поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

БАДЫЙКШАН ЛОКМАН

Хәзерге олы буын язучыларыннан проза әсәрләре авторы Локман Әхмәтхан улы Бадыйкшан 1919 елда Татарстан Республикасының Әлмәт районы үзәге Әлмәт авылында (хәзер шәһәр) крәстиян гаиләсендә дөньяга килә. Бала чагыннан ук әдәбиятка, халык авыз иҗатына, җырга-моңга һәм матбугатка гашыйк булып үсә. Аның каләм тибрәтә башлавы да шул яшүсмер елларына туры килә. 1934 елда Норлат районы газетасына әдәби кушымта итеп чыгарылган «Күтәрелеш» дигән җыентыкта аның «Сөтле комган» исемле беренче басма хикәясе дөнья күрә.

Авылда җидееллык мәктәпне (ТБУМ) тәмамлагач, киләчәктә югары уку йортында белем алуны күздә тотып, унбиш яшьлек Локман 1935 елда Казанга юл тота һәм Казан химия-технология институтының рабфагына укырга керә. Гомуми белемнәрне үзләштерү өстенә ул заман рабфакларында аерым гуманитар фән буларак татар теле һәм әдәбияты да эзлекле тәртиптә укытылган. Бадыйкшанның әлеге рабфакта татар теле һәм әдәбияты укытучысы язучы Нәкый Исәнбәт була. Бу да егетнең әдәби иҗатка омтылу хыялларына ялкын өстәп җибәрә. Ул дәртләнеп-илһамланып яза башлый. 1938 елда «Туган ил» исемле альманахта «Дуслар» дигән хикәясе урнаштырыла. Гомумән, сугыш алды елларында «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы һәм «Пионер каләме» (хәзерге «Ялкын») журналы битләрендә яшь авторның сигезләп хикәясе басылып чыга, шактый гына язмалары Татарстан радиосы аша балалар-яшүсмерләр өчен әдәби тапшыруларда яңгырый.

1937–1939 елларда Л.Бадыйкшан Казан укытучылар институтында белем ала. Институтны тәмамлагач, аны рәсми юллама белән Татарстанның Сарман районы Иске Минзәләбаш авылы мәктәбенә тел-әдәбият укытучысы итеп билгелиләр. Күп тә үтми, ул янәдән Казанга – «Яшь ленинчы» газетасы редакциясенә эшкә чакырып алына, аннары Л.Бадыйкшанны, гаскәри хезмәт мөддәте җитеп, Ерак Көнчыгышка – хәрби флотта хезмәт итәргә җибәрәләр.

Ерак Көнчыгыш Хәрби диңгез флотында Л.Бадыйкшан җиде елдан артык хезмәт итә. Хәрби хезмәт шартларында да ул каләмен кулыннан төшерми, матрослар тормышын һәм хезмәтен яктырткан язмаларын Хабаровск шәһәрендә татар телендә чыга торган «Тревога» исемле гаскәри газетага даими җибәреп тора. Аның «Матрос бирелми» дигән бер хикәясе Казанда «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында да басылып чыга (1944, № 11–12).

Инде сугышлар тәмамланып, демобилизация, туган якларга кайту турында хыялланып йөргән бер мәлдә Л.Бадыйкшан кинәт кенә уена да китермәгән коточкыч язмышка тап була: 1947 елның 10 мартында аны, Советка каршы нахак гамәлләрдә гаепләп, кулга алалар һәм, совет җинаятьләр кодексының яманаты чыккан 58 нче маддәсе нигезендә хөкем итеп, ун елга Колымага – «хезмәт белән төзәтү» лагерена озаталар. Монда ул Сталин концлагереның бөтен гаделсезлекләрен күреп, кол хезмәтенең барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татый. Бары алты ел газап чиккәннән соң гына, Сталинның шәхес культы фаш ителеп, Хрущев «җепшеклеге» заманында, ягъни 1953 елда, аңа туган якка кайту насыйп була.

Гомум алганда, Л.Бадыйкшанның әдәби иҗат багажы артык зур түгел. 1959 елда Татарстан китап нәшриятында «Атау кызы» исеме белән җиде хикәя һәм җиде әкиятне үз эченә алган бер җыентыгы һәм 1971 елда биш хикәясе тупланган «Атау егете» дип аталган икенче китабы басылып чыга. Урта һәм олы яшьтәге балаларга адресланган бу китаплардагы хикәяләрнең күпчелеге диңгезчеләр тормышын чагылдыруы, диңгез романтикасын тасвирлавы белән игътибарга лаеклы. Әкиятләре исә халык иҗатындагы төрле тарихи легендалар сюжетына нигезләнеп язылганнар.

Үткән гасырның туксанынчы елларында Л.Бадыйкшан прозаның күләмлерәк жанрларында да көчен сынап карый. «Казан утлары» журналының 1994 елгы 5–6 нчы саннарында әдипнең совет концлагерьларына бәйле автобиографик истәлекләр нигезендә язылган «Мөртәд» исемле романы һәм 2001 елда «Мирас» журналының 7–8 нче саннарында «Колымадан кайткач» дигән күләмле әсәре басылып чыга. Әлегә бу әсәрләр аерым китап рәвешендә нәшер ителмәгәннәр.

Л.Бадыйкшан – 1998 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Атау кызы: хикәяләр, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 126 б. – 7000 д.
Атау егете: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 96 б. – 8000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Камалов Б. Диңгезче әдип // Мирас. – 2001. – № 3. – 29–35 б.
Гыйззәтуллин Р. Атау егете // Мирас. – 2002. – № 12. – 64–65 б.
Гыйззәтуллин Р. Тәмугны күргән агай // Мәдәни җомга. – 2004. – 10 дек.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»