|
Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.
Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.
Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.
Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.
БИКБУЛАТОВА ИНГА
Инга Хак кызы Бикбулатова 1936 елның 10 июнендә Татарстан Республикасының Ютазы районында туа. Комсомол яшеннән мәктәптә һәм пионер лагерьларында вожатый булып эшли. Урта белем алганнан соң, Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә, өченче курстан Ленин стипендиаты, фәнни эш белән шөгыльләнә, институтның күптиражлы газетасында мәкаләләре басыла. 1960 елда институтны тәмамлый, мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укытучысы, шул ук вакытта директор урынбасары булып эшли. СССР Мәгариф министрлыгы тарафыннан ул укытучы-новатор дип таныла, 1991 елда Татарстанның атказанган укытучысы дигән исемгә лаек була.
Инга Бикбулатова педагогик эшчәнлек белән беррәттән әдәби иҗат белән дә шөгыльләнә, 1974 елдан республика һәм үзәк матбугатта мәкаләләре басыла. Болар – тәрбия темасын яктырткан мәкалә-уйланулар, балалар һәм яшьләр тормышыннан зарисовкалар, зур булмаган хикәяләр, юморескалар, шигырьләр. Алар редакцияләр тарафыннан атнаның иң яхшы публикацияләре дип бәяләнә, ә республика Мөгаллимнәр җәмгыяте һәм Китап сөючеләр җәмгыяте аны үзләренең премияләре белән бүләкли.
Инга Бикбулатованың «Пробуждая чувства добрые» исемле беренче китабы укытучы язмалары буенча языла. Ул 1986 елда Татарстан китап нәшриятында басылып чыга һәм тиз арада таралып та бетә. Икенче китабы «Уроки уроков словесности» дип атала. Повесть һәм хикәяләрне үз эченә алган «Любви все возрасты...» (1994), «Бармаршак, или Куда ж нам плыть?» (1995), «Император всея души» (1997), «Все дьявольски наоборот» (2000) китаплары да үз укучыларын таба. Югары сыйныф укучылары турында язылган «Бармаршак» китабы милли китапханә һәм китап сөючеләр җәмгыяте тарафыннан үткәрелгән «Ел китабы – 96» бәйгесендә диплом белән бүләкләнә.
Инга Бикбулатова публицистика һәм прозадан тыш унлап пьеса авторы. Шуларның берсе Татар яшьләр театрында, икенчесе – Уфа «Нур» театрында куела.
И.Бикбулатова – 2002 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Пробуждая чувства добрые. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 122 с. – 2200 экз.
Уроки уроков словесности. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1990. – 96 с. – 4300 экз.
Любви все возрасты...: повести и рассказы. – Казань: Таң-Заря, 1994. – 179 с. – 5000 экз.
Бармаршак, или Куда ж нам плыть? – Казань: Таң-Заря, 1995. – 175 с. – 3000 экз.
Император всея души: пьесы. – Казань: Таң-Заря, 1997. – 225 с. – 1000 экз.
Все дьявольски наоборот: повесть и рассказы. – Казань: РИЦ Школа, 2000. – 71 с. – 770 экз.
Любви все возрасты...: повести и рассказы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2006. – 191 с. – 2000 экз.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Җамалетдинова Г. Укытучыга чәчәкләр // Соц. Татарстан. – 1987. – 6 май.
Мотахарова А. Мөгаллимә дә, иҗатчы да // Мәгърифәт. – 2000. – 19 февр.
* * *
Комаровская А., Михайлова З. Как слово наше отзовется // Веч. Казань. – 1986. – 23 дек.
Агеева Л. Прежде всего личность // Веч. Казань. – 1990. – 22 окт.
Мулаянов Ш. И жизнь, и слезы, и любовь // Респ. Татарстан. – 1994. – 27 июля.
Даутова Р. И только о любви // Веч. Казань. – 1994. – 21 июля.
Даутова Р. Куда ж нам плыть? // Веч. Казань. – 1995. – 19 окт.
|
|