|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Балакаем (Бәширә Насыйрова)Зифа Нагаева көе һәм сүзләре Хат-хәбәрен юк бу ара,
Эшләрең күптер, мөгаен,
Хәл белешеп китәргә дә
Чыкмый тора микән җае?!
Хафалардан, хаталардан,
Сакла баламны, Ходаем!
Хәвеф-хәтәр адым саен,
Гомер юлың матур булсын,
Шатлык белән тулып торсын,
Йөрәк маем, балакаем!
Бала салган кайгы гына
Бар кайгыдан авыр, диләр.
Буй җиткәч тә, бала һаман
Бала булып калыр, диләр.
Хафалардан, хаталардан,
Сакла баламны, Ходаем!
Хәвеф-хәтәр адым саен,
Гомер юлың матур булсын,
Шатлык белән тулып торсын,
Йөрәк маем, балакаем!
Адашмаска далаларда,
Без кирәкбез балаларга.
Мәрхәмәтле бул син, язмыш,
Без үстергән балаларга.
Хафалардан, хаталардан,
Сакла баламны, Ходаем!
Хәвеф-хәтәр адым саен,
Гомер юлың матур булсын,
Шатлык белән тулып торсын,
Йөрәк маем, балакаем! |
Иң күп укылган
|