Пәйгамбәр иленә сәяхәт
БЕЗНЕ НИЛӘР КӨТӘ?
Диния нәзарәте сәркәтибе Нафигулла хәзрәт Әшировның миңа Хаҗга барырга тәкъдим ясавына башта ышанмыйчарак тордым. Әтием патша заманында ук армиядә хезмәт иткән көннәрдә дә биш вакыт намазын калдырмаган. Аның гына түгел, гомер-гомергә Ислам диненә табынган ата-бабалары өчен дә Хаҗ кылу тик хыялларында гына яшәгән.
Ә мин кем? Гыйбадәт кылырга да өйрәтелмәгәч, Аллаһы тәгаләгә инану гына җитәрме һәм андый изге сәфәр кылырга хакым бармы? Хаҗ гамәлләрен үтәү - берсүзсез Оҗмахка керүгә дәгъва бит ул...
- Иманың камил булу да җитә, - дип тынычландырды мине хәзрәт. - Синең матбугат битләрендә руханилар хезмәтен чагылдыруың, изгеләргә теләктәш булуың да гыйбадәткә тиң. Ә намаз укырга, инша Аллаһ, шунда өйрәнерсең. Мәдрәсә мөгаллиме Касыйм хәзрәт Сәлимов исә минем икеләнүемә гаҗәпләнде.
Мөмкинлеге чыкканда бармый калу үзе бер хилафлык, дигән фикерне әйтте ул. Гомумән, хаҗга китәргә җыенганда, нинди генә сораулар туса да, без аңа мөрәҗәгать иттек. Касыйм хәзрәт теләкләре булган һәркемгә намаз укырга, тәһарәт алырга, мөселманнарның югары мәдәниятенә хас булган барлык нәрсәләрне дә өйрәтергә әзер иде. Сәфәргә әзерлек барган көннәрдә егетләрнең берсе аңа шундый сорау бирде:
- Бик хәвефле юл, диләр бит әле, Касыйм абый, һәлак булу очраклары турында сөйләп, шик тудыралар, нишләргә икән?
- Бүредән курыксаң, урманга бармыйсың да куясың инде, -дип җавап бирде ул. - Гомумән, тәкъдирең җитсә, кайда үлсәң дә барыбер түгелмени? Яшерен-батырынлык юк, Хаҗ юлы корбансыз булмый. Кая гына барсаң да, Хак тәгалә кодрәтеннән ары китә алмыйсың.
- Әйе, дин тоткан мөселманга Хаҗ кылу - тән һәм күңел пакьлегенең иң югары ноктасы, - дип дәвам итте ул сүзен. - Шуңа күрә, искиткеч газапларга карамастан, Мөхәммәт пәйгамбәрнең асыл ватанына бара торган сукмаклардан борын-борыннан кеше өзелмәгән. Ми кайнатырлык эссе чүлләр аша җәяүләп тә, дөяләргә, ишәкләргә атланып та Мәккәи-мөкәррәмәгә юл тотар булганнар. Юл газабы исә икешәр, өчәр елга сузылган. Кешеләр шунда юлбасарлар кулына дучар булган. Хаҗиларны әсир төшереп, коллыкка сату очраклары шушы гасырның алтмышынчы елларына кадәр дәвам иткән. Болардан тыш, кешеләр төрле авыруларга юлыккан, үзләренең әҗәлен тапкан. Хаҗ юлында җан-тәслим кылу исә әле дә иң зур бәхет - җәннәткә керүнең туры юлы, дип исәпләнә. Шуңа күрә, сәламәтлеге начарайгач, дөньядан үтү өчен бирегә килүчеләр әле дә юк түгел...
ЮЛГА ЧЫГАР АЛДЫННАН
Ниһаять, юлга чыгар вакыт җитте. Хаҗ кылуның нәрсә икәнен укып яки ишетеп кенә беләбез. Бәхеткә, арабызда анда барып кайтучылар да бар иде. Алар без барасы илдәге кануннарның кырыслыгы, Хаҗ кылуның авыр булуы, 50-60 градус эсселектә шактый сынаулар үтәчәгебез турында сөйләде. Шуңа күрә икеләнүчеләр, сәфәрдән баш тартучылар да табылды.
Чынлап та, шөбһәләнерлек нәрсәләрне элегрәк тә ишеткәнебез бар иде. Мәсәлән, имештер, берәү Кәгъбәтуллада "кара таш"ны үпкәндә, косып җибәргән. Шундагы хезмәткәрләр, изге урынны мәсхәрәләде дип, аны шунда ук сугып үтергән. Ә бит күңел болгану, укшыту - башка эссе кабуның төп билгеләре. Ә безнең белән ниләр генә булмас?..
Хаҗ кылу чын мөселманнарга гына рөхсәт ителә. Башка диндәге яки динсез кешеләргә изге җирдә булу катгый тыела. Сүрәткә төшерергә дә, рәсем ясарга да ярамый. Атеизм закон тарафыннан эзәрлекләнә. Ә инде бу тәртипләрне бозучы табылса, ул минутында ук Каты хөкемгә тарттырыла. Бернинди тикшерү дә, суд та үткәрелми. Гарәп полициясе исә үтә сизгерлеге белән аерыла. Мәсәлән, Мәккәгә барып җиткәч, без урнашкан кунакханәдән барлык хаҗиләр дә Кәгъбәтуллага китте, дежурда өч кеше калдык. Шул вакыт полиция киемендәге кеше килеп керде дә, безгә мөрәҗәгать итте. "Пашпорт" дигән сүзеннән генә нәрсә теләгәнен аңладык. Әмма андый мөһим документны саклап йөртер өчен ихрамнарыбызның кесәсе юк. Без шуны аңлатырга тырыштык, барып чыкмады. Әмма хакимият вәкиле аптырап калмады, кулындагы таяк белән ихрам итәген күтәреп, дежур егетнең сөннәтен карады. Шуннан соң гына, дусларча елмаеп, хушлашып китеп барды.
Әмма, шушы кырыс законнарга карамастан, кызыксынучанлыгына баш була алмаучылар табылып тора. Мәсәлән, бер җәһүд милләте кешесе Хаҗ кылуның нәрсә икәненә төшенү өчен гарәп телен, гореф-гадәтләрен өйрәнгән һәм, күзенә кечкенә фотоаппарат беркетеп, Кәгъбәтуллага үткән. Ләкин ул барыбер фаш ителгән һәм җәзага тарттырылган.
Тарихта, мөселманнарның шушы тәртипләрен бозып, исән-аман кайту очраклары да бар. Мисалга үткән гасырда яшәгән маҗар галиме Анри Вамберине һәм Голландиядән Көнчыгышны өйрәнүче Снук Хюргроньены китерергә мөмкин.
Башка төрле диннәрдән баш тартып, Ислам динен кабул итүчеләргә исә хөрмәт аеруча зур. Безнең белән бергә, мәсәлән, Хаҗ кылырга руслар һәм украинлылар да барды. Аларның барысы да югары аңлы, мәдәниятле кешеләр. Бу җәһәттән Бөре шәһәрендә яшәүче Василий Пантелеевич Сулиманың фикере игътибарга лаек. Ул башкорт кызына өйләнгән, Бөредә 172 кешедән торган мөселман җәмгыяте төзегән. Хаҗга ул үзе белән медицина институтында укыган кызын да алып барды.
- Икенче дингә күчү Аллаһыга ышанучылардан зур ихтыяр көче таләп итә бит. Ничек итеп бу адымны ясарга тәвәккәлләдегез? - дип сорадым мин аңардан.
- Мин Коръәнне дә, Библияне дә җентекләп өйрәндем, - дип җавап бирде Василий Пантелеевич. - Аллаһы тәгаләнең берлегенә чын күңелдән ышанам. Коръәннең исә өстенлекләре аеруча зур.
Урыс егете Владимир Филиппов та тормыш иптәше белән бергә хаҗи булып кайтты. Ул Калуга авиация училищесын тәмамлаган, татар кызы белән тату гаилә корган, улына Мәгъсүм дип исем кушкан.
дәвамын укырга