поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ӘБЛИЕВ МӨХӘММӘТ

(1900–1941)

Мөхәммәт Шәриф улы Әблиев 1900 елның 15 июлендә Татарстан Республикасының Кама Тамагы районы Даныш авылында крәстиян гаиләсендә туып үсә. Кече яшьтән үк, авыл мәдрәсәсендә уку белән бергә, төрле яллы эшләрдә көнлекче булып эшли. 1915 елда Казанга килеп, 1917 елга кадәр бай йортларында хезмәт итә. Хакимият башына большевиклар менгәч, заводта ташчы, туку фабрикасында эрләүче һөнәрен үзләштерә. 1920–1921 елларда партия-совет мәктәбендә укып, аны тәмамлагач, берникадәр вакыт янәдән туку фабрикасында яшьләр арасында укыту-тәрбия эшләре алып бара. 1921 елда большевиклар партиясенә әгъза булып кереп, үзе теләп Кызыл Армиягә языла һәм 1922 елда тарихта басмачылар дип йөртелгән, асылда Урта Азиядәге милли азатлык хәрәкәте тарафдарларына каршы юнәлтелгән сугышларда катнаша, соңыннан Төньяк Кавказдагы гаскәри берәмлектә элемтә буенча партия вәкиле булып хезмәт итә.

1923–1928 елларда М.Әблиев әүвәл Казандагы Татар-башкорт хәрби мәктәбен, аннары Мәскәүдә ике еллык хәрби-сәяси курсларны тәмамлый. Шуннан соң аны янә Урта Азиягә җибәрәләр. Ул анда рота политругы һәм рота командиры булып хезмәт итә, басмачыларның актык көчләрен юк итү операцияләрендә актив катнаша.

1932–1936 елларда М.Әблиев – Ленинградтагы Хәрби-сәяси академия курсанты. Аны уңышлы тәмамлагач, ул Казандагы укчылар полкында инструктор һәм хәрби комиссар сыйфатында гаскәри хезмәтен дәвам иттерә, 1939–1940 елларда исә СССР җитәкчелеге провакация юлы белән башлаган совет-фин сугышы хәрәкәтләрендә катнаша.

М.Әблиев Ватан сугышының беренче көннәреннән үк укчы дивизиянең сәяси бүлек комиссары сыйфатында фронтның алгы сызыгында сугыша һәм, күп тә үтми, дошман пулясыннан һәлак була.

Каләм иясе буларак М.Әблиев егерменче елларда яза башлый. Башта ул проза жанрында көчен сынап карый: «Минем дустым сугышта» исемле хикәя, «Ком улы», «Итекче кызы» исемле повестьларын иҗат итә. Соңга таба драматургия жанрына игътибарын юнәлтә. Аның 1923–1925 елларда язылган «Ике туй» пьесасы 1925 елда Казандагы Татар-башкорт хәрби мәктәбенең драма түгәрәге тарафыннан сәхнәгә куелып, матбугатта уңай бәя ала. Шулай да М.Әблиевне драматург итеп таныткан әсәр – «Шәмсекамәр» драмасыдыр. Унтугызынчы гасырның икенче яртысындагы татар авылы тормышын, андагы социаль тигезсезлек, дини фанатизм шартларында тирән хисле, яшь, чибәр крәстиян хатынының фаҗигале язмышка дучар ителүен оста итеп, җанлы картиналарда сурәтләгән бу драма 1937–1938 елгы театр сезонында Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куелып зур уңыш казана һәм аннан соң да озак еллар буе профессиональ һәм үзешчән театр сәхнәләреннән төшми уйналып килә. Дөрес, утызынчы елларның урталарында – авылны күмәкләштерү, кулакларны сөргенгә сөрү, дингә, дин әһелләренә каршы репрессияләр көчәйгән чорда язылып, укучы һәм тамашачы күңелендә сыйнфый күралмаучылык тойгысын уятуны максат итеп куйган бу әсәрнең халыкны диннән биздерүдә, аңарда дини нигилизм, рухи ярлылык тәрбияләүдә тискәре бер роль уйнавын да бу урында әйтеп үтәргә кирәктер.

Ватан сугышы алды елларында М.Әблиев «Лейтенант» исемле яңа пьеса яза башлый, ләкин ул аны ахыргача эшләп бетерә алмый.

М.Әблиев – 1939 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

Шәмсекамәр: драма. – Казан: Татгосиздат, 1939. – 70 б. – 6000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Габәши А. «Шәмсекамәр», «Сөяркә» һәм башкалар... // Мәдәни җомга. – 1997. – 15 авг.
Шәйхетдинова Н. Халкыбызның бөек уллары: фронтовик язучылар М.Әблиев һәм Ә.Кари // Маяк. – 2000. – 23 май.
Мөхәммәт Әблиевнең тууына 100 ел // Казан утлары. – 2000. – № 8. – 189 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»