|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.БАКЫРГАНИ СӨЛӘЙМАН«Бакырган китабы» — татар туфрагында тумаса да, кулъязма килеш борынгыдан укылып килгән мәшһүр китап. Аны XII йөздә Урта Азиядә яшәгән Сөләйман дигән суфи шагыйрь төзегән. Ул үзе Бохара янындагы Бакыргани кышлагында туа, гомеренең күп өлешен шунда үткәрә һәм 1186 елда вафат була. «Бакыргани» кушаматы һәм китабының исеме дә шуннан килә. Бу кешенең халык телендә шулай ук «Хәким ата» (укымышлы, хикмәтле кеше) дип тә аталып йөрүе мәгълүм. Әлеге җыентыгына ул үз шигырьләреннән тыш шул чордагы башка суфи шагыйрьләрнең дә әсәрләрен урнаштырган. Иҗатының тел һәм жанр үзенчәлекләре төрки әдәбиятның халык поэтикасы традицияләренә бай. Бакыргани шигырьләре үзләренең эмоциональ-экспрессив яңгырашы белән аерылып тора.
|
Иң күп укылган
|