|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Виртуаль дөнья«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал. Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган. ДИСКЛАР ҺӘМ ФОРМАТЛАРБер танышыма компакт-диск бүләк иткәннәр. Магнитофонына өсте белән дә, асты белән дә куеп карый бу моны — тавышы юк. Баксаң, бу MP3 форматында язылган диск икән. Бик үпкәләде танышым. Үзе кемне гаепләргә дә белми: әллә магнитофонны, әллә дискны, әллә инде аны бүләк итүчене. Профессиональ аппаратура аның белән эш итә белмәгән кеше кулында гади тимергә әйләнә, диләр. Чыннан да шулай. |
Иң күп укылган
|