|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Виртуаль дөнья«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал. Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган. «COUNTER-SТRIKE»Компьютер уеннары күптөрле була: спорт уеннары, автоузышлар, стратегик һәм атыш уеннары. Атыш уеннарын күбрәк малайлар ярата. Шулар арасында иң киң таралганы — «Counter-Strike». Бу уенны 1999 елда «Valvе» компаниясе эшләп чыгарган. Шул елдан әлеге уенчык күп геймерларның (компьютер уенчылары үзләрен шулай дип атый) йокысын качырды. |
Иң күп укылган
|