поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

БАКИРОВ ГОСМАН

(1896–1982)

Балалар язучысы һәм мәгариф эшлеклесе Госман Фәтхулла улы Бакиров 1896 елның 12 мартында хәзерге Татарстан Республикасының Арча районы Югары Курса авылында урта хәлле игенче гаиләсендә туа. Җиде яшендә аны туган авылындагы җәдит мәдрәсәсенә укырга бирәләр. Күренекле татар мәгърифәтчесе Габденнасыйр Курсави (1776–1812) салдырган һәм тирә-якта алдынгы уку йортларыннан саналган бу сигезьеллык мәдрәсәне тәмамлагач, уналты яшьлек Госман үзенең мөгаллимлек хезмәтен башлап җибәрә: башта күршедәге Симет, аннары Сарай Чокырча авылларында өч ел буе башлангыч мәктәптә балалар укыта. 1915 елда аны солдат хезмәтенә алып, фронтка – ут эченә озаталар. Ул Украинада Австрия-Венгрия гаскәрләренә каршы сугышларда, аерым алганда, Тернополь шәһәрен азат итүдә катнаша, ләкин 1916 елда, үзе хезмәт иткән хәрби берәмлек белән чолганышта калып, дошман кулына әсир төшә һәм 1918 елга кадәр Австриядәге Дебрецен шәһәрендә хәрби тоткын булып яши.

Ватанына кире әйләнеп кайткач, инде большевиклар хакимияте тудырган яңа шартларда, Г.Бакиров яңадан үзенең яраткан эшен – укытучылык хезмәтен дәвам иттерә: 1918–1922 елларда Сарай Чокырча һәм туган авылы Югары Курсада яңача үзгәртеп корылган совет мәктәпләрендә укыта. Ләкин яңача укыту өчен элекке мөгаллимлек тәҗрибәсе генә җитмәвен сизеп, белемен арттыру нияте белән ул 1923 елда Казанга килә һәм Г.Тукай исемендәге балалар йортына укытучы-тәрбияче булып эшкә урнаша, бер үк вакытта кичке Җир төзү техникумында укый. Шул елларда ул ныклап торып әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә башлый, балалар өчен тәрбияви характердагы хикәяләрен яза, Казанда пионерлар оешмасы төзү һәм аларның матбугат басмасы «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасын оештыру эшләрендә якыннан катнаша, шул газета битләрендә үзенең беренче хикәяләрен, очеркларын, мәкаләләрен бастыра.

1924 елда Г.Бакиров Көнчыгыш педагогия институтының кичке бүлегендә укый башлый. 1927–1929 елларда Татарстан Мәгариф комиссариатында инспектор, ә 1929 елдан 1935 елга кадәр «Мәгариф» журналының җаваплы сәркәтибе булып эшли. Бу елларда аның журналистик һәм әдәби иҗат эше дә бермә-бер активлаша: балалар сәхнәсе өчен «Беренче җиңү» (1928), «Яшәсен яшьләр» (1934), «Безнең рапорт» (1935), «Сафа балалары» (1936) исемле пьесалары языла, «Урак өсте» (1930) дигән хикәяләр җыентыгы басылып чыга, көндәлек матбугатта мәктәп һәм педагогикага кагылышлы дистәләрчә очерклары, мәкаләләре дөнья күрә; Татарстан дәүләт нәшриятында дәреслек китаплары һәм методик кулланмаларның кулъязмаларын басмага әзерләүдә якыннан катнаша.

1942 елда Г.Бакиров үзе теләп фронтка китә, башта орудие командиры сыйфатында, аннары «Ватан намусы өчен» исемле фронт газетасының хәбәрчесе буларак, сугышның ахырынача алгы сызыкта була. Украина, Польша, Чехословакия җирләрен, шул җөмләдән үз гомерендә икенче тапкыр (Беренче бөтендөнья сугышы вакытында һәм хәзер бу сугышта) Украинадагы Тернополь шәһәрен азат итүдә, Берлинны алу операцияләрендә катнаша; сугыш кырында күрсәткән батырлыклары һәм хәрби хезмәт нәтиҗәләре өчен Кызыл Йолдыз, II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң Г.Бакиров – яңадан Татарстан китап нәшриятында: 1945 елдан алып 1956 елга хәтле нәшриятның дәреслекләр бастыру редакциясенә мөдирлек итә. Әдәби иҗаты да тематик яктан баеп, сәнгатьчәлек юнәлешендә үсә бара. Аның «Партизан малай» (1952), «Классташлар» (1954), «Укытучым» (1963), «Утлы тегермән» (1965), «Бормалы юллар» (1982) повестьлары , «Мыеклы бикә», «Кадерле бүләк» кебек мәктәпкәчә яшьтәге балаларга адресланган китаплары сугыштан соңгы татар балалар әдәбияты хәзинәсендә лаеклы урын алып тора.

Госман Бакиров гомеренең соңгы көннәренә кадәр (ул 1982 елның 12 мартында Казанда вафат була) актив иҗат итә һәм җәмәгать тормышы белән яши. 1966 елда, җитмеш яше тулу уңае белән, аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Г.Бакиров – 1955 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сиртмәле кое: хикәяләр. – Казан: Татгосиздат, 1949. – 60 б. – 5065 д.
Сугышчы көндәлегеннән: хикәя. – Казан: Татгосиздат, 1949. – 108 б. – 5065 д.
Партизан малай: повесть. – Казан: Таткнигоиздат, 1953. – 130 б. – 10000 д.
Классташлар: хикәя. – Казан: Таткнигоиздат, 1955. – 98 б. – 10000 д.
Укытучым: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 60 б. – 13000 д.
Пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 66 б. – 6000 д.
Утлы тегермән: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 80 б. – 15000 д.
Укытучы апам: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 168 б. – 15000 д.
Бормалы юллар: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 224 б. – 7000 д.

* * *
Моя учительница: повести и рассказы / пер. с татар. Л.Файзуллиной. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1975. – 79 с. – 10000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Шәрифуллин Ф. Укытучы, журналист, язучы // Сов. мәктәбе. – 1966. – № 3. – 61 б.
Тәрҗеманов Җ. Язучы Госман Бакировка 80 яшь // Ялкын. – 1976. – № 3. – 7 б.
Сабиров С. Балаларның йөз яшьлек дусты // Сабантуй. – 1996. – 13 март.
Хәкимов С. Госман абыйны искә алганда // Шәһри Казан. – 1996. – 15 март.
Әгъләм М. Безнең балачакның олпат әдибе // Мәдәни җомга. – 1996. – 15 март.
Маннапов Ш. Ул ике гасырны тоташтыра // Казан утлары. – 1996. – № 3. – 185–186 б.

 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»