|
Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.
Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.
Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.
Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.
БУЛАТОВА КЛАРА
Шагыйрә Клара Гариф кызы Булатова 1936 елның 18 мартында Татарстанның Сарман районы Татар Карамалысы авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Әти-әнисе укытучылар булганлыктан, Кларага бала чактан ук әти-әниләре белән бергә бер төбәктән икенче төбәккә күчеп йөрергә һәм төрле авыл мәктәпләрендә укырга туры килә. 1944 елда ул Сарман районының Югары Чыршылы авылында беренче сыйныфка укырга керә, өченче сыйныфтан Ләке авылы җидееллык мәктәбендә укый, ә урта белемне 1954 елда Сарман урта мәктәбендә алып чыга. Шул ук елның көзеннән К.Булатова хезмәт юлын башлый – Түбән Ләшәү авылы мәктәбенең башлангыч сыйныфларында балалар укыта, аннан соң төзелештә эшли, Әлмәт шәһәрендә көнкүреш комбинатында кассир, Төзүчеләр сараенда оештыручы вазифаларын башкара. 1962–1965 елларда ул янәдән мәктәптә – Әлмәт районының Колшәриф авылы балаларына тел-әдәбият, тарих фәннәре укыта.
Клара Булатованың шигъри иҗаты да нәкъ шул дәвердә тернәкләнеп китә. Әле мәктәптә укыган елларында ук аерым шигырьләре матбугатта күренгән яшь каләм тибрәтүче бик актив рәвештә Әлмәттәге әдәби түгәрәккә йөри һәм 1956 елдан башлап «Татарстан яшьләре», «Совет Татарстаны» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталарында, «Пионер» (хәзерге «Ялкын»), «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналларында, «Үсү юлы», «Яшь үрентеләр» кебек күмәк җыентыкларда, «Идел» альманахында басылган шигырьләре һәм шигырь цикллары белән әдәби җәмәгатьчелеккә исемен шактый танытып өлгерә.
1965–1969 елларда Клара Булатова Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Уку белән бергә иҗат эшен дә дәвам иттерә. 1967 елда студент кызның «Язлар алда» исемле лирик шигырьләре тупланган беренче китабы дөнья күрә.
Университетны тәмамлаганнан соң, К.Булатова Әлмәт районының Яңа Кәшер урта мәктәбенә тел-әдәбият укытучысы булып эшкә килә. Гомумән, гомеренең кырык елдан артыгын ул балалар укытуга багышлый. Тәҗрибәле укытучы буларак, аңа РСФСР Мәгариф министрлыгының «Укытучы-методист» (1978) һәм «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» (1986) дигән мактаулы исемнәр бирелә, 1996 елда Татарстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Клара Булатова – дистәдән артык шигъри китап авторы. Аның нигездә традицион татар шигыре калыбында иҗат ителгән лирикасында тормышта кайгы-хәсрәтен дә, сөенеч-шатлыкларын да күп күргән хатын-кыз шәхесенең хис-тойгылары, мәхәббәт кичерешләре, гомер турында, туган җир, заман, кеше язмышы, мәңгелек турында фәлсәфи уйланулары, сагыш-әрнүләре сурәтле чагылыш таба. Аның шигъри теле халыкчан гыйбарәләргә, отышлы чагыштыру-метафораларга бай булуы, фикер-хисләренең ихласлыгы белән үзенә тарта. Шагыйрәнең күп кенә лирик шигырьләренә Татарстан һәм Башкортстан композиторлары тарафыннан музыка язылган.
К.Булатова – 1970 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Язлар алда: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 64 б. – 4000 д.
Һәрвакыт янымда: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 72 б. – 3500 д.
Җәйләр җитсә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 112 б. – 4000 д.
Һәр язның үз җыры: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 64 б. – 2000 д.
Гел кояшка карап: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 128 б. – 2000 д.
Марс китабы: нәниләр өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 24 б. – 20000 д.
Печән өсте: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 160 б. – 2200 д.
Хәтер тәрәзәләре: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 80 б. – 5700 д.
Миләш кагы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 160 б. – 9000 д.
Курка димәгез әле: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 31 б. – 5000 д.
Якты сагыш: шигырьләр. – Казан: Рухият, 1995. – 164 б. – 3000 д.
Хәтер көзгесе: шигырьләр. – Уфа: ВЭДУ, 1995. – 78 б. – 5000 д.
Әллә кайсын тыңласы: балалар өчен шигырьләр. – Уфа: ВЭДУ, 1996. – 28 б. – 5000 д.
Шушы яктан, шушы туфрактан без: шигырьләр. – Казан: Рухият, 2000. – 271 б. – 2000 д.
Үзеннән-үзе туа җыр. – Казан: Раннур, 2002. – 160 б. – 10000 д.
Әрнү: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 159 б. – 2000 д.
Яшел каләм: повестьлар, хикәяләр, истәлек. – Казан: Рухият, 2003. – 160 б. – 2000 д.
Каурый канат – җил атым: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 286 б. – 2000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Маннур Ш. Хәерле юл телим // Казан утлары. – 1971. – № 2. – 184 б.
Кашапов Г. Гел алга карап // Соц. Татарстан. – 1981. – 26 авг.
Гафиятов А. Печән өсте // Казан утлары. – 1986. – № 3. – 113–115 б.
Вәлиев М. Мәхәббәт яшәргә тиеш! // Казан утлары. – 1990. – № 3. – 152–162 б.
Зәйнашева Г. «Гел кояшка карап...» // Ватаным Татарстан. – 1992. – 24 июль.
Хәлим А. Әкәм-төкәм, бу йортларның син кайсында икән? // Аргамак. – 1995. – № 8. – 74–86 б.
Афзал Г. Шушы туфрактан без... // Шәһри Казан. – 1996. – 22 март.
Гаташ Р. Ничәдә син, йөрәк? // Казан утлары. – 1996. – № 3. – 113–114 б.
Зәйнашева Г. «Шатлыгымда хәсрәт орлыгы бар, хәсрәтемдә – бәхет орлыгы...» // Мәдәни җомга. – 1996. – 29 март.
Нәбиуллина И. Җомга апа // Ватаным Татарстан. – 2001. – 30 март.
Булатова К. Мин шигырьне көйгә салып язам // Мәдәни җомга. – 2002. – 2 авг.
Гафиятов А. Сөйләр сүзләр әле никадәр // Казан утлары. – 2002. – № 11. – 170–172 б.
Мостафина Э. Синдә якты бүз тирмәм... // Мәдәни җомга. – 2003. – 5 сент.
Шаһиев Р. Клара Булатова иҗатында исем-атамалар // Мәдәни җомга. – 2003. – 31 окт.
Кәшфиева Л. Елаганда үзе кирәк... // Мәдәни җомга. – 2004. – 28 май.
Журналның Клара Булатова иҗатына багышланган махсус саны // Мәйдан. – 2006. – № 3. – 28–77 б.
|
|