалар йортында тәрбияче һәм мөгаллимә булып эшли. Шунда эшләгәндә балалардан сәнгать-театр түгәрәге оештырып, алар өчен «Авыл тормышыннан бер күренеш» исемле кечкенә генә сәхнә әсәре яза. Язучының беренче иҗат тәҗрибәсе булган бу пьеса соңыннан, 1924 елда, Казанда аерым китап булып басылып чыга.

1923 елның көзендә С.Әдһәмовага йөздән артык баланы туган якларына озата бару бурычы йөкләнә. Шул рәвешчә ул Казанга килеп чыга һәм бөтенләйгә шунда төпләнеп кала. Берьеллык юридик курсларны тәмамлаганнан соң, җиде-сигез ел дәвамында (1924–1932) әүвәл Татарстан Мәркәз крәстиян йорты каршындагы юридик бүлекнең мөдире булып эшли, аннары «Крәстиян гәзите» идарәсенең газета укучыларына консультация бирү бүлеген җитәкли.

Казанга күчеп килү, әдәбият-сәнгать кешеләре, язучылар, шагыйрьләр белән якыннан аралашу, ниһаять, 1924 елда күренекле татар язучысы Кави Нәҗми белән гаилә тормышы башлап җибәрү С.Әдһәмованың әдәби иҗат эшенә тартылуына хәлиткеч йогынты ясый. 1924 елда ул «Хәзер бул!» дигән икенче пьесасын иҗат итә, соңга таба балалар өчен шигъри һәм чәчмә әсәрләр язарга керешә. Шул елларда аның әдәби тәрҗемә өлкәсендәге нәтиҗәле эшчәнлеге дә башлана. Рус әдипләреннән М.Горькийның барлык төп әсәрләре, Л.Толстойның хикәя-повестьлары, А.Чеховның хикәяләре, А.Пушкинның прозасы, чит ил классик әдәбиятыннан Д.Дефоның «Робинзон Крузо»сы, Д.Свифтның «Гулливер лилипутлар илендә»се, бертуган Гриммнарның мәшһүр «Әкиятләр»е татар укучысына нәкъ менә С.Әдһәмованың оста башкарылган тәрҗемәләре аша барып ирешәләр. Илленче еллар ахырында әдибә зур иҗади дәрт һәм тырышлык белән казакъ язучысы Мохтар Ауэзовның зур күләмле «Абай» роман-эпопеясын турыдан-туры казакъчадан тәрҗемә итү өстендә эшли. 1957 елда әсәрнең Казанда басылып чыгуы татар әдәби тәрҗемә өлкәсендәге зур бер казаныш итеп бәяләнә.

Сәрвәр Әдһәмова – утызынчы еллардагы репрессияләр чорында совет режимы тарафыннан бер гаепсезгә рәнҗетелгән шәхес тә. 1938 елның 4 гыйнварында аны «халык дошманының хатыны» буларак кулга алалар (ире Кави Нәҗми ярты ел алданрак кулга алынган була). Шул ук елның 11 августында махсус киңәшмә әдибәне, Җинаятьләр кодексының 58 нче маддәсенә таянып, ун елга ирегеннән мәхрүм итәргә һәм тагын биш елга гражданлык хокукларын чикләргә дигән хөкем карары чыгара. Язучы Себернең төньяк төбәкләренә тоткын итеп озатылып, ике елдан артык урман кисү кебек авыр эшләрдә эшли, кышкы салкыннарда аяк-кулларын өшетеп җәфалана. 1940 елның 16 октябрендә кассация тәртибендә аның «эше» янәдән каралып, ул гаепсез табыла һәм иреккә чыгарыла.

Казанга кайткач, С.Әдһәмова, алда әйтелгәнчә, тәрҗемә эшләрен дәвам иттерә, дистәләрчә рус һәм дөнья әдәбияты классикларының әсәрләрен татар укучысына җиткерә. Гомеренең соңгы елларында ул замандашлары турында истәлекләр, мемуар характерындагы документаль әсәрләр дә яза.

Сәрвәр Әдһәмова 1978 елның 10 ноябрендә Казанда вафат була.

С.Әдһәмова – 1945 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Авыл тормышыннан бер күренеш: балалар өчен пьеса. – Казан: Татар. матбугат-нәшр. комбинаты, 1924. – 16 б. – 5000 д.
Хәзер бул!: балалар өчен пьеса. – Казан: Татар. дәүл. нәшр., 1926. – 24 б. – 5000 д.
Дуслар: хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1948. – 46 б. – 5165 д.
Тубалбаш: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 42 б. – 9000 д.
Хикәяләр, истәлекләр / кереш сүз авт. Л.Ихсанова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 96 б. – 6000 д.
* * *
Друзья: сказка / пер. автора. – Казань: Таткнигоиздат, 1959. – 8 с. – 25000 экз.

* * *
Горький М. Сайланма әсәрләр: 6 томда / тәрҗ. С.Әдһәмова. – Казан: Татгосиздат, 1934–1935.
2 т.: роман. – 1934. – 338 б. – 10000 д.
3 т.: повесть. – 1934. – 249 б. – 7000 д.
4 т.: повестьлар. – 1935. – 387 б. – 7000 д.
Толстой Л. Алпавыт иртәсе; Балдан соң. – Казан: Татгосиздат, 1935. – 157 б. – 15000 д.
Дефо Д. Робинзон Крузо. – Казан: Татгосиздат, 1936. – 288 б. – 10000 д. (1949, 1954, 2001 елларда тәрҗемәнең яңа басмалары чыга.)
Свифт Д. Гулливер лилипутлар илендә. – Казан: Татгосиздат, 1936. –57 б. – 25000 д. (1947, 1970 елларда тәрҗемәнең яңа басмалары чыга.)
Горький М. Сайланма әсәрләр: 6 томда / тәрҗ. С.Әдһәмова. – Казан: Татгосиздат, 1947–1950.
1 т.: повестьлар. – 1947. – 629 б. – 10165 д.
2 т.: хикәяләр. – 1949. – 383 б. – 6165 д.
3 т.: роман. – 1950. – 313 б. – 10165 д.
5 т.: роман. – 1950. – 318 б. – 10065 д.
Пушкин А. Проза әсәрләре / тәрҗ. С.Әдһәмова, М.Максуд, С.Фәйзуллин, А.Шамов. – Казан: Татгосиздат, 1949. – 320 б. – 7165 д.
Ауэзов М. Абай: роман. – 1 кисәк. – Казан: Татгосиздат, 1957. – 420 б. –8000 д.
Ауэзов М. Абай: роман. – 1–2 кисәк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 704 б. – 10000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ихсанова Л. Тәрҗемә остасы // Азат хатын. – 1981. – № 4. – 15–16 б.
Ибраһимова С. Сәрвәр Әдһәмованың тууына 80 ел // Казан утлары. – 1981. – № 4. – 187–188 б.
Нәҗметдинов Т. Әниемнең ак күңеле // Сөембикә. – 1991. – № 4. – 2–4 б.
Әхтәмова С. Йөрәктәге хатирәләр // Сөембикә. – 1996. – № 4. – 8–9 б.
Әдһәмова С. СИБЛАГтан хатлар: С.Әдһәмованың сөргеннән язган хатлары // Әдәби мирас. – 3 китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 113–199 б.
Габделкаюмов Х. Тормыш киртәләре аша // Шәһри Казан. – 2001. – 6 апр.
Нәҗметдинов Т. Исемендә шатлык бар иде // Сабантуй. – 2001. – 7 апр.

* * *
Нежметдинов Т. Все о моей матери // Респ. Татарстан. – 2001. – 11 окт.
Миннибаев К. Диалог с Сарвар Адгамовой // К.Миннибаев. Перевод – это искусство. – Казань: Изд-во Казанского ун-та, 2004. – С. 99–102.

 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»