поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ЧЫГЪТАЙ

(1867–1942)

Дин эшлеклесе, язучы Чыгътай (Галиәсгар Мөгыйн улы Гафуров) Русиянең Казан губернасы (вилаяте) Чистай өязе Чәтрән (хәзерге исеме – Иске Ибрай) авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авылда ала, 1883–1891 елларда Чистай мәдрәсәсендә укый, дини һәм дөньяви фәннәр белән бергә гарәп һәм фарсы телләрен шунда үзләштерә. Мәдрәсәне тәмамлагач, туган төбәге авылларында мөгаллимлек итә, 1899 елдан Бозаулык шәһәрендә мулла булып тора, анда ир һәм кыз балалар өчен мәктәп ача. Шул елларда кулына каләм алып, «Тәрҗеман» газетасы битләрендә мәкаләләре, әдәби парчалары белән катнаша башлый.

Язучы буларак, ике кисәктән торган «Тутам» исемле хатын-кыз хокукларын яклап язган әхлакый хикәя-повесте белән таныла. Әсәрдәге укымышлы, үзе турында гына түгел, бәлки башкалар турында да кайгырткан, аларның хокукларын даулап көрәшкә чыккан алдынгы карашлы татар хатын-кызы образы Галимә аша автор җәмгыятьтәге иске тәртипләрне фаш итә, уку-укыту эшләрен, гаиләдә бала тәрбиясен, дини схоластикадан арындырып, заманга ярашлы итеп үзгәртеп кору кирәклеген алга сөрә. Әсәренең беренче кисәге 1905 елны Оренбургта, икенче кисәге 1906 елны Җаек шәһәрендә нәшер ителгән «Әлгасрелҗәдит» газетасында дөнья күреп, укучылар арасында тирән кызыксыну уята, әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан да хуплап каршы алына. Шунлыктан 1908 елны әсәр, ике кисәге бер китапка тупланып, кабат басылып чыга.

Чыгътайның 1909 елда нәшер ителгән «Исабәт» («Дөреслеккә юл») исемле публицистик китабы да матбугатта шау-шулар тудыра. Кайбер схоластик дини догмаларны тәнкыйть иткән ирекле фикерләре өчен авторга каршы барлык кадимчеләр күтәрелә. Чыгътай хәтта, Уфадагы Диния нәзарәтенә барып, казыйлар алдында фикерләреннән тәүбә итәргә мәҗбүр була, бары шулай гына үзенең муллалык вазифасын саклап кала. Беренче бөтендөнья сугышы чорында Чыгътай күренекле замандашлары Фатих Әмирхан, Заһид Нуркин, Зәкәрия Садретдиновлар белән бергә Казанда чыга торган «Кояш» газетасы идарәсендә эшли, ә 1916 елда Уфага күчеп, Закир Кадыйриның «Тормыш» газетасында хезмәт итә. Революциядән соң Мәскәүдә СССР халыкларының Үзәк нәшриятында, аннан соң сигез ел дәвамында Мәскәүдә чыга торган «Фән һәм дин» журналында мөхәррирлек вазифаларын башкара. Икенче бөтендөнья сугышы башланыр алдыннан туган якларына кайтып, 1942 елның 22 августында вафат була. Кабере – туган авылы Иске Ибрай зиратында.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тутам. – 2 җөзьэ. – Казан, 1908.
Мәче илә Төлке: әкият. – Казан, 1908.
Исабәт: публицистика. – Казан, 1909.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гайнуллин М. Татар әдипләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 123–135 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»