поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

БИКЧУРИН ШАМИЛ

(1928–1991)

Шамил Мотыйгулла улы Бикчурин Татарстанның нефть төбәгендә туып үскән, аны чыгару эшенә үзе дә якыннан катнашкан һәм татар әдәбиятына нефть темасын алып килгән язучыларның берсе иде. Ул 1928 елның 3 гыйнварында Әлмәт янындагы Миңлебай авылында крәстиян гаиләсендә дөньяга килә. Авылда һәм Әлмәттә укып ун сыйныф белем алганнан соң, 1945–1947 елларда Казан театр училищесында укый, аннары берникадәр вакыт Әлмәт дәүләт драма театрында актер булып эшли. 1948 елның декабрендә гаскәри хезмәткә алынып, авиамеханиклар әзерли торган хәрби мәктәпкә җибәрелә, мәктәпне тәмамлагач, 1962 елның ахырына кадәр авиация гаскәри берәмлекләрендә хезмәт итә.

Армиядән кайткач, Ш.Бикчурин башта «Әлмәт нефть төзелеше» трестының коммуналь-торак конторасында ике ел тәрбияче, аннары өч елга якын (1955–1958) шул ук трестта эшче-төзүче, 1958 елның июненнән 1962 елның маена кадәр Лениногорск шәһәрендә чыга торган «Ильич васыятьләре» исемле төбәк газетасы редакциясендә сәнәгать бүлеге мөдире булып эшли. 1965–1967 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда укый.

Ш.Бикчуринның проза жанрындагы беренче язмалары – Әлмәт төзүчеләре тормышына һәм хезмәтенә багышланган очерклары һәм хикәяләре – 1957 елдан «Казан утлары» журналында күренә башлый. Соңыннан, 1959 һәм 1961 елларда, бу очерклар һәм хикәяләр «Ташлы тауда» һәм «Истәлекле таш» исемнәре белән аерым ике җыентыкка тупланып, Татарстан китап нәшриятында басылып чыгалар. 1961 елда әдип үзенең «Тальян моңы» исемле беренче музыкаль комедиясен дә яза. Нефтьчеләр белән авыл кешеләре арасындагы дуслык, хезмәттәшлекне шул заман таләпләренчә шактый оста гәүдәләндергән бу әсәр шул ук елны Әлмәт татар драма театрында һәм соңрак Казанда М.Җәлил исемендәге Опера һәм балет театры сәхнәсендә куела. Авторның «Бергә гомергә» исемле икенче драма әсәре дә, Татар академия театры репертуарына кертелеп, 1964 елда тамашачыларга күрсәтелә.

Узган гасырның алтмышынчы елларының икенче яртысында басылган «Кайнар чишмә» исемле документаль повесте (1965) һәм «Могҗиза тудыручылар» дигән очерклар (1968) китабыннан соң, Ш.Бикчурин, нефтьчеләр тормышына һәм хезмәтенә бәйле бай мәгълүматын бер фокуска туплап, киң планлы роман язарга керешә. Төрле милли традицияләр җирлегендә тәрбияләнгән, төрле холыклы, төрле язмышлы кешеләрнең тормыш һәм хезмәтен чынбарлыктагы реаль вакыйгалар һәм үзенчәлекле образлар аша гәүдәләндергән «Каты токым» романы киң әдәби җәмәгатьчелекнең дә, укучылар даирәсен дә үзенә җәлеп итә. 1974 елда роман татар һәм рус телләрендә аерым китап булып басылып чыга, ә 1977 елда Чехословакиянең Братислава шәһәре нәшриятында словак телендә, бераз соңрак Киев дәүләт нәшриятында украин телендә дә дөнья күрә. Бу романы өчен әдип 1976 елда ВЦСПС Президиумы һәм СССР Язучылар берлеге идарәсенең эшчеләр сыйныфы турындагы әсәрләргә уздырган конкурсында II дәрәҗә бүләккә лаек була.

1980 елда Ш.Бикчурин «Тирән катлам» исемле икенче романын тәмамлый. Нефтьчеләрнең мәшәкатьле хезмәтенә, үзара мөнәсәбәт һәм гаилә тормышы, мәхәббәт темаларына багышланган бу әсәр дә матбугатка чыгу белән («Казан утлары», 1981) әдәби җәмәгатьчелек фикерендә уңай бәя ала һәм тиз арада рус теленә тәрҗемә ителеп, ике тапкыр (Мәскәүдә һәм Казанда) аерым китап булып басылып чыга.

Әдәбият өлкәсендәге иҗади хезмәт уңышлары өчен Ш.Бикчурин 1978 елда «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнә, ә 1988 елда «РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Ул 1991 елның 17 гыйнварында Лениногорск шәһәрендә вафат була.

Ш.Бикчурин – 1962 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ташлы тауда: хикәя һәм очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 108 б. – 4000 д.
Истәлекле таш: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 46 б. – 11000 д.
Кайнар чишмә: докум. повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 99 б. –7000 д.
Бергә гомергә: муз. комедия. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 83 б. – 9000 д.
Тальян моңы: муз. комедия. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. –73 б. – 12000 д.
Могҗиза тудыручылар: очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. –39 б. – 2500 д.
Каты токым: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 224 б. – 14000 д.
Алтын җирдә ятмый: хикәяләр һәм очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 192 б. – 14000 д.
Тирән катлам: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 333 б. – 15000 д.
Егетлек кемгә дә кирәк: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 119 б. – 3000 д.
Каты токым: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 192 б. – 3000 д.

* * *
Твердая порода: роман / пер. с татар. В.Чивилихина. – М.: Современник, 1974. – 240 с. – 75000 экз.
Твердая порода: роман. – 2-ое изд. / пер. с татар. В.Чивилихина. – М.: Современник, 1978. – 240 с. – 150000 экз.
Твердая порода: роман. – 3-е изд. / пер. с татар. В.Чивилихина; авт. послесл. Г.Свиридова. – М.: Профиздат, 1979. – 239 с. – 50000 экз.
Твердая порода: роман. – 4-ое изд. / пер. с татар. В.Чивилихина. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1982. – 240 с. – 50000 экз.
Глубокий пласт: роман / пер. с татар. Ю.Сбитнева. – М.: Современник, 1983. – 255 с. – 50000 экз.
Глубокий пласт: роман. – 4-ое изд. / пер. с татар. Ю.Сбитнева. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1989. – 254 с. – 30000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Миңнуллин Ф. Прозаның гражданлык йөзе // Ф.Миңнуллин. Якты юллар. – Казан: Татар. кит. нәшр., – 1975. – 83–89 б.
Рәхим Г. Шамил Бикчуринге 50 яшь // Казан утлары. – 1978. – № 1. – 172 б.
Галимуллин Ф. Тирән катламнарны ачканда // Казан утлары. – 1980. – № 4. – 152–158 б.
Төхфәтуллин Р. Геройлары белән кулга-кул // Казан утлары. – 1988. – № 1. – 183–185 б.
Вәлиева Р. Йомшак күңелле каты токым // Мәдәни җомга. – 1998. – 3 июль.
Бикчурина Г. Шамил Бикчурин архивыннан истәлекләр // Заман сулышы. – 1999. – 20 февр., 29 апр., 13 июль; 2001. – 29 дек.
Хәсәнов А. Үзен яраттыра белә иде: истәлекләр // Мәйдан. – 2003. – № 5. – 96–106 б.

* * *
Ахунов Г., Маликов Э. Слово о молодом писателе // Сов. Татария. – 1961. – 12 нояб.
Медведенко Д. Спектакль, театр, город // Сов. культура. – 1962. – 14 июня.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»