поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ДӘҮЛӘТОВА ЛӘЙЛӘ

"ИҢ ЯРАТКАН ЭШЕМ - ЧҮП УТАУ"

Башта этлеккә тартым бер уй да бар иде. Кара, минәйтәм, Ләйлә инде ничәнче ел рәттән "Адәм белән Һава" тапшыруында гаиләле кешеләрне парлап та, аерым-аерым да сораштырып газаплый, әллә соң моның үзе кешеләргә биргән иң уңайсыз сорауларын үзенә үк биримме икән? Хәер, бу туташка сораулар эзләп азапланасы юк ансы...

Кирәк түгел
алтын-көмеш,
Кирәкми тәхете дә.
Насыйп ит мине,
Ходаем,
Хатын-кыз бәхетенә...

Ләйлә сүзләре бу. Һәм миңа калса, бу сүзләр нинди генә көйгә җырланса да, аларны кем генә башкарса да, популяр булачак иде. Ягъни шигырь аркасында җырның популяр булуының бер мисалы бу.

Ләйлә, әйт дөресен, үзең турында язылган сүзләрме бу?

- Дөресен генә әйткәндә, бу шигырьне Сәнифә Рангулова соравы буенча язган идем. Тик ул: "Моңа бит бер композитор да җыр яза алмый", - дип шигырьне кире бирде. Мин шатланып кире алдым. Аннан Оскар язды, Дилә җырлады.

- Син - Актаныш районы, Богады авылы кызы. "Кыз баланы авылдан чыгарып була, тик авылны хатын-кыздан чыгарып булмый!" - дигән гыйбарә бар. Күңелең белән син кайда?
- Казанда яшәү - нәкъ минеке инде ул. Чөнки монда иҗат, монда сәхнә. Монда эш. Тик авыл да минеке. Мин авылны яратам, бөтен ялларым да шунда үтә. Иң яраткан эшем - чүп утау (!). Салават җырлый торган "Яшисең килеп яшә" шигыре сүзләре дә нәкъ менә бәрәңге арасыннан чүп утаганда язылды.

- Ничә җырга сүз яздың?

- Санаган юк, ләкин йөздән артык.

- Синең җырлардан торган өч компакт-диск дөнья күрде. Хәзер китап чыгардың. Бик ашыкмыйсыңмы?

- Юк ла, җайлап кына эшлим. Ә китапка килгәндә. "Яшисең килеп яшә" китабы минем моңа кадәр эшләгән эшләремнең бер нәтиҗәсе бит инде ул. Шуңа быелгы иҗат кичәмне дә китапны тәкъдим итү кичәсе дип игълан иттем.

- Китабың бик затлы. Күпмегә төште?

- Әйтмәскә куштылар шул. Бер шәп машина бәясе дип кенә яз. Китап өчен Россиядә данлыклы "Алмаз-холдинг" зәркән компаниясе президенты, якташым Флүн Фәһимович Гомәровка бик рәхмәтле мин.

- Сине журналист буларак та, җырлар авторы буларак та белүчеләр бар.

Ләкин күпчелек өчен син - "Адәм белән Һава" тапшыруының авторы һәм алып баручысы. Үз тапшыруыңны эшләү авырмы? Җитмәсә гаиләсез килеш - гаиләләр турында бит әле...

- Төрле чагы була. "Адәм белән Һава"ның идеясен мин телевидениегә килгәч тә уйлап йөри башлаган идем инде. Ул дөнья күрде һәм шактый уңышлы булды бугай. Йөздән артык пар турында тапшыру дөнья күрде.

- Шул йөздән артык пар арасында үзең өчен идеаль дигәннәре күп булдымы?

- Бер-ике-өч пар!

- Кемнәр?

- Үзләре беләләр алар.

- Ничек уйлыйсың, ник сүрелә икән ул мәхәббәт?

- "Гашыйк итеп сакла син!" җырындагыча: гашыйк итү авыр түгел, гашыйк итеп саклау авыр. Мәхәббәт үтми, без аны саклый белмибез.

- Син ниндирәк гаиләдән?

- Гап-гади. Әти, мәрхүм, гаделлек эзләп, экономистлыктан тракторга утырган кеше. Әни тегүче, икътисадчы, хәзер лаеклы ялда. Без - биш бала. Мин иң кечесе һәм дүрт абый. Әти-әнием бик зирәк кешеләр. Алар мине физик яктан гына түгел, рухи яктан да сәламәт итеп үстергәннәр.

- Кыз бала өчен дүрт абыйлы булу бәхет бит инде ул.

- Әлбәттә, бәхет. Ходайга шөкер, кечкенәдән гел яклаучыларым булды, авыр эш эшләмәдем.

- Шигырьләрне күптән язасыңмы?

- Сигезенче сыйныфтан бирле.

- Сине Салаватның шәхси шагыйрәсе дип игълан итәләр. Үпкәләмисеңме?

- Юк. Мин дә нәрсәгәдер ирешкәнмен икән, ул - үз көчем һәм тырышлыгым белән.

- Бәхет нәрсә ул? Синең шул ук "Хатын-кыз бәхете" шигыреңә карасаң, сезгә һич кенә дә байлык кирәкми икән дип уйларсың. Ай-һай, шулаймы икән?..

- Кемгә нәрсә җитми - шул бәхет булып тоела.

- Фатирың матур, ничек алдың?

- Президент бүләге.

- Урамда таныйлармы?

- Таныйлар, кайчак уңайсыз да. Автобуста йөргәндә, татар апаларының нигәдер гел тотып карыйсы килә. Шуңа машина дип хыялланам бит инде.

- "Адәм белән Һава"ны төшергәндә үзеңне тетрәндерерлек әйберләргә тап булганың бармы?

- Бик еш. Дүрт сәгатьлек материалның 30 минуты гына эфирга чыга.

- Телевизордан туннар рекламалаганыңны күргән апалар, "бу Дәүләтова бигрәк бай инде", диләр...

- Байлыгымны үзең күрәсең. Ә ул рекламада төшкән өчен түләү дә сорамадым. Юк, фәкыйрь түгел мин. Аңласыннар. Хыялым - машина алу. 8 ел кеше фатирларында торганда да хыялландым. Инде акча да җыя башлаган идем - өйгә җиһаз кирәкте. Тагын җыя башладым - китап чыгардым.

- Быелгы иҗат кичәң, ялгышмасам, өченчесе. Нигә нәкъ менә Камал театры?

- Казандагы күңелгә иң якыны да ул. Беренчесе дә шунда үткән иде бит.

- Концертыңда ничә башкаручы булачак?

- Егерме биш кеше. Саныйммы?

- Әйдә әле.

- Хәния, Зөһрә Шәрифуллина, Чулпан белән Фирзәр Мортазиннар, Люция һәм Рөстәм Закировлар, Дилә белән Булат, Ландыш Нигъмәтҗанова, Альбина Апанаева, Ләйсән Гыймаева, Миңгол Галиев, Айгөл Бариева, Фәрит Таишев, "Зөләйлә", Мәликә, Иркә...

- Җиткәндер. Фидан Гаффаров булачак, диләр.

- Әйе, Фидан абый килә. Ул - әниемә бүләк. Аның иң яраткан җырчысы бит. Салават та килергә тиеш. Ул-бу килеп чыкмаса, әлбәттә. Әле үзе чит илдә.

- Театрның арендасы да кыйммәт. Артистларга ничек түлисең?

- Мин үзем яраткан җырчыларга җырны бушка бирәм - алар бушка килеп җырлыйлар. Радиолар реклама белән ярдәм итә. Калганын билет акчасыннан түлим.

- Бөтен артист та ризалашамы?

- Ризалаша. Быел бер яшь һәм популяр пар белән генә кызык килеп чыкты. Алар афишада бар - ә радио рекламасына кертелмәгән. "Без рекламада юк, шуңа килеп йөрмәбез инде", - диделәр. Йолдыз чире төрлечә чагыла инде ул.

- Үпкәләмисеңме?

- Минем кемгәдер үпкәләгәнне кеше үзе белмәскә дә мөмкин. Бары тик ул кеше минем өчен юкка чыга.

- "Адәм белән Һава" әле дәвам итәчәкме?

- Әлбәттә.

- Ә берәр кайчан бу тапшыруда Ләйлә Дәүләтова гаиләсе турында карый алырбызмы икән?

- Ике елдан, кулга бала тотып үзем үк эшләрмен дип торам. Язган булса...

- Мәхәббәт?..

- Мин беркайчан да ялгыз түгел. Һәрчак гашыйк. Бүтән нәрсә әйталмыйм. Алдыйсым килми.

- Яңа шигырьләрең күпме?

- "Яшисең килеп яшә"гә кермәгән шигырьләр генә дә кырыклап җыелган икән инде.


Илфак Шиһапов әңгәмәсе
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»