поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

БӘШӘР РӘШИТ

Балалар язучысы, шагыйрь һәм прозаик Рәшит Бәшәр (Рәшит Гаффар улы Бәшәров) 1949 елның 7 октябрендә Татарстан Республикасының Кукмара районы Яңил авылында крәстиян гаиләсендә туа. Урта белемне туган авылында алганнан соң, 1967–1972 елларда Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә укый, аны тәмамлагач, өч ел Лениногорск районы Куакбаш авылы сигезьеллык мәктәбендә тел-әдәбият укытучысы һәм укыту бүлеге мөдире булып эшли, аннары Лениногорск шәһәрендә 32 нче номерлы һөнәри-техника училищесеның директор урынбасары һәм 1977–1979 елларда тимер-бетон җиһазлары заводында мастер хезмәтләрен башкара. 1979 елда Чаллы шәһәренә күчеп, 1987 елга кадәр КамАЗның пресс-рам һәм запас частьлар заводларында инженер-диспетчер, автомат линияләр операторы булып эшли.

1987–1989 елларда Р.Бәшәр Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы икееллык Югары әдәби курсларда укый. Укуын тәмамлап кайткач, Чаллы шәһәрендәге «Таң йолдызы» газетасында бүлек мөдире, җаваплы сәркәтип, 1996 елдан «Аргамак» журналы идарәсендә җаваплы сәркәтип һәм 2001 елдан «Аргамак»ның дәвамы булган «Мәйдан» (Чаллы) журналында әдәбият бүлеге мөхәррире булып эшли.

Рәшит Бәшәр укучыларга, нигездә, балалар язучысы буларак билгеле. Аның балалар өчен язган шигырьләре һәм хикәяләре республика матбугатында узган гасырның алтмышынчы еллар ахырларында күренә башлый, һәм шул вакытларда ук ул «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы, «Ялкын» журналы оештырган шигырь конкурсларында җиңүче булып таныла.

Шагыйрь буларак, Р.Бәшәр бигрәк тә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен яратып яза. Аның 1975–2003 еллар арасында басылып чыккан унлап китабының күпчелеге нәниләргә багышланган. Шигърияте тулысынча сурәтлелеккә нигезләнгән. Нәниләр өчен язган шигырьләрендә ул заманча тормыш күренешләрен, вакыйгаларны балалар күңеленә, аңына җиңел барып җитәрлек, аларда хыялый кызыксыну уятырлык шигъри образлар, маҗаралы детальләр аша бирергә омтыла, шул рәвешчә, турыдан-туры үгет-нәсихәтсез генә, баланың аң-белем, әхлакый тәрбиясенә педагогларча уңай йогынты ясый. Кечкенә генә шигырьдә дә хәрәкәт, вакыйгалар агышы өстенлек итә, бу исә укучыны фикер йөртергә, уйланырга этәрә.

Р.Бәшәрнең татар балалар әдәбиятындагы шигъри иҗаты укучылар һәм әдәби җәмәгатьчелек тарафыннан югары бәяләнде: «Сандугачлы бишек» китабы өчен ул 2000 елда Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

Р.Бәшәр проза жанрында да уңышлы гына эшли. Аның эшче яшьләр, укучы балалар, яшүсмерләр тормышына, заманның төрле фаҗигале, гыйбрәтле вакыйгаларына багышланган, кеше шәхесенең рухи дөньясын социаль-әхлакый, тәрбия, табигатьне саклау мәсьәләләре белән тыгыз бәйләнештә гәүдәләндергән, күләмнәре ягыннан җыйнак-кыска повестьлары да бар («Акбалык», «Ачык капка», «Яшел поезд», «Иртәгә дә яшисе бар», «Миләш», «Бер өйдә җиде кеше», «Минем әтиемне сугышта үтерделәр», «Җилдә тирбәлүче бишекләр»). Алар әдипнең аерым җыентыкларында һәм, барысы бергә тупланып, «Мәйдан» журналының махсус Р.Бәшәр иҗатына багышлап чыгарылган 2002 елгы 4 нче санында урын алган.

Р.Бәшәр –1985 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Әйлән-бәйлән: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 32 б. – 9000 д.
Бәйрәм: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 23 б. – 17000 д.
Яшел океан: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 16 б. – 10000 д.
Ак әкият: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 32 б. – 4000 д.
Иртәгә дә яшисе бар: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 112 б. – 15000 д.
Ай кызының зәңгәр чиләге: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 96 б. – 10000 д.
Сандугачлы бишек: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 176 б. – 3000 д.
Җиләк малай: шигырьләр. – Чаллы: Газета-журнал нәшр., 2002. – 80 б. – 1500 д.
Кояшлы яңгыр: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 2003. – 47 б. – 8000 д.
Ачык капка: хикәяләр, повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 254 б. – 3000 д.
Җәй кызы: шигъри әлифба. – Казан: Мәгариф, 2007. – 24 б. – 2000 д.
Йолдызлы тай: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 40 б. – 5000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Дунай Ф. Чабатасы түрдә түгел // Мәдәни җомга. – 1998. – 2 окт.
Нурмөхәммәтов Т. Сабый-абый // Шәһри Казан. – 1999. – 1 окт.
Әмәк Ф. Күңелдәге кызыл миләшләр // Казан утлары. – 1999. – № 10. – 182–183 б.
Гыйльманов Г. Кыйбласы – балачак иле // Р.Бәшәр. Сандугачлы бишек. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 159–170 б.
Сафин Ф. Тылсым иясе // Р.Бәшәр. Җиләк малай. – Чаллы: Газета-журнал нәшр., 2002. – 3 б.
Абдуллина Р. Үзенчәлекле язучы // Мәйдан. – 2002. – № 4. – 7–11 б.
Шәрәфиев Р. Күңел кошлары адашмасын // Мәдәни җомга. – 2004. – 7 май.
Сверигин Р. Яңа замана, яңа геройлар // Казан утлары. – № 11. – 2004. – 167–168 б.
Шәрәфиев Р. Бу нинди... сугышлы балачак? // Казан утлары. – № 10. – 2006. – 169–173 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»