поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

БӘШИРОВ ГОМӘР

(1901–1999)

Күренекле язучы Гомәр Бәшир улы Бәширов (утызынчы-кырыгынчы еллардагы әдәби тәхәллүсе – Гомәр Разин) 1901 елның 7 гыйнварында элекке Казан губернасы Арча волосте (хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы) Яңасала авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. Җиде яшендә аны остабикәгә, аннан авыл мәдрәсәсенә бирәләр, шунда ул укырга-язарга өйрәнә, арифметика, география кебек дөньяви фәннәрдән дә беркадәр мәгълүмат ала.

Ләкин аң-белемгә омтылган бу малайга авыл мәдрәсәсеннән ары китәргә мөмкинлек ачылмый. Материаль яктан кысынкылыкта яшәгән гаилә унөч яшьлек Гомәрне чит авылда кием тегеп йөрүче бер абзыйга өйрәнчек итеп бирергә мәҗбүр була. Монда ул ялланып эшләүнең бөтен ачысын-газабын татый. Фәкать китап укудан гына ул үзенә юаныч таба. Китап аңа белем-мәгълүмат биреп кенә калмый, аны рухи яктан чыныктыра, якты киләчәккә булган өметен ныгыта.

1919 елда аны Арча волостеның Урта Бирәзә авылына беренче баскыч мәктәп укытучысы итеп билгелиләр, ләкин мәктәптә аңа озак укытырга туры килми. 1920 елның маенда ул эшче-крәстиян Кызыл Армиясе сафларына алына. Бу әле гражданнар сугышының иң кызган чагы була. Г.Бәширов, кулына корал тотып, башта Көнбатыш фронттагы сугыш хәрәкәтләрендә, аннары Көньяк фронты гаскәрләре составында Врангель армиясен кысрыклау һәм тар-мар итү походында, аерым алганда, легендар Сиваш-Перекоп сугышларында катнаша.

1924 елда гаскәри хезмәттән кайткач, Г.Бәширов Эчке эшләр халык комиссариатының Казандагы бер еллык махсус мәктәбенә укырга керә, аны тәмамлагач, дүрт елдан артык Арча кантоны милиция органнарында эшли, 1929–1932 елларда исә Балтачта һәм Дөбъязда халык тикшерүчесе, халык судьясы хезмәтләрен башкара. 1932 елның җәендә ул республика газетасы «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») редакциясенә күчерелә. Башта ул монда үз хәбәрче, соңыннан хатлар бүлеге мөдире булып эшли. 1934–1936 елларда Г.Бәширов Казандагы марксизм-ленинизм институтының аспирантурага әзерлек бүлегендә укый, аны тәмамлагач, институтка кабул ителә, ләкин, авырып китү сәбәпле, укуын дәвам итә алмый. 1936 елның ахырыннан алып ул Татарстан Язучылары союзы органы «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә җаваплы сәркәтип, аннары, 1938 елның июненнән, Татарстан дәүләт нәшриятында (Татгосиздатта) матур әдәбият секторы редакторы булып эшли.

Нашир, журналист һәм язучы буларак та формалаша. Башта Казан, Мәскәү татар көндәлек матбугатының авылдагы хәбәрчесе сыйфатында, авыл тормышы, халыкның көнкүреше, авылда барган сыйнфый көрәш, коллектив хуҗалыклар оешу һ.б. шундый актуаль мәсьәләләр турында дистәләрчә мәкаләләр, язмалар, очерклар бастыра, аннан әкренләп-әкренләп төрле жанрдагы әсәрләр язуга керешә. Аның авылдагы сыйнфый көрәш темасын яктырткан «Канлы бармаклар» исемле беренче хикәясе 1931 елда Мәскәүдә «Ударниклар» журналында дөнья күрә, аннан «Сөлек», «Әни» кебек башка хикәяләре басылып чыга. 1934 елда Г.Бәшировның «Соңгы сугыш» дигән хикәясе китап булып басыла. 1937 елда исә әдип сугышка кадәрге иҗат биографиясендә иң күренекле урын тоткан «Сиваш» повестен бастырып чыгара. Югары сәнгать дәрәҗәсендә язылган бу әсәре белән Г.Бәширов татар әдәбиятының олы юлына аяк баса, үзен талантлы прозаик итеп таныта.

Бөек Ватан сугышы башлангач, Г.Бәширов яңадан «Совет әдәбияты» журналында җаваплы редактор булып эшли, ә 1942 елда аңа Татарстан радиокомитетының баш редакторы һәм председатель урынбасары вазифасын йөклиләр. Шушы ук 1942 елның көзендә, партиянең Татарстан өлкә комитеты карары белән, аны Төньяк-Көнбатыш фронтында чыга торган «Ватан өчен» газетасына өч айлык командировкага җибәрәләр. Ул анда редакциянең эшен җайлауда булыша, совет солдатларының сугыштагы батырлыклары турында очерклар яза, фронт тормышыннан бай материал җыя. Казанга кайткач, шуларны эшкәртеп, 1943 елда фронт очерклары тупланган «Гармунчы» исемле җыентыгын чыгара.

Сугыш елларында Г.Бәширов үзенең мәгълүм романы «Намус»ны язарга керешә. Әсәр шактый озак языла, шулай да аның беренче варианттагы аерым өлешләре шул елларда ук инде матбугатта күренә («Язгы төндә», 1944). Ниһаять, 1947 елда әсәр тәмам төгәлләнеп, башта тулысы белән «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында (1948, № 1–3), аннары аерым китап булып басыла. 1949 елда аның рус телендәге беренче тәрҗемәсе дөнья күрә.

«Намус» романы дөньяга чыгу белән үк укучыларның мәхәббәтен казана, ике-өч ел эчендә ул украин, казакъ, үзбәк, әзәрбайҗан, кыргыз, латыш, эстон, уйгур, чуаш телләренә тәрҗемә ителә. 1951 елда Гомәр Бәширов бу романы өчен СССР Дәүләт премиясенә лаек була. Шуннан соң роман чит илләргә дә тарала – бер-бер артлы аның болгар, венгр, поляк, чех, словак, кытай, немец, албан, вьетнам телләрендә тәрҗемәләре басылып чыга. Совет язучыларының әсәрләрен дөнья күләмендә пропагандалау максаты белән Мәскәүдә төрле телләрдә чыга торган «Совет әдәбияты» журналы аша «Намус» романы шулай ук инглиз, француз, испан телендә укучыларга да барып җитә. Рус телендә исә романның хәзерге көндә ун басмасы бар, аларның гомуми тиражы – бер миллион нөсхә чамасы.

Сугыштан соңгы елларда Г.Бәширов әдәби иҗатыннан тыш җәмәгать һәм җитәкче эшләрдә дә активлык күрсәтә. 1953 елда ул Татарстан Язучылар союзының идарә рәисе итеп сайлана һәм 1958 елга кадәр шул җаваплы вазифаны башкара, аннары, 1958 елдан башлап, РСФСР Язучылар союзы идарәсе рәисенең Федерациядәге милли әдәбиятлар буенча урынбасары буларак берникадәр вакыт Мәскәүдә эшли.

1960 еллар башыннан Г.Бәширов – профессионал язучы.

Әдипнең алтмышынчы-җитмешенче еллардагы иҗатыннан аеруча ике әсәре игътибарга лаек: «Туган ягым – яшел бишек» повесте (1967) һәм «Җидегән чишмә» романы (1977). Бу әсәрләрне дә тәнкыйть һәм киң укучылар даирәсе авторның уңышы дип кабул итә. Автобиографик материалга нигезләнеп язылган «Туган ягым – яшел бишек» повестенда автор үзенә генә хас матур, сәнгатьчә үтемле тел-стиль чаралары ярдәмендә революциягә кадәрге татар авылының, халык тормышының, гореф-гадәтләренең, күркәм традицияләренең тулы бер картинасын күз алдына китереп бастыра һәм шул борынгы гореф-гадәт, күркәм традицияләр эчендә тәрбияләнгән хөр рухлы, саф әхлаклы ата-бабаларыбызның истә калырдай образларын иҗат итә. Бу әсәр туган телдә дөнья күргәннән соң, алты мәртәбә Мәскәү нәшриятларында басылып чыга, белорус һәм венгр телләренә тәрҗемә ителә.

«Җидегән чишмә» – бүгенге көн, безнең замандашларыбыз турындагы роман. Шул нигездә автор үз әсәрендәге геройларның гражданлык йөзен, әхлак сыйфатларын, тормыштагы позицияләрен билгели.

Г.Бәширов татар халык иҗатын җыюга, аны тикшерергә дә күп көч куйган язучы. Халык иҗаты әсәрләрен ул бала чактан ук җыя башлап, кырыгынчы еллар ахырында аларны пропагандаларга керешә. Аның үзе җыйган, язып алган, әдәби эшкәрткән халык әкиятләре, җырлары, мәзәкләре, җыентыкларга тупланып, татар телендә генә түгел, илебездәге башка милли телләргә дә, чит ил телләренә дә тәрҗемә ителеп басылалар.

1984 елда «Казан утлары» журналында (№ 3, 4) әдипнең «Көзге ачы җилләрдә» исемле яңа документаль повесть-истәлеге басылып чыга.

Күпкырлы иҗаты һәм иҗтимагый хезмәтләре өчен Г.Бәширов Ленин (1957), ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы (1950, 1962), Кызыл Йолдыз (1968) Октябрь Революциясе (1971), Халыклар Дуслыгы (1981), орден-медальләре белән бүләкләнә.

Күпмилләтле совет әдәбиятын үстерүдәге зур хезмәтләре өчен Татарстан Югары Советы Президиумының 1986 ел 16 июнь Указы нигезендә Г.Бәшировка «Татарстанның халык язучысы» дигән исем бирелә.

Ул – 1993 елда «И язмыш, язмыш», «Сарут» әсәрләре һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләккә, ә 1996 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Әдип 1999 елда Казанда вафат була, Яңа бистә зиратына җирләнә.

Г.Бәширов – 1938 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Мең дә бер мәзәк / мәзәкләрне җыючы һәм әдәби эшкәртүче Г.Бәширов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 402 б. – 40000 д.
Ана каз белән ата каз һәм аларның унике бәбкәсе: хикәя. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 13 б. – 30000 д.
Намус: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 440 б. – 14000 д.
Туган ягым – яшел бишек: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 328 б. – 15000 д.
Бүген дә, иртәгә дә: әдәби тәнкыйть, публицистика, истәлекләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 272 б. – 6000 д.
Сиваш: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 144 б. – 15000 д.
Җидегән чишмә: роман. – 1 китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 336 б. – 15000 д.
Җидегән чишмә: роман. – 2 китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 330 б. – 15000 д.
Әсәрләр: 4 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981–1984.
1 т.: роман / кереш сүз авт. Г.Ахунов. – 1981. – 463 б. – 11000 д.
2 т.: повесть. – 1982. – 453 б. – 13000 д.
3 т.: роман. – 1983. – 423 б. – 13000 д.
4 т.: повесть, хикәяләр. – 1984. – 453 б. – 15000 д.
Тормыш юлында: повесть-истәлек, мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 383 б. – 4000 д.
И язмыш, язмыш: повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 479 б. – 30000 д.
Бибек нигә елый: хикәя. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 48 б. – 20000 д.
Гыйбрәт: тәмамланмаган роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 367 б. – 5000 д.
Сайланма әсәрләр: 5 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 3000 д.
1 т.: роман / кереш сүз авт. Г.Ахунов. – 398 б.
2 т.: повесть. – 398 б.
3 т.: роман. – 399 б.
4 т.: повесть, роман. – 448 б.
5 т.: повесть-истәлек, көндәлек язмалар. – 416 б.
* * *
Туган ягым – яшел бишек: повесть. – Өфә: Китап, 2001. – 296 б. – 2000 д. (Башкорт телендә.)
* * *
Кетеки тел бистәләре: мәзәкләр / төз. Г.Бәширов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 56 б. – 25000 д.
* * *
Семь родников: роман / пер. с татар. Л.Лебедевой. – М.: Современник, 1986. – 397 с. – 30000 экз.
Честь: роман / пер. с татар. Р.Фаизовой. – М.: Сов. Россия, 1988. – 528 с. – 200000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Җәләлиева М. Гомәр Бәширов // М.Җәләлиева. Татар совет әдәбияты тарихы: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 737–758 б.
Әмир М. Күренекле әдип // Сов. әдәбияты. – 1961. – № 11. – 99–105 б.
Хөсәенов Г. Зур талант иясе // Кызыл таң. – 1961. – 12 дек.
Ахунов Г. Җир һәм күңел җылысы // Г.Ахунов. Әдәби язмышлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 41–64 б.
Әмир М. Гомәр Бәширов // М.Әмир. Үзебез турында: әдәби тәнкыйть мәкаләләре, чыгышлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 150–162 б.
Гайнуллин М. Гражданлык намусы җырчысы // Соц. Татарстан. – 1971. – 7 гыйнв.
Кашшаф Г. Тирән чишмә // Азат хатын. – 1971. – № 1. – 11 б.
Хөсни Ф. Колагына гына пышылдап // Соц. Татарстан. – 1971. – 7 гыйнв.
Кәримуллин Ә. Г.Бәширов әсәрләре төрле телләрдә // Сов. мәктәбе. – 1976. – № 1. – 26–28 б.
Бәширова И. Язучы ничек яза? // Сов. мәктәбе. – 1981. – № 1. – 33–37 б.
Поварисов С. Энҗе бөртекләре // Казан утлары. – 1981. – № 1. – 155–158 б.
Хатипов Ф. Күңел хәзинәләрен ачканда // Казан утлары. – 1983. – № 6. – 140–146 б.
Әхмәтҗанов М. Гасыр юлдашлары // Мирас. – 1998. – № 8. – 132–145 б.
* * *
Баширов Г. Моя тропинка в литературу // Вопр. лит. – 1964. – № 5. – С. 39–53.
Панков В. Гумеру Баширову 70 лет // Лит. газета. – 1971. – 6 янв.
Бикмухаметов Р. Баширово поле // Лит. Россия. – 1971. – 8 янв.
Баруздин С. Достижение высоты // Сов. Татария. – 1981. – 7 янв.
Дементьев В. Колыбель жизни // Лит. Россия. – 1981. – 23 янв.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»