|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Виртуаль дөнья«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал. Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган. ДИСКЙӨРТКЕЧНәрсә ул дискйөрткеч? Белгәнегезчә, мәгълүматны бер компьютердан икенчесенә күчерү өчен, дисклар һәм дискетлар файдаланыла. Аларны компьютерга кертү өчен, дискйөрткеч кирәк. Бүген иң еш кулланыла торган мәгълүмат саклау җиһазлары — якынча 1,4 мегабайт сыйдырышлы дискет (аны А дискы дип тә йөртәләр) һәм компакт-диск (600—800 мегабайт). Компакт-дискның дискйөрткече CD ROM дип атала. Бу җиһаз язылган мәгълүматны бары тик укый гына ала. Әмма хәзерге көндә компакт-дискка үзе яздыра торган дискйөрткечләр дә бар. Алары CD Writer дип атала. Шулай ук DVD ROM җиһазларын очратырга була. DVD дискына, гадәттә, 4 гигабайт мәгълүмат сыя. |
Иң күп укылган
|