|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Чияләр (Габделфәт Сафин)Рамил Мифтахов көе Фәүзия Мөхәммәтова сүзләре
Җәйләргә сөенеп, кызылдан киенеп,
Бакчада үсәләр чияләр.
«Безгә күз салыгыз, сокланып калыгыз,
Иң матур чагыбыз!» — дияләр.
Кояшка үрелеп,
Кызара чияләр.
«Сез икәү, сез икәү
Пар килгән!» — дияләр.
Сусыллар татлылар, иреннәр тәме бар,
«Үбим!» — дип үрелә чияләр.
Сөюен яшергән гашыйклар шикелле
Кызарып башларын ияләр.
Кояшка үрелеп,
Кызара чияләр.
«Сез икәү, сез икәү
Пар килгән!» — дияләр.
Сөю шул түгелме? Ымсыта күңелне
Күз явын алырлык чияләр.
«Төшәрбез җәйләрдә! Яратып өз әйдә!
Соңлама, соңлама!» — дияләр.
Тулышып пешкәннәр
Кып-кызыл чияләр.
«Сез икәү, сез икәү
Бәхетле!» — дияләр. |
Иң күп укылган
|