поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

БАТТАЛ ФӘНЗАМАН

Сатирик язучы Фәнзаман Баттал (Фәнзаман Сәетбаттал улы Сәетбатталов) 1939 елның 16 февралендә Татарстанның Минзәлә районы Үрсу авылында «халык дошманы», «кулак» һәм дин әһеленең улы буларак сайлау хокукларыннан мәхрүм ителгән, мал-мөлкәте кат-кат конфискацияләнеп, ике мәртәбә сөргендә булып кайткан крәстиян гаиләсендә дөньяга килә. Булачак әдипкә тугыз яшь тулган вакытта – 1948 елда – аның әтисен дә, әнисен дә кабат сөргенгә озаталар. Алар киткәч, болай да ач биш ятим баладан гына торган гаиләгә кызамык дигән авыру кереп, Фәнзаманның эне-сеңелләрен бер-бер артлы якты дөньядан алып китә. Тома ятим калган яшүсмер малай райондагы Хуҗәмәт балалар йортына китәргә мәҗбүр була һәм туган авылында башлаган укуын шунда дәвам иттерә. Сталин вафатыннан соң игълан ителгән амнистиягә эләгеп, өч-дүрт елдан әти-әнисе котылып кайткач, Фәнзаманнар гаиләсе Минзәләдә төпләнеп яши башлый. Фәнзаман шунда Вахитов исемендәге урта мәктәптә укып, 1957 елда аны тәмамлый. Мәктәптә уку елларында ук шигырьләре, кечкенә хикәяләре, мәкаләләре белән район газетасында һәм «Пионер» (хәзерге «Ялкын»), «Чаян» кебек республика матбугатында исеме күренә башлаган яшь каләм тибрәтүчене, үзе әйтмешли, «яшь тайны йөгәнләп колхоз эшенә алып киткән кебек», район газетасы редакциясенә эшкә йөгәнлиләр. Анда ул гаскәри хезмәткә алынганчы бер ел чамасы эшли, актив рәвештә төбәк һәм республика газеталарында языша. 1958–1960 елларда Украинаның Хмельницк, Житомир, Жмеринка шәһәрләрендәге артиллерия гаскәрләрендә хәрби хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң да Ф.Баттал берникадәр вакыт Минзәлә район газетасында эшләвен дәвам иттерә; берара, республика территориаль зоналарга бүленгән елларда, Минзәлә территориаль зонасында ВЛКСМ өлкә комитеты инструкторы вазифаларын да башкара. 1963 елда, зурайтылган районнар кабат бүлгәләнеп, Сарманда «Ленинчы» дигән төбәк газетасы чыга башлагач, яшь журналистны хатлар бүлеге мөдире итеп шунда җибәрәләр. Ел ярымнан ул янә Минзәлә район газетасына кире кайта. Казан дәүләт университетының журналистика факультетын читтән торып тәмамлагач (1961–1967), Ф.Батталны Башкортстанның Калтасы районында чыга торган «Таң» газетасына редактор итеп чакырып алалар. 1972–1983 елларда Фәнзаман Баттал Түбән Кама шәһәрендә яши, әүвәл халык депутатларының шәһәр советында бүлек башлыгы, аннары мәдәният һәм аттракционнар паркы директоры, күптиражлы газета редакторы булып эшли.

1984 елда Фәнзаман Баттал Казанга килеп төпләнә. Казаннан еракта яшәгәндә дә күпсанлы радиотапшырулары һәм радиорепортажлары аша исеме танылган журналистны Татарстан дәүләт радио һәм телевидение комитетына эшкә алалар. Анда дистә елга якын тапшырулар алып баргач, 1993–1997 елларда ул Татарстан китап нәшриятында редактор хезмәтендә була. 1997 елдан – профессионал язучы, фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Юмористик һәм сатирик хикәяләре, шигырьләре республика көндәлек матбугатында күп еллардан бирле өзлексез күренеп торуына карамастан, әдип иҗатының икенче бер мөһим тармагына – милли азатлык «исе сизелеп торган», совет режимына «сыешмаган» публицистикасына – матбугатта урын бирелмәде дияргә мөмкин. Бары тик узган гасырның сиксәненче еллар урталарында М.Горбачев игълан иткән үзгәртеп кору, хәбәрдарлык заманы килгәч кенә, әдипкә ирекле каләм белән иҗат итү һәм иҗат ителгәнне бастыру мөмкинлеге киңрәк ачыла. Туксанынчы еллар башыннан исә ул, моңарчы беркайда да басылмаган әсәрләрен һәм яңа язылганнарын бергә туплап, бер-бер артлы китаплар, томнар чыгарырга керешә. «Сакалыңа ут капса» (1990), «Безнең сурәт» (1993), «Гөнаһ шомлыгы» (1993), «Бака да бата» (1995), «Сигезенче оҗмах» (1999), «Юлын белгән адашмас» (2000), «Соңарган яз» (2001) исемле китаплары – шундыйлар җөмләсеннән. Аларда милли гамь белән яшәгән тугры сүзле, язучының сатирик каләмендә сурәтләнгән заман образы күз алдына килеп баса, татар халкының милли азатлык көрәшенә, иҗтимагый-сәяси вакыйгаларга нисбәттә автор кайнар төстә алга сөргән кыю фикерләр, тормыш-яшәешкә кагылышлы фәлсәфи уйланулар, фараз-гөманнар чагылыш таба. Ф.Батталның әсәрләре укучыга тиз барып җитә, яратып кабул ителә, юмор-сатира жанрында язганнары һәвәскәр һәм профессиональ сәнгатькәрләр тарафыннан сәхнәләрдә укыла.

Бала чагында михнәтләрне күп күргән әдип үз иҗатында яшь буынны тәрбияләү мәсьәләләренә дә зур игътибар бирә. Моннан илле-алтмыш еллар элек кенә безнең әти-бабаларыбыз, әни-әбиләребез – гомумән, өлкәннәр үз балаларын, оныкларын тәрбияләгәндә нинди гореф-гадәт кагыйдәләренә таянып эш иткәннәр, нинди гыйбрәтле кыйссалардан файдаланганнар, юлдан язуы ихтимал булган балага нинди җәза биргәннәр, аны нинди үгет-нәсихәтләр ярдәмендә дөрес юлга бастырганнар, – авторның менә шулар турында образлы, үтемле тел белән мавыктыргыч итеп язылган «Гомерлек мирас» исемле кулъязмасы да бар.

Фәнзаман Баттал милли хәрәкәтне җитәкләүче оешмалар, милли-иҗтимагый үзәкләр белән тыгыз элемтәдә тора, аларның эшләренә даими катнаша.

Ф.Баттал – 1991 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сакалыңа ут капса: көлкеле һәм сатирик хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 96 б. – 15000 д.
Безнең сурәт: публицистика, сатира һәм юмор әсәрләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 111 б. – 5000 д.
Гөнаһ шомлыгы: юмористик һәм сатирик хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 247 б. – 25000 д.
Бака да бата: юмористик һәм сатирик хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 159 б. – 10000 д.
Сигезенче оҗмах: сатира һәм юмор. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 351 б. – 2000 д.
Юлын белгән адашмас: публицистика һәм сәяси хикәяләр. – Казан: Идел-Пресс, 2000. – 367 б. – 3000 д.
Соңарган яз: лирик, юмористик һәм сатирик шигырьләр. – Казан: Матбугат йорты, 2001. – 160 б. – 1000 д.
Менә шулай яшә!: юмор-сатира, публицистика. – Казан: Идел-Пресс, 2008. – 384 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Вәлиев М. Тукайга тугры булып... // Казан утлары. – 1992. – № 4. – 166–174 б.
Вәли М. Сатира батыры // Казан утлары. – 1996. – № 4. – 182–185 б.
Маннапов Ш. Батмый торган Баттал // Казан утлары. – 1999. – № 2. – 125–126 б.
Сабыр Р. Алай түгел бит ул! // Аргамак. – 1999. – № 3. – 50–52 б.
Рахман Р. «Уңышлырак чорым алда әле...» // Юлдаш. – 1999. – № 6.
Вәли-Барҗылы М. Сүзе акның йөзе ак // Шәһри Казан. – 2001. – 12 окт.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»