поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

БАТУЛЛА РАБИТ

Язучы-прозаик, драматург Рабит Батулла (Роберт Мөхлис улы Батуллин) 1938 елның 26 мартында Татарстанның Зәй районы Түбән Олыҗы авылында укытучылар гаиләсендә туа. Ата-бабаларының төп нигез җире төбәктәге Шыкмай (Шәехмамай) авылы булып, Рабитның бала һәм үсмер чаклары шул авылда уза. 1955 елда Бишавыл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, булачак язучы шул ук төбәкнең Кадер авылында җидееллык мәктәптә бер ел балалар укыта. 1956–1961 елларда Мәскәүдә М.С.Щепкин исемендәге театр училищесында укый, аны тәмамлагач, Г.Камал исемендәге Татар академия театрына эшкә җибәрелеп, ике ел актер хезмәтендә була, бер үк вакытта режиссерлык эше белән дә шөгыльләнә. 1963–1965 елларда Казан Курчак театрында һәм Казан телевидениесендә балалар өчен тапшырулар режиссеры булып эшли. 1965 елның көзендә Татарстан Мәдәният министрлыгы аны Мәскәүгә Театр институты каршындагы берьеллык Югары режиссерлык курсларына укырга җибәрә. Аны тәмамлагач, Батулла ун елга якын Казанда Курчак театрында, соңрак Мәдәният институтында режиссер, режиссер-педагог һәм Курчак театрында баш режиссер булып эшли. 1977–1979 елларда ул янә Мәскәүдә: Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларда укый. Курсларны тәмамлап кайткач, театр училищесында укыта.

Язучы буларак Батулла әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Аның балалар өчен язган хикәяләре, маҗаралы әкиятләре, шулай ук юмор-сатира жанрындагы әсәрләре, бер пәрдәлек пьесалары, сценарийлары көндәлек матбугатта, телевидениедә, Курчак театры сәхнәләрендә узган гасырның алтмышынчы елларыннан күренә башлый. 1966 елда аның беренче китабы – «Исемем минем Дүрткүз» дип аталган маҗаралы повесть-әкияте басылып чыга. Язучы туган җирне ярату, табигатьне саклау, кош-кортларга, хайваннарга миһербанлы булу кебек балалар тәрбиясенең мөһим мәсьәләләрен күтәрә һәм шундый сыйфатларны нәни укучылары күңеленә кызыклы әдәби персонажлар, маҗаралы вакыйгалар аша үтемле итеп сеңдерергә тырыша. «Үлемсез егет», «Йолдызлар һаман исән», «Куян баласы Наян», «Тычкан баласы Чикыл», «Алтын куллы Гөлчәһрә», «Ташсуар патша», «Карачкы Каратай», шулай ук «Алып батыр маҗаралары», «Ак бүре» кебек әкияти хикәяләр әнә шундыйлардан. «Ак бүре» әкияте өчен 1988 елда аңа Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләге бирелә.

Батулла психологик пландагы реалистик хикәяләре, юмор-сатира әсәрләре һәм театраль миниатюралары белән дә укучыларга яхшы таныш. Бу төр әсәрләр аның «Уйларымны кеше белсен» (1969), «Ташламам, җанкисәгем» (1980), «Чебен гөмбәсе» (1985) исемле җыентыкларына тупланган.

Әдип иҗат эшчәнлегенең бәрәкәтле тагын бер өлкәсе – драматургия. Иҗатының беренче чорларында ул күбрәк Курчак театры өчен яза («Төш вакытындагы могҗиза», «Курай уйный бер малай», «Тылсымчы белән Сихерче» һ.б.). Зурлар өчен исә әдипнең дистәдән артык драма һәм комедияләре бар. Аларның һәммәсе диярлек татар театры сәхнәләрендә уйнала («Туйлар узгач», «Өчәү юлга чыктык», «Кичер мине, әнкәй!», «Ак күгәрченнәр», «Сөйгән ярым ятка кала», «Исәп-хисап», «Сират күпере» һ.б.). Гаиләдә әхлак, бала тәрбиясенә кагылышлы драматик һәм комик ситуацияләрне үз эченә алган һәм 1979 елда Татар дәүләт академия театрында куела башлаган «Кичер мине, әнкәй!» пьесасы ун ел буе сәхнәдән төшмичә уйнала. Батулланың сәхнә әсәрләре бүген дә күп кенә театрларның репертуарында лаеклы урынны алып тора. 2004 елда узган «Яңа татар пьесасы» конкурсында драматургның «Җимерелгән бәхет» һәм «Ана каргышы» исемле пьесалары махсус бүләкләр белән билгеләп үтелде.

Узган гасырның сиксәненче еллар урталарыннан Батулла прозаның эрерәк жанрларына да игътибарын арттыра. Сугыш чоры татар авылының драматик вакыйгаларын сурәтләгән «Юл буенда зәңгәр чәчәк» (1990) романы, Казан ханлыгы чорына багышланган «Сөембикә» (1992), Тукай шәхесенең соңгы көннәрендәге катлаулы эчке кичерешләрен үзенчә фаразлап гәүдәләндергән «Кылдан нечкә, кылычтан үткен» (1996) роман-кыйссалар әдипнең иҗади офыклары киңәя һәм тирәнәя баруы турында сөйлиләр. «Юл буенда зәңгәр чәчәк» романы өчен аңа 1991 елда Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләге бирелә.

Р.Батулла – күренекле җәмәгать эшлеклесе, милләт хадиме, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1985); туксанынчы елларда Татарстанның дәүләтчелеге һәм мөстәкыйльлеге өчен көрәш көннәрендә милли хәрәкәтнең алгы сафында атлап барган фидакарь шәхесләрнең берсе. Ул – хөр фикерле, туры сүзле, халык алдында сөйләү маһирлыгына ия кеше, оста оештыручы. Әле тоталитар режим шартларында ук ул Казанның Актерлар йорты каршында «Шаяннар, тапкырлар мәҗлесе» (ШТМ) дип аталган сатира театры оештырып, ике дистә еллар дәвамында аны җәмәгать тәртибендә яшәтеп килде; үзе язган сценарийлар белән бик күп артистларның, язучыларның, композиторларның һ.б. сәнгатькәрләрнең иҗат кичәләрен тамашага куйды; режиссер буларак театрларда утызга якын пьесаны сәхнәләштерде, меңнән артык телевизион тапшыруга актер, режиссер, алып баручы, сценарий авторы сыйфатында катнашты. 1963 елдан алып хәзергәчә ул телевидение экраны аша балаларга әкиятләр сөйләвен дәвам иттерде, зурлар өчен «Батулла дәресләре» дигән исем астында тарихи, әдәби-мәдәни темаларга тапшырулар циклы алып барды.

Батулла төрекчәдән тәрҗемә китаплары, сәяхәтнамәләр (Төркия, Америка, Финляндия, Германия, Кытай, хаҗга барулары турында), күренекле шәхесләр тормышына бәйле фольклор һәм китаби мәзәкләр тупланмасы («Тузга язмаган хәлләр» җыентыгы, 1997), Коръән тәфсиренә кагылышлы хезмәтләр, татарның мәшһүр шәхесләре (Б.Урманче, Н.Исәнбәт, К.Тинчурин, С.Хәким, Ә.Авзалова һ.б.) турында тарихи-әдәби документаль очерклар авторы буларак та киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм.

Язучы Рабит Батулла «Сөембикә» һәм башка тарихи кыйссалары өчен 2006 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 2008 елда аңа Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән исем бирелә.

Р.Батулла – 1968 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Исемем минем Дүрткүз: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 83 б. – 15000 д.
Каникуллар дәвам итә...: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 97 б. – 15000 д.
Могҗизалы тамаша: мәктәп сәхнәләре өчен пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 96 б. – 11000 д.
Уйларымны кеше белсен: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 112 б. – 10000 д.
Пәһлеваннар иле: курчак театры өчен пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 95 б. – 3000 д.
Ташламам, җанкисәгем: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 168 б. – 15000 д.
Серле сандык: маҗаралы әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 166 б. – 15000 д.
Чебен гөмбәсе: кече күләмле сәхнә әсәрләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 208 б. – 8500 д.
Алып батыр маҗаралары: тылсымлы әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 159 б. – 15000 д.
Кичер мине, әнкәй!: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 440 б. – 15000 д.
Юл буенда зәңгәр чәчәк: роман-кыйсса. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 350 б. – 15000 д.
Сөембикә: роман-кыйсса. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 415 б. – 13000 д.
Кылдан нечкә, кылычтан үткен: кыйсса. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 143 б. – 5000 д.
Тузга язмаган хәлләр: язучылар, артистлар, музыкантлар, гыйлем ияләре тормышына бәйле мәзәкләр, гыйбрәтле вакыйгалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 447 б. – 7000 д.
Бармакбаш: хикәятләр, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 29 б. – 5000 д.
Елантау: әкиятләр, маҗаралы хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 535 б. – 2000 д.
Урыннары җәннәттә булсын. – Казан: Рухият, 2007. – 992 б. – 1500 д.
Әсәрләр: 3 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 1750 д.
1 т.: сәнгатьчеләр һәм әдәбиятчылар турында мәкаләләр / кереш сүз авт. Ф.Хатыйпов. – 463 б.
2 т.: публицистик язмалар, сәяхәтнамәләр, дин һәм тормыш-яшәешебез турында мәкаләләр. – 432 б.
3 т.: публицистика, хикәяләр, пьесалар. – 431 б. (Рус телендә.)
Сайланма әсәрләр: 5 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 2000 д.
1 т.: тарихи шәхесләр, замандашлары турында сөйләкләр, фаҗигале язмалар. – 446 б.
2 т.: тарихи шәхесләр, замандашлары турында сөйләкләр, фаҗигале язмалар. – 367 б.
3 т.: кече күләмле сәхнә әсәрләре. – 399 б.
4 т.: Иреккә чыгасы уйлар: хикәяләр, тарихи әсәрләр. – 478 б.
5 т.: кыйссалар. – 400 б.

* * *
Великий мор. – Казань: Җыен, 2007. – 222 с. – 200 экз.

* * *
Дәүләт Н. Русия төркиләренең милли көрәш тарихы. – Казан: Милли китап, 1998. – 399 б. – 1000 д.
Коръән аятьләренең татарча мәгънәләре һәм аңлатмалары. – Казан: Мәгариф, 2000. – 576 б. – 10000 д.

* * *
Прости меня, мама!: грустная комедия / пер. с татар. Д.Медведенко. – М.: ВААП, 1981. – 73 с. – 22000 экз.
Сын – Журавль: сказки / пер. с татар. Э.Умерова. – М.: Малыш, 1983. – 24 с. – 150000 экз.
Не пророчество, а явь...: открытое письмо татарского писателя русскому поэту Валентину Устинову. – Казань: Милли китап, 1998. – 23 с. – 1000 экз.
Сююм-бике – царица Казанская: роман / пер. с татар. Р.Валиева. – Казань: АРТ, 2001. – 271 с. – 3000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Вәлиев М. Тукайлар рухы // Казан утлары. – 1990. – № 7. – 145–151 б.
Мингалим Р. Эш күрсәткән ирне ил онытмас // Шәһри Казан. – 1995. – 14 апр.
Рабит Батуллага – 60 яшь: альбом-буклет. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 30 б.
Батулла Р. Каләм яза, кәгазь түзә...: язучының куен дәфтәреннән // Казан утлары. – 1998. – № 3. – 84–110 б.
Морат Г. Савылсын бәгырь // Казан утлары. – 1998. – № 3. – 80–83 б.
Фәйзуллин Р. Бар шундый бер Батулла... // Р.Фәйзуллин. Сайланма әсәрләр. – 4 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 151–158 б.
Рахман Р. Сәнгать әсәре – нәрсәгә дә булса дәгъва // Мәгърифәт. – 1998. – 4 апр.
Нигъмәти И. Халкыбызның игелекле улы // Шәһри Казан. – 1998. – 10 апр.
Хисмәтулла Р. Аксакаллылык // Шәһри Казан. – 2003. – 21 март.
Шәрипов Р. Батулла дәресләре // Ватаным Татарстан. – 2003. – 18 апр.
Батулла Р. Без барыбыз да балачактан: истәлек // Татарстан яшьләре. – 2004. – 1 июль.
Вәлиев Р. Яшибез әле без... // Мәйдан. – 2004. – № 5. – 16–21 б.
Кәрами Р. Иҗатташларым // Казан утлары. – 2004. – № 9. – 163–167 б.
Шәрипов Р. Батулла дәресләре // Татарстан яшьләре. – 2006. – 30 март.
Хатипов Ф. Тарихта калган якты нур // Шәһри Казан. – 2006. – 31 март.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»