поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

БАТУЛЛА РОБЕРТ

Роберт Батулла (Роберт Мөхлис улы Батуллин) 1938 елның 26 мартында Татарстан АССРның Зәй районы Түбән Олоҗы авылында укытучы гаиләсендә туа. 1955 елда Биш Авылы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, бер ел шул районның Кадер авылындагы җидееллык мәктәптә балалар укыта. 1956—1961 еллар да Мәскәүдә М. С. Щепкин исемендәге театр училищесында укый, аны тәмамлагач, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә җибәрелеп, ике ел актер хезмәтендә була, бер ук вакытта режиссерлык эше белән дә шөгыльләнә. 1963—1965 елларда Казан Курчак театрында һәм Казан телевидение студиясенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә режиссер булып эшли. 1965 елның кезендә Татарстан Культура министрлыгы аны Мәскәүгә Театр институты каршындагы бер еллык Югары режиссерлык курсларына укырга җибәрә, аны тәмамлап кайткач, Р. Батулла ун елга якын башта Казан Курчак театрында, соңыннан Казан культура институтында режиссер-педагог һәм Курчак театрында баш режиссер була. 1977—1979 елларда ул янә Мәскәүдә: М. Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Курсларны тәмамлап кайткач, театр училищесында укыта.

Р. Батулла әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Аның балалар өчен язган хикәяләре, маҗаралы әкиятләре, шулай ук юмор-сатира жанрындагы язмалары, инсценировкалары, бер пәрдәле пьесалары, сценарийлары көндәлек матбугатта, телевидение экранында һәм Курчак театры сәхнәләрендә алтмышынчы еллардан күренә башлый. 1966 елда беренче китабы — «Исемем минем Дүрткүз» дип аталган маҗаралы повесть-әкияте басылып чыга. Хәзерге вакытта ул — дистәдән артык китап авторы. Боларның күпчелеге балаларга адресланган булып, әсәрләрендә язучы туган җирне, табигатьне ярату, аны кадерләү, кош-кортларга, хайван-җәнлекләргә миһербанлы булу, аларны киләчәк өчен саклау һәм бу юлда үз-үзеңне аямыйча көрәшү кебек мөһим мәсьәләләрне күтәрә һәм шундый сыйфатларны нәни укучыларына үтемле итеп, кызыклы әдәби персонажлар һәм маҗаралы вакыйгалар аша сеңдерергә тырыша. «Куян баласы Наян» (1966), «Курай уйный бер малай» (1970), «Үлемсез егет» (1969), «Тычкан баласы Чикыл» (1970), «Йолдызлар һаман исән» (1969), «Гөлчәһрә» (1972), «Ташсуар патша» (1972), «Карачкы Каратай» (1972) кебек повесть-әкиятләре Р. Батулланың әкият жанрында уңышлы ижади эзләнүләренә мисал була алалар.

Р. Батулла кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне психологик планда сурәтләгән хикәяләр һәм юмор-сатира әсәрләре авторы буларак та билгеле. Аның мондый төр әсәрләре «Уйларымны кеше белсен» һәм «Ташламам, җанкисәгем» исемле җыентыкларында тупланган.

Әдип эшчәнлегенең тагын бер өлкәсе — драматургия. Иҗатының беренче чорында ул күбрәк курчак театры өчен яза. Аның («Төш вакытындагы могҗиза», «Курай уйный бер малай») пьесалары, Казаннан тыш, Донеңк, Саратов, Кемерово, Барнаул кебек шәһәрләрнең курчак театры сәхнәләрендә куела. Атаклы Әбугалисина кыйссасы нигезендә язылган «Тылсымчы белән сихөрче» (1966) пьесасы аеруча зур уңыш казана: Казан курчак театры сәхнәсендә генә дә ул меңгә якын тапкыр уйнала һәм курчак театрларының Бетенроссия конкурсында икенче дәрәҗә диплом алуга ирешә.

Җитмешенче еллардан башлап Р. Батулла өлкәннәр сәхнәсенә игътибарын юнәлтә. 1973—1974 ел театр сезонында аның берьюлы ике пьесасы— «Уйлар узгач» музыкаль комедиясе (Республика драма һәм комедия театры) һәм «Љчәү юлга чыктык» драмасы (Татар дәүләт академия театры) сәхнәгә куела. Бүгенге яшьләрнең тормыштагы каршылыкларны җиңә-җиңә шәхес буларак чыныгуларын, мөстәкыйльлеккә ирешүләрен романтик күтәренкелек белән тасвирлаган бу спектакльләр тамашачылар тарафыннан җылы каршы алына. Гаиләдә бала тәрбиясенә кагылышлы драматик ситуацияләрне үз эченә алган һәм 1979 елдан Татар дәүләт академия театрында куела башлаган «Кичер мине, әнкәй» пьесасы исә драматургның зур уңышы итеп бәяләнә. Бу пьеса сиксәненче елларда илебезнең башка милләт театры сәхнәләрендә дә күп мәртәбәләр уйнала.

1985 елда.Р. Батуллага Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде.

Р. Батулла—1968 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

АЗАТЛЫККА ТАБА

Исемем минем Дүрткүз: Повесть.—Казан: Таткитнзшр., 1966.— 83 б. 15 000. Рец.: Фәттах Н. Беренче китап һәм балалар әдәбияты.— Казан утлары, 1967, № 9, 148—150 б.
Каникуллар дәвам итә... Повесть.—Казан: Таткитнәшр. 1967—97 б ил. 15000.
Могҗизалы тамаша: Мәкт. сәхнәләре өчен пьесалар.— Казан- Таткитнәшр., 1968.—96 б. 11 000.
Уйларымны кеше белсен: Хикәяләр: — Казан: Таткитнәшp. 1969 — 112 б. 10000. Рец.: Бәләкәй рецензияләр.— Казан утлары, 1970, № 8, 182 б.
Куян баласы Наян: Әкиятләр.— Казан: Таткитнәшр., 1970—70 б, ил. 12000.
Алтын куллы Гөлчәһрә: (Әкиятләр. Кече яшьтәге мәкт. балалары өчен). Худож. Л. Насыйров.—Казан: Таткитнәшр., 1974.—35 б. 12000.
Пәһлеваннар иле: Курчак театры өчен пьесалар.— Казан: Таткитнәшо 1977.—95 б. 3000. Рец.: Сафин Ф. Батырлар дөньясы. («Җитмеш җиде пәһлеван» пьесасы).—Татарстан яшьләре, 1976, 2 март.; Хәмидуллин Р. Пәһлеваннар җирдә яши.— Ялкын, 1975, № 7, 16—17 б.
Әкият сөйлим сезгә: Әкиятләр.—Казан: Таткитнәшр., 1979.—80 б, ил. 13000.
Ташламам, җанкисәгем: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1980.—168 б 15000. Рец.: Габиди Ә.—Казан утлары, 1981, № 9, 185 б.
Серле сандык: Маҗаралы әкиятләр.—Казан: Таткитнәшр., 1983.— 166 б. 15000.
Чебен гөмбәсе: Театраль миниатюралар.— Казан: Таткитнәшр 1985 — 208 б. 8500.
Прости меня, мама!: Груст. комедия в 2-х ч./Пер. Д Медведенко — М. ВААП, 1981.—73 л. 220
Сын —Журавль: Сказки-/Пер. с татар. Э. Умерова.—М: Малыш, 1983.— 24 с., ил. 150000.

АНЫҢ ТУРЫНДА

Шәрәфи Р., Мингалим Р. Эзләнүләр юлыннан: Батулла иҗаты турында уйланулар.— Казан утлары, 1980, № 8, 165—169 б.
Әхмәдуллин А. «Өчәү юлга чыктык». (Г. Камал исем. Татар дәүләт акад. театрында).— Соц. Татарстан, 1974, 24 март.
Вәлиев М. Минзифаның матурлыгы.—Соц. Татарстан, 1979, 11 дек. «Кичер мине, әнкәй!» пьесасы Г. Камал исем. Татар дәүләт акад. театрында.
Арсланов Г. Утверждение человечности.—Сов. Татария, 1979, 2 дек. Спектакль «Прости меня, мама!» на сцене Татар, акад. театра.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»