поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

БЯШИРОВА САФИЯ

Ломат авылында торучы Сафия Бяшированың бәетләрен һәм шигырьләрен без берничә кат инде бастырдык. Аның үзе турында, аның язмышы турында «Татар газета»сында язып чыккан идек (№5, 17.11.97).

Сафия безгә май аенда өч шигырен җибәрде. Беренче шигыре безнең газетабызда шигырьләре еш чыга торган Әминә апа Долотказинага багышланган һәм аның туган көненә бүләк диеп җибәрелгән. Икенче шигыре элек бездә бик күп материалларын бастыручы Шамил Джалимовка багышлаган. 


«Татар газета»


БАГЫШЛАУЛАР

ОЗАК ЯШӘ, ӘМИНӘ АПА!

Әминә апа Долотказинага

Озак яшә! Ходай саулык бирсен.
Бездән сезгә булсын шул теләк.
Сез язганны яратып укып киләм,
Сез бит, Әминә апа, бик кирәк.

Матур итеп язганнарың өчен,
Әминә апам, сезгә рәхмәт!
Бәхетле бул, картаюны белмә,
Дөньясында яшә рәхәт.

Тормыш гөлең синең шиңмәсен,
Чәчәкләрең иртә коймасын.
Йөрәгең яшь булсын һәрвакытта
Картаюны бер дә тоймасын.

Бул бәхетле, кайгыларга бирешмә,
Сакла, Әминә апа, үзеңне.
Ал чәчәкләр бүләк итәр идем,
Белмәдем бит туган көнеңне.

«Татар газетасы»на күп язасың,
Без яратып аны укыйбыз.
Шуның өчен сезгә чын йөрәктән
Саулык, сәләмәтлек телибез.

ШАМИЛ ДЖАЛИМОВКА

Синең рәсемеңне күрәм
Газетаны ачуыма.
Рәхмәт яусын сиңа, Шамиль,
Болай күп язуыңа.

Йөрисең бик күп төшләргә,
Ульянга, Самарага.
Газеталар таратасың
Бу авыр заманада.

«Татар газетасы»н укый
Хәзер бик күп татарлар.
Әбиләр дә, апалар да
Аны бик яраталар.

ИРЕК ДАМИРОВИЧКА

Рәхмәт безнең редакторга,
Тырышадыр, эшлидер.
«Якташлар»да эшли-эшли
Ару-талу белмидер.

«Татар газетасы» безнең
Яшәсен иде балкып.
Адашып калмасын иде
Ярты юлда югалып.

Татар халкы бердәм булып
Саклыек телебезне.
Урыс, мукшы арасында
Югалтмыйк үзебезне.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»