|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.БИЕКТАУЛЫ ИБРАҺИМИбраһим Биектаулы (Нәфыйков Ибраһим Шәйдулла улы) Татарстанның Балык Бистәсе районындагы Биектау авылында 1937 елның 28 февралендә туган. 1954 елны Котлы Бөкәш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанда техник училищеда укып электромонтаж һөнәрен үзләштерә. 1956 елны армиягә алына, очучылык буенча хәрби мәктәп тәмамлый, укчы-радист сыйфатында Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Демобилизациядән соң, 1959 елның ахырында туган якларына кайтып төрле эшләрдә эшли, өч ел буе Юлсубино (Балтач) авылы мәктәбендә укытучы була. 1970 елда Казан авиация институтын тәмамлап, Ижевск шәһәренә эшкә китә, хәзергә кадәр шунда яши, эшли, иҗат итә. Хезмәт гомеренең төп өлешен белгечлек эшенә—электрон радиоаппаратлары инженерлыгына багышласа да, Ибраһим Биектаулы мәктәп елларыннан башлап иҗат эшеннән аерылмады. 90 еллардан башлап шигърият өлкәсендә аерым игътибар биреп, профессиональләрчә шөгыльләнә башлады. Иҗатында кыска формаларны үз итә, остазлары итеп Тукай, Дәрдмәнд, Такташ, Равил Фәйзуллинны саный.
|
Иң күп укылган
|