(1906–1943)
Хикәяләр авторы һәм тәрҗемәче Кәшфи Басыйров (Кәшшаф Хәбир улы Басыйров) 1906 елның 17 апрелендә хәзерге Башкортстан Республикасының Бәләбәй районы Мәтәүбаш авылында туа. 1917–1921 елларда Бәләбәй шәһәрендәге алты еллык рус-татар мәктәбендә, 1922–1927 елларда Бәләбәй педагогия техникумында укый, аннары алты ел чамасы Дүртөйле (Башкортстан), Кукмара (Татарстан) төбәкләре авылларында һәм Казанда балалар укыта. 1934 елның көзеннән 1942 елга кадәр Татарстан дәүләт нәшриятының матур әдәбият бүлегендә корректор, техник редактор һәм тәрҗемәче булып эшли.
1942 елның гыйнварында К.Басыйров армиягә алына һәм 1943 елның 16 гыйнварында фашистларга каршы сугышта һәлак була.
Кәшфи Басыйров әдәбиятка хикәяче булып килә. Аның «Сәлимҗан», «Алар онытылмыйлар», «Авылда» исемле беренче хикәяләре 1925 елда басылып чыга. Аннан соң «Безнең юл» журналында «Минем сөюем» дигән шактый күләмле әсәре, утызынчы елларда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары»), «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналларында «Ликвидаторлар», «Секретарь», «Көзге юллар буйлап» исемле, нигездә, авылдагы күмәкләшү чоры вакыйгаларын тасвирлаган хикәяләре дөнья күрә. Соңыннан, 1958 елда, бу хикәяләр «Танышлар» исемле аерым җыентыкка тупланып яңадан басылып чыга.
К.Басыйровның әдәби тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге аеруча мактауга лаек. Кыска гына иҗат гомере эчендә ул татар теленә шактый гына матур әдәбият әсәрләре тәрҗемә итә. Алар арасында Ю.Лебединскийның «Неделя» («Бер атна», 1936), немец язучысы В.Бредельнең «Испытание» («Сыналу», Г.Хәбиб белән уртак тәрҗемә, 1936), М.Лермонтовның атаклы «Герой нашего времени» («Безнең заман герое», 1937), Н.Гогольнең мәшһүр «Мертвые души» («Үле җаннар», 1947) романнары, В.Короленко, А.Чехов һ.б. рус язучыларының проза әсәрләре бар.
Кәшфи Басыйровның аерым тәрҗемәләре (мәсәлән, Н.Гогольнең «Үле җаннар»ы) китап булып вафатыннан соң гына басылып чыга.
ТӨП БАСМА КИТАБЫ
Танышлар: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 115 б. – 5000 д.
* * *
Житков Б. Фил турында. – Казан: Татгосиздат, 1935. – 21 б. – 15000 д. («О слоне»)
Бредель В. Сыналу: роман. – Казан: Татгосиздат, 1936. – 363 б. – 10000 д. («Испытание»)
Лебединский Ю. Бер атна. – Казан: Татгосиздат, 1936. – 160 б. – 7000 д. («Неделя»)
Лермонтов М. Безнең заман герое. – Казан: Татгосиздат, 1937. – 215 б. – 10000 д. («Герой нашего времени»)
Катаев В. Мин – хезмәт халкы улы: повесть. – Казан: Татгосиздат, 1938. – 136 б. – 10000 д. («Я – сын трудового народа»)
Лермонтов М. Сайланма әсәрләр / тәрҗ. К.Басыйров, Ш.Маннур. – Казан: Татгосиздат, 1938. – 59 б. – 9000 д. («Избранные произведения»)
Паустовский К. Колхида. – Казан: Татгосиздат, 1938. – 127 б. – 10145 д. («Колхида»)
Житков Б. Фил турында. – Казан: Татгосиздат, 1939. – 20 б. – 4150 д. («О слоне»)
Серафимович А. Ут эчендә: хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1939. – 135 б. – 10000. («В огне»)
Шульц Д. Индеец малае Синопа. – Казан: Татгосиздат, 1939. – 80 б. – 10000 д. («Синопа – сын индейца»)
Байдуков Г. Котып аша Америкага. – Казан: Татгосиздат, 1940. – 32 б. – 10000 д. («В Америку через Северный полюс»)
Чехов А. Хикәяләр / тәрҗ. И.Гази, К.Басыйров, Г.Бикбулатов, А.Камский. – Казан: Татгосиздат, 1940. – 202 б. – 10075 д. («Рассказы»)
Водовозов Н. Миклухо-Маклай. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 174 б. – 5070 д.
Ильин М. Кичә һәм бүген: Ватан турында хикәяләр / тәрҗ. К.Басыйров, Х.Гафаров. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 23 б. – 5000 д. («Вчера и сегодня»)
Короленко В. Елга шаяра. – Казан: Татгосиздат, 1946. – 40 б. – 11157 д. («Река играет»)
Гоголь Н. Үле җаннар: поэма. – Казан: Татгосиздат, 1947. – 296 б. – 10000 д. («Мертвые души»)
Лермонтов М. Безнең заман герое. – 2 басма. – Казан: Татгосиздат, 1951. – 167 б. – 7065 д. («Герой нашего времени»)
Гоголь Н. Үле җаннар. – 2 басма. – Казан: Таткнигоиздат, 1953. – 267 б. – 10000 д. («Мертвые души»)
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Кәшфи Басыйров / төз. С.Шакир. Алар сафта. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 93–94 б.
Гыйззәтуллин Н. Язучы истәлегенә // Казан утлары. – 1966. – № 4. – 145–147 б.
Шәйхисламов З. Язучы Кәшфи Басыйров фонды турында // З.Шәйхисламов. Язучы биографиясенә яңа материаллар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 81–87 б.