поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Тәмле киңәшләр: Балалар өчен аш-су китабы

Тәмле киңәшләр: Балалар өчен аш-су китабы

«Тәмле» киңәшләр: Балалар өчен аш-су китабы. «Малайларга-кызларга» сериясе. Төзүчесе Ләйсән Хафизова. — Казан: Мәгариф, 2004.

Әлеге басма балалар өчен. Ул бутербродлар, салатлар ясау, йомырка пешерү кебек гади һәм әзерләү җиңел булган ризыклар белән бергә, камыр ашлары пешерергә дә өйрәтер. Шулай ук шулпалар пешерергә, балык ризыкларын һәм икенче ризыкларны әзерләп карарга тәкъдим итәбез. Гомумән, «тәмле» киңәшләрне куллану өчен күп вакыт һәм зур осталык таләп ителми.

БУТЕРБРОДЛАР

Турыдан-туры тәрҗемә иткәндә, бутерброд сүзе май белән ипи дигәнне аңлата. Ләкин бутербродларны май белән генә түгел, тагын бик күп төрле ризыклар белән дә әзерлиләр.

Бутерброд ясау өчен ак ипи алалар. Ипи бераз искер-гәнрәк булырга тиеш. Кайнар бутербродлар — тостларны гына яңа ипидән ясыйлар.

Ипине бик юка итеп, турыпочмаклык, өчпочмак, квадрат һәм башка фигуралар кебек телемләп турыйлар. Ипи телеменең өстенә кул астында булган барлык ризыкны куярга мөмкин. Болай эшләгәндә бутербродлар төрле төстә, төрле тәмдә була. Бутербродта пешкән ит, казылык, балык, каты итеп пешерелгән йомырка, сыр, яшел-чәләрдән — помидор, кыяр, яшел борчак һ.б. булырга мөмкин. Яшелчәне бутербродның иң өстенә куярга кирәк. Атланмайны, укроп, петрушка, сельдерей, кинза яфракларын да кулланырга мөмкин. Хыялыңны эшкә җигеп, күңелеңне биреп тотынсаң, бу китап ярдәмендә әллә нинди бутербродлар да уйлап чыгара аласың!

Бутербродлар кибеп, матурлыгын югалтмасын өчен, аларны әзерләгәч тә өстәлгә куярга кирәк. Бутербродларны турыпочмаклык яки овал сыман тәлинкәләргә, тәме һәм төсе туры килерлек итеп, рәтләп тезәләр.

Казылык белән керәнле бутерброд

1 ак күмәч, 200 г казылык, ярты стакан уылган керән, ярты стакан куе каймак, 2 йомырка, яртышар бал кашыгы тоз, шикәр комы, аш серкәсе, яшел петрушка, укроп, сельдерей

Күмәчне 10 телемгә кисәбез. Уылган керәнне каймак белән болгатып, тоз, шикәр комы, аш серкәсе өстибез һәм тагын яхшылап болгатабыз. Барлыкка килгән катнашманы күмәч телемнәренә ягабыз. Казылыкны кискәләп, күмәч телемнәре өстенә куябыз. Каты итеп пешерелгән йомырканы, кабыгын чистартып, өлешләргә кисәбез һәм казылык өстенә куябыз. Йомырка янына яшел петрушка, укроп яки сельдерей яфракларын куябыз. Бутербродларны матурлап тәлинкәгә тезәбез.

Төсле бутерброд

1 ак күмәч, 200 г пешерелгән казылык, 4 аш кашыгы атланмай, 2 тозлы кыяр, 2 кызыл баллы борыч

Күмәчне дә, казылыкны да 10 ар телемгә кисәбез. Күмәчнең һәр телеменә май ягабыз, өстенә казылык куябыз. Кыярны һәм орлыгы алынган борычларны юка озынча итеп кисәбез. Бутербродлар өстенә кыяр һәм борыч кисәкләрен чиратлаштырып куябыз. Бутербродларны тәлинкәгә тезәбез.

Кильки бутерброды

Ярты кара ипи, 50 г атланмай, уртача зурлыктагы 3 кы-зыл помидор, 3 йомырка, 10 тозланган кильки балыгы, 3 аш кашыгы майонез, яшел петрушка, сельдерей

Ипине матурлап 10 телем итеп кисәбез. Һәр телемгә май ягабыз. Ипиләрне табада кыздырып алабыз. Килькиларны әйбәтләп юып, эчләрен алабыз, койрыгын һәм башын кисеп ташлыйбыз. 3 йомырканы каты итеп пешерәбез, кабыгын чистартып, сарысы уртада булырлык итеп, 10 кисәккә бүләбез. Помидорларны телемләп турыйбыз. Кыздырылган һәр ипи кисәгенә помидор телеме, янына йомырка, өстенә сөякләре алынган килькиларны куеп чыгабыз. Майонезны кулинар шприцы, ул булмаса полиэтилен пакет аша кысып чыгарып, килькины әйләндереп алабыз да петрушка йә укроп сибәбез.

Кыздырылган бутерброд

1 кара ипи, 200 г казылык, 150 г атланмай (яки маргарин), 100 г каты сыр, 2 помидор, 2 бал кашыгы горчица, бер чеметем тоз

Ипине юка телемнәргә кисәбез. Һәр телемнең ике ягына да май сылыйбыз. Казылык белән сырны да юка кисәкләргә кисәбез. Помидорларны юабыз. Аларны да матур итеп кенә юка телемнәргә турыйбыз. Ипи телемнәренең яртысына горчица сөртелгән казылык кисәге, тоз сибелгән помидор һәм сыр куябыз. Бутербродның өстен май ягылган ипи телеме белән каплыйбыз. Табаны җылытырга газ плитәсе өстенә куя-быз. Бутербродларны табада ике ягын да кыздырып алабыз. Бу бутербродларны салат йә шулпа белән бирәбез.

Алма белән сырлы бутерброд

1 ак күмәч, 100 г каты сыр, 1 кечкенә эретелгән сыр, 50 г атланмай, 3 аш кашыгы каймак, 2 алма

Күмәчне 10 телемгә кисәбез. Алмаларны чистартып, угыч аша уабыз. Сырны, вак угыч аша уып, тирән эчле тәлинкәгә салабыз һәм май, каймак, алма өстибез. Барысын бергә әй-бәтләп болгатабыз. Бу массаны күмәчнең һәр телеменә сылыйбыз. Бутербродларны чәй йә кофе белән бирәбез.

Чикләвекле бутерброд

Ярты ак ипи, 20 г атланмай, 1 кишер, 3—4 әстерхан чикләвеге, 1—2 бүлем сарымсак

Ак ипине 5 телемгә кисәбез дә өстенә йомшартылган атланмай ягабыз. Майлы ипи телемнәре өстенә эре угыч аша уылган кишер салабыз, кишер өстенә вакланган чикләвек төшләрен сибәбез. Мондый бутерброд янына сарымсак кисәк-ләре дә куярга була.

Эремчек белән редискалы бутерброд

1 ак күмәч, 200 г эремчек, 4 аш кашыгы каймак, 10 ре-диска, 5 яшел суган кыягы

Күмәчне 10 телемгә кисәбез. Редисканы әйбәтләп юабыз, тамырларын кисеп, түгәрәкләп турыйбыз. Яшел суганны юып, ваклап турыйбыз. Тирән эчле савытка эремчек салабыз. Аңа каймак белән суганның күбрәк өлешен кушабыз. Барысын бергә тоз салып, әйбәтләп болгатабыз. Күмәч телемнәренә калын итеп шул массаны ягабыз һәм өстенә редиска түгәрәклә-рен куябыз. Бутербродларның өстенә артып калган яшел суганны сибәбез дә, тәлинкәләргә тезеп, чәй йә кофе белән би-рәбез.

Сэндвич

1 искергән ак ипи, 75 г атланмай, 1 эретелгән сыр, 2 аш кашыгы майонез, 1 стакан чистартылган әстерхан чикләвеге, 4—5 бүлем сарымсак

Ипи катысын турыпочмаклап кисәбез дә урталай бүләбез. Бер өлешенә куе итеп май белән сыр катнашмасын ягабыз да ипинең икенче яртысы белән каплыйбыз. Сыр катнашмасы ясау өчен иттарткычтан сарымсак белән чикләвекне чыгарабыз, эретелгән сырны майонез белән уабыз һәм сарымсаклы-чикләвекле катнашма белән кушып болгатабыз. Бутербродны полиэтилен пакетка салып, суыткычка куеп торабыз. Табынга куяр алдыннан ипине бертигез үлчәмдәге сэндвичларга кисәбез һәм яшел үләннәр сибеп тәлинкәләргә тезәбез.

Катлы бутербродлар

500 г ипи, 250 г атланмай, 15 г горчица, 250 г сыр, 250 г ветчина, 300 г тавык ите

Ипинең катысын кисеп алабыз да йомшагын юка итеп озынча кисәбез. Шул ипигә горчица кушылган май ягабыз, өстенә ваклап туралган тавык итен салабыз һәм майланган шундый ук ипи белән каплыйбыз. Бутерброд өстенә сыр, аның өстенә тагын майлы ипи һәм ветчина куябыз. Шулай алты кат итеп тезәбез дә, өстенә авыр әйбер бастырып, салкын урынга куеп торабыз. Өстәлгә куяр алдыннан телемнәргә кисәбез.

Яшел борчаклы бутерброд

1 ак күмәч, 1 стакан яшел борчак (консервланган), 4 аш кашыгы майонез, яшел петрушка, сельдерей, суган кыягы
Күмәчне 10 телемгә кисәбез. Консерва банкасын сак кына ачып, яшел борчакның суын саркытабыз да майонез белән болгатабыз. Һәр ипи телеменә шул катнашманы ягабыз. Петрушка, сельдерей, суган кыягын әйбәтләп юабыз һәм ваклап турыйбыз да бутербродның өстенә сибәбез. Бутерброд әзер.

Эремчекле бутерброд

Ярты ак ипи, 20 г атланмай, 80 г эремчек, 1 йомырка,
2 аш кашыгы майонез, 1—2 бүлем сарымсак, тәменчә әстерхан чикләвеге
Йомырканы каты итеп пешерәбез, чикләвекне ваклыйбыз, сарымсакны угыч аша уабыз. Боларның барысын да эремчек белән болгатабыз һәм майонез өстибез. Ак ипи телемнәренә атланмай ягабыз, өстенә әзерләнгән эремчекле катнашманы салабыз.

Ак гөмбәле бутерброд

Ярты ак ипи, 20 г кипкән гөмбә, 35 г майонез, яшел үләннәр, тоз

Ипине 5 телемгә кисәбез. Гөмбәне алдан суда җебетәбез, кечкенә кәстрүлгә салып, 20 минут чамасы пешереп алабыз һәм шулпасын сөзәбез. Гөмбәне ваклап турыйбыз, тәменчә тоз кушабыз һәм майонез белән болгатабыз. Бу катнашманы ипи телемнәре өстенә ягабыз һәм ваклап туралган яшел үлән-нәр сибәбез.

Алмалы бутерброд

Ярты ак ипи, 100 г атланмай, 1 йомырка, 2 алма, ярты стакан шикәр комы, ярты бал кашыгы дарчин (корица)

Ак ипине юка телемләп кисәбез. Ипи телемнәренең бер ягына май ягабыз. Алмаларны юып, кабыгын әрчибез, үзәген алабыз да угыч аша уабыз. Уылган алмага шикәр комы, дарчин, чи йомырка салып, яхшылап болгатабыз. Бу массаны ипи телеменең майсыз ягына ягабыз. Бутербродларны майлы ягы белән кызган табага тезеп барабыз. Табаның капкачын каплап, 5 минутлап кыздырабыз.

Уылдыклы бутерброд

Ак ипи, уылдык, атланмай, йомырка, яшел суган, лимон
Ак ипи телемнәре өстенә май ягабыз да диагональ буенча уылдык салабыз. Диагональнең як-ягына каты итеп пешкән йомырканы вак итеп турап сибәбез. Бутербродны яшел үләннәр һәм лимон кисәге белән бизибез.

Шпротлы бутерброд

1 озынча күмәч, 1 банка шпрот, 2 бүлем сарымсак, 1 ли-мон, петрушка
Күмәчне юка телемләп турыйбыз да газ мичендә киптереп алабыз. Кипкән телемнәрнең бер ягын сарымсак белән ышкыйбыз. Шпрот банкасын ачып, һәр телем өстенә уртача зурлыктагы бер балык куябыз. Лимонны юка телемләп турыйбыз, һәркайсын урталай бүләбез дә ипи өстенә куябыз. Бутербродны яшел петрушка белән бизибез.

Чикләвекле бутерброд

Ярты ак ипи, 50 г атланмай, 2 кишер, ярты стакан вакланган әстерхан чикләвеге, 1 — 2 сарымсак

Ипине юка телемләп кисәбез дә өстенә май ягабыз. Кишерне салкын су белән яхшылап юабыз, кабыгын чистартабыз да, вак угычтан уабыз. Майлы ипи өстенә күп итеп кишер салабыз, чикләвек сибәбез. Бутербродны сарымсак белән бирәбез.

Консервланган яшел борчакны башта үз суында җылытып алырга, аннан соң гына суын саркытырга кирәк.

 Ачылган тозлы кыяр банкасына бераз гына горчица салып куйсаң, кыярлар озаграк саклана.

 Керән тамырлары бик тиз кибә. Шуңа күрә чистартыр алдыннан аларны салкын суга салып торырга кирәк.

 Сыр кипмәсен өчен, янына шикәр кисәге куеп, капкач белән капларга кирәк.
 Эремчекне иттарткычтан чыгарсаң әйбәтрәк була.
 Кәгазьгә төрелгән майны беразга салкын суга куеп торсаң, май калдыклары кәгазьдән бик җиңел куба.
 Бутербродка эчлекне каты итеп пешкән йомырка сарысын, угыч аша уылган сыр, борыч, атланмайны бергә кушып ясарга да була.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»