|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. БЕЛЯЕВ НИКОЛАЙШагыйрь һәм тәрҗемәче Николай Николаевич Беляев 1937 елның 23 сентябрендә Ярославль шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туа. 1948 елдан Казанда яши. 1955 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт университетының геология факультетында белем ала. Университетта уку елларында, геологик экспедицияләр һәм студент отрядлары составында, чирәм җирләрне, Урал, Себер якларын йөреп чыга, күптөрле һөнәр кешеләре, кызыклы язмышлы шәхесләр белән очраша. Университетны тәмамлагач, 1961 елдан алып 1968 елга кадәр Татнефтегеофизика трестында геолог, фәнни институтта инженер-конструктор, Казан телестудиясендә кинооператор ассистенты, геология фәнни-тикшеренү институтында гыйльми язмалар редакторы һәм, ниһаять, 1968–1969 елларда республика яшьләр газетасы «Комсомолец Татарии» редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1969 елдан бирле әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. 1973–1975 елларда Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларда укый. |
Иң күп укылган
|