поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ДАУТОВ РӘИС

(1928–2007)

Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы-тәрҗемәче, әдәбият белгече, мөхәррир-текстолог Рәис Нәүширван улы Даутов Татарстанның хәзерге Мамадыш (элеккеге Тәкәнеш) районы Шәмәк авылында мулла гаиләсендә туа. Егерменче елларның ахырына таба авыл халкын көчләп күмәкләштерү хәрәкәте башланып, гаилә башы Нәүширван ага яңа хакимият каршында «ышанычсыз сыйныф вәкиле» буларак Архангельск өлкәсенә «хезмәт белән төзәтү» сөргененә җибәрелгәч, дүрт бала белән берүзе калган әни кешенең тормыш хәле бик мөшкелләнә, шунлыктан ул 1937 елның җәендә әле яңа беренче сыйныфны тәмамлаган тугыз яшьлек кече улы Рәисне үзләреннән кырык чакрым ераклыктагы Көчек (Кечек; 1940 елдан – Биектау) авылында ялгыз яшәүче ире белән бертуган апасы янына илтеп куя. Рәис шунда алты ел тора, икенче-бишенче һәм җиденче сыйныфларны шул авыл мәктәбендә укып тәмамлый, сугыш башланган елны гына, инде сөргеннән котылып, Казанда төпләнеп яши башлаган әти-әниләре янына кайтып кушыла. Казанда Яңа бистәдәге 13 нче мәктәпнең алтынчы сыйныфында бер ел укыгач, җиденчене ул янәдән Биектауга кайтып бетереп килә. Сугыш чорының иң авыр еллары булуга да карамастан, Рәис укуын ташламый, 1943–1946 елларда СССР Хәрби Һава Көчләренең Казандагы 9 нчы номерлы махсус рус урта мәктәбендә сигезенче сыйныфтан башлап белем алуын дәвам иттерә, аны мәктәпләр тормышына әле яңа кертелгән өлгергәнлек аттестаты алып тәмамлагач, 1946–1948 елларда Казан укытучылар институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый.

Институтны тәмамлап, берникадәр вакыт Татарстан Сәламәтлек министрлыгының Санитария-эпидемиология станциясендә медстатистик булып эшләгәннән соң, Р.Даутов 1949 елның августында армиягә алына һәм 1952 елның ноябренә кадәр аерым гаскәри төзүчеләр батальоны составында Мәскәү тирәли торгызыла торган хәрби саклагыч объектлары төзелешендә рота писаре һәм төзелеш участогы нормировщигы булып хезмәт итә.

1953 елның февраленнән ул – Татарстан китап нәшриятында мөхәррирлек хезмәтендә. Биредә ул берөзлексез 1989 елның мартына кадәр, ягъни утыз алты ел буена, әүвәл яшьләр-балалар әдәбияты редакциясендә мөхәррир, мөдир, өлкән мөхәррир, ә 1964 елның гыйнварыннан матур әдәбият редакциясенең өлкән мөхәррире булып эшли. 1963 елда, төп хезмәтеннән аерылмыйча укып, Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

Р.Даутовның иҗат эшчәнлеге төп өч өлкәгә карый: әдәби тәрҗемә, мөхәррирлек-текстология эше һәм әдәбият тарихы өлкәсе. Тәрҗемәче буларак, аның беренче күләмле хезмәте – «Янки король Артур сараенда» исемле Марк Твен романы 1958 елда басылып чыга. Шул вакыттан башлап Көнбатыш һәм рус язучыларыннан, башка милли әдәбиятлардан аның сәнгатьле-иҗади тәрҗемәсендә дистәдән артык китабы дөнья күрә. Алар арасында Ф.Достоевскийның «Җинаять һәм җәза» романы, А.Купринның «Атышу», «Олеся», «Гранат кашлы беләзек», «Молох» кебек повестьлары, Ф.Куперның «Соңгы могикан» романы, О.Генри, Э.Хемингуэйларның новелла һәм хикәяләре, күренекле татар язучысы М.Галәүнең 1936 елда кулга алынуы вакытында оригиналы югалып, фәкать русча тәрҗемә басмасы гына сакланып калган мәшһүр «Мөһаҗирләр» романының кабат татарчага тәрҗемәсе, һ.б. бар.

Текстология һәм мөхәррирлек өлкәсендә борынгы әдәби ядкәрләрдән һәм татар әдәбияты классикасыннан Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы, Мөхәммәдъяр поэмалары, Утыз Имәни, Габделҗәббар Кандалый, Акмулла, Заһир Бигиев, Гаяз Исхакый, Дәрдемәнд әсәрләре җыелмалары, Г.Тукай, Г.Камал, Г.Ибраһимовларның күптомлыклары, Садри Максуди, Зәки Вәлиди-Туган, Исмәгыйль Рәмиләрнең аерым хезмәтләре басмага Р.Даутов тарафыннан яки аның турыдан-туры якын катнашы һәм гамәли ярдәме белән әзерләнәләр. Татар әдәбияты классиклары әсәрләрен дөньяга чыгаруда, Г.Исхакый иҗатын халыкка кайтаруда күрсәткән иҗади һәм мөхәррирлек хезмәтләре өчен 1993 елда аңа Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби премиясе бирелә.

Йөзләрчә әдәби әсәрләргә, китапларга фатиха биргән тәҗрибәле нәшрият мөхәррире вазифасыннан һәм әдәби тәрҗемә өлкәсендәге казанышларыннан тыш, Р.Даутов татар әдәбияты тарихын, аның үткәндәге һәм бүгенге иҗат көчләрен барлау, язучылар турында мәгълүматлар җыю һәм матбугат аша аларны пропагандалау юнәлешендә күп еллардан бирле даими эзләнүләр алып бара һәм туплаган материалларын газета-журнал, еллык календарь битләрендә әледән-әле бастыра килә. Аның 1986 елда басылып чыккан һәм Татарстанның егерменче йөздәге өч йөз дә кырык тугыз язучысының биографик мәгълүматларын һәм кыскача иҗат характеристикаларын үз эченә алган күләмле белешмәлек хезмәте инде менә дистәләгән еллар буена әдәбият-сәнгать, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләре өчен өстәл китабы булып хезмәт итә. Язучы, журналаист һәм матбугат тарихы белгече Исмәгыйль Рәмиевнең (1895–1969) революциягә кадәрге чорда татар әдәбияты һәм мәдәнияте өлкәсендә әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлекләре белән тирән эз калдырган шәхесләргә, аерым тарихи-мәдәни вакыйгаларга багышлап төзелгән, әмма үз вакытында совет идеологиясе киртәләрен уза алмыйча, басылмыйча калган кулъязма «Әдәби сүзлеге»нең яңабаштан редакцияләнеп, яңа материаллар белән тулыландырылып һәм баетылып дөньяга чыгуы шулай ук Р.Даутовның фидакарьлегенә кайтып кала. Язучының 2002–2005 еллар арасында хәзерге туксанлап татар язучысының иҗат биографияләрен яктырткан һәм «Мәгариф» нәшриятында өч аерым китап булып басылып чыккан «Балачак әдипләре» дигән тупланмалар да әдәбият белеменең шул мөһим тармагына карый.

Кырык елга якын берөзлексез Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшләп, 1989 елда пенсиягә чыккач та Рәис Даутовка үз иркендә генә иҗади эш белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирмиләр: туксанынчы еллар башында аны, тәҗрибәле һәм киң белемле мөхәррир буларак, яңа оешкан Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институтына өлкән фәнни хезмәткәр итеп эшкә чакыралар. 1993–2003 елларда ул институтның татар тексты төркемен җитәкли, татарча беренче фәнни энциклопедик басманы әзерләүдә, аның методик кагыйдәләрен, принципларын, терминологиясен эшләүдә, лөгатьлеген, шәхесләр исемлеген төзүдә һәм турыдан-туры «Энциклопедия сүзлеге» текстларын язу һәм редакцияләүдә үзеннән зур өлеш кертә. Консультант сыйфатында ул 2005 ел ахырынача институт белән хезмәттәшлеген дәвам иттерә. Русча һәм татарча «Татар энциклопедия сүзлеге»н басмага әзерләүдә куйган гыйльми хезмәтләре өчен аңа бер төркем институт галимнәре белән берлектә (барлыгы җиде кеше) Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиевнең 2005 ел, 8 декабрь Указы белән фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясе бирелә.

Р.Даутов республика язучыларының VIII, IХ, Х корылтайларында Язучылар берлегенең Ревизия комиссиясе рәисе итеп сайлана, 1972–1989 елларда җәмәгать тәртибендә Татарстан Язучылар берлеге каршындагы Кабул итү комиссиясендә әгъза-секретарь булып эшли. Матбугат өлкәсендәге казанышлары өчен 1978 елда аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә, 1986 елда «Халыклар дуслыгы» ордены белән бүләкләнә.

2007 елда Казанда вафат була, Яңа бистә зиратына җирләнә.

Р.Даутов – 1972 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

а) үз авторлыгында яисә соавторлыкта чыкканнары:
Совет Татарстаны язучылары: биобиблиографик белешмә / библиографик мәгълүматларны әзерләүче Н.Нуруллина. – Казан: Татар. кит. нәшр.,1986. – 639 б. – 6000 д.
Әдәби сүзлек: элекке татар әдәбияты һәм мәдәнияте буенча кыскача белешмәлек / төп соавт. И.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 399 б. – 5000 д.
Балачак әдипләре: биобиблиографик белешмәлек. – Беренче китап. – Казан: Мәгариф, 2002. – 221 б. – 3000 д.
Балачак әдипләре: биобиблиографик белешмәлек. – Икенче китап. – Казан: Мәгариф, 2004. – 286 б. – 2000 д.
Балачак әдипләре: биобиблиографик белешмәлек. – Өченче китап. – Казан: Мәгариф, 2005. – 335 б. – 3000 д.
Балачак әдипләре: биобиблиографик белешмәлек. – Дүртенче китап. – Казан: Мәгариф, 2008. – 2000 д.
б) әдәби тәрҗемәләре:
Чехословакия хикәяләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1956. – 95 б. – 6000 д. («Чехословацкие рассказы»)
Твен М. Янки король Артур сараенда: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 383 б. – 10000 экз. («Янки при дворе короля Артура»)
Купер Ф. Соңгы могикан: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. – 411 б. – 15000 д. («Последний из могикан»)
Балтыйк буе хикәяләре: җыентык. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 256 б. – 10000 д. («Прибалтийские рассказы»)
Нечволодова Н., Резниченко Л. Ленинның яшьлеге: повесть. – 2 кисәк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 195 б. – 7000 д. («Юность Ленина»)
Г. Мәхмүт. Болганчык еллар. Мөһаҗирләр: романнар / тәрҗ. Я.Халитов, Р.Даутов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 536 б. – 15000 д. («Муть. Мухаджиры»)
Куприн А. Повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 283 б. – 12000 д. («Повести и рассказы»)
Хемингуэй Э. Сайланма әсәрләр / тәрҗ. Р.Даутов, Я.Шәмсетдинов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 335 б. – 14000 д. («Избранные произведения»)
Достоевский Ф. Җинаять һәм җәза: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 689 б. – 11000 д. («Преступление и наказание»)
Куприн А. Атышу: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 288 б. – 10000 д. («Поединок»)
О’Генри. Новеллалар / төз., тәрҗ. һәм ахыр сүз авт. Р.Даутов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 263 б. – 15000 д. («Новеллы»)
Куприн А. Повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 496 б. – 15000 д. («Повести»)
Бигиев З. Зур гөнаһлар: романнар, сәяхәтнамә / төз., төп текстның транскрипциясен һәм хәзерге әдәби телгә тәрҗемәсен эшләүче, искәрмәләр һәм ахыр мәкалә авт. Р.Даутов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 382 б. – 30000 д.
Сөләйман патшаның гыйбрәтле сүзләр китабы. Вәгазьче китабы: Тәүраттан бүлекләр / тәрҗ. Р.Даутов. – Изге Китапны тәрҗемә итү Институты басмасы, 1999. – 76 б. – 30000 д.
Галәү М. Мөһаҗирләр: роман. – 3 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 303 б. – 5000 д. («Мухаджиры»)
Галәү М. Сайланма әсәрләр. – 8 том. – Казан: ТаРИХ, 2002. – 576 б. – 20000 д.
Яратылыш: Тәүратның беренче китабы / тәрҗ. Р.Даутов. – Изге Китапны тәрҗемә итү Институты басмасы, 2003. – 152 б. – 15000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Нурмөхәммәтов Т. Үз галәме, үз киңлекләре // Казан утлары. – 1975. – № 11. – 166–171 б.
Миңлебаев К. Камиллеккә омтылу // Казан утлары. – 1977. – № 9. – 175–180 б.
Гамбәр Н. Учак җылысы // Казан утлары. – 1978. – № 3. – 180–183 б.
Нурмөхәммәтов Т. Тынгысыз бакчачы шикелле // Татарстан яшьләре. – 1978. – 16 март.
Галиева Ф. Дөнья классикасыннан бер үрнәк // Соц. Татарстан. – 1980. – 28 июнь.
Әгъләмов М. Төнге сулар кебек // Татарстан яшьләре. –1988. – 20 март.
Юныс М. Чишмәләрнең сафлыгы // Казан утлары. –1988. – № 3. – 188–190 б.
Нурмөхәммәтов Т. Күпкырлы иҗат // Соц. Татарстан. – 1988. – 17 март.
Гамбәр Н. Эш турында «эшчән керпе» белән сөйләшү // Казан утлары. – 1998. – № 3. – 151–167 б.
Фәтхуллин Н. Уртак танышыбыз, дустыбыз // Ватаным Татарстан. – 1998. – 14 март.
Гамбәр Н. Халык академигы // Шәһри Казан. – 1998. – 20 март.
Фәйзуллин Р. Тирәбездә яхшы кешеләр // Р.Фәйзуллин. Сайланма әсәрләр. – 4 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 121–128 б.
Хәмидуллин Л. Тынгысыз эзләнү нәтиҗәләре // Фәнни Татарстан. – 2003. – № 1. – 91–92 б.
Юныс Р. Татарның ватаны бармы? // Идел. – 2003. – № 2. – 8–13 б.
Госманов М. Сагындыра торган вакытлар // Идел. – 2003. – № 2. – 8 б.
Хәмидуллин Л. Мәдәниятебез фидакяре // Татар иле. – 2003. – № 11 (март).
Бәдретдинов Х. Китап дөньясында яшәп... // Шәһри Казан. – 2005. – 15 февр.

* * *
Фатхуллин Н. Энциклопедист по натуре // Респ. Татарстан. – 1998. – 14 апр.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»