поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

БАҺАУТДИНОВ ФЛЕР

Флер Нуретдин улы Баһаутдинов 1958 ел-ның 10 гыйнварында Татарстанның Мөслим районы Иске Вәрәш авылында күп балалы колхозчы гаиләсендә туа. Флерга бер яшь тулганчы ук гаилә туендыручысыз кала. Флер Мөслим урта мәктәбен бик яхшы билгеләренә тәмамлый. Җиденче сыйныфта укыганда каләм тибрәтә башлый. Аның мәктәп тормышын яктырткан мәкаләләре Мөслимдә чыгучы «Авыл утлары» газетасында дөнья күрә. Ул мәктәпнең стена газетасы редакторы була.

Урта мәктәптән соң Ф.Баһаутдинов Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә һәм аны 1980 елда уңышлы тәмамлый. Шул елдан үзенең язмышын Татарстанның прокуратура органнары белән бәйли. Ун ел буе республика прокуратурасында тикшерүче, аннары аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче булып эшли. Унбер ел республиканың төрле шәһәрләрендә (Казан, Әлмәт) прокурор, республика прокурорының урынбасары вазифаларын башкара. 2002 елдан Флер Баһаутдинов Татарстан Республикасы Президенты Аппаратында эшли. 2004 елдан ул – Татарстан Республикасының Конституция суды судьясы.

Ф.Баһаутдинов 1994 елда кандидатлык, ә 2004 елда докторлык диссертацияләрен яклый, «юридик фәннәр докторы» дигән гыйльми дәрәҗә ала. 1997 елда «Татарстан Республикасының атказанган юристы» дигән шәрәфле исемгә лаек була.

1982 елдан Ф.Баһаутдиновның мәкаләләре Минзәлә район матбугатында, ә 1984 елдан республика газета-журналларында күренә башлый. Мәкаләләрдә гаделлек сагында торучы прокуратура, тикшерүче һөнәрләренең әһәмияте ассызыклана. Ул эчкечелеккә каршы көрәшне яктырткан «Наступление на зло продолжается» китабы авторларының берсе.

Элеккеге НКВД архивларына үтеп керү мөмкинлегеннән файдаланып, Ф.Баһаутдинов Сталин репрессиясе елларында зыян күргән (драматург Фәтхи Бурнаш, республика прокуроры Гыймаз Баһаутдинов һ.б.) республиканың иҗат интеллигенциясе, җитәкче урыннарда эшләүчеләрнең язмышы турында күләмле мәкаләләр бастыра. Әлеге әһәмиятле тема аның 1990 елда басылган «По закону 1934 года» китабында дәвам итә.
1992 елда чыккан «Короткая жизнь длинного рубля» китабы да Ф.Баһаутдиновның һөнәре, җиңел юл белән акча эшләүчеләргә каршы көрәш белән бәйле.

«Общество – право – собственность», «Обеспечения имущественных прав личности при расследовании преступлений» китаплары бер үк вакытта публицистик һәм фәнни дәреслек характерында.

1996 елда язучының «Общество – право – собственность» китабы Әлмәт шәһәре хакимиятенең Р.Төхвәтуллин исемендәге премиясенә лаек дип табыла һәм Мәскәүдә узган И.И.Карнец исемендәге яшь галим-юрист-лар бәйгесендә авторга җиңү алып килә.

Ф.Баһаутдинов – 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

По закону 1934 года: очерки. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1990. – 135 с. – 15000 экз.
Короткая жизнь длинного рубля: сатирические заметки. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1992. – 118 с. – 5000 экз.
Общество – право – собственность: публицистика. – Казань: Магариф, 1995. – 119 с. – 1000 экз.
Обеспечение имущественных прав личности при расследовании преступлений: популярная правовая публицистика. – Москва: Юрлитинформ, 2002. – 280 с. – 5000 экз.
Человек. Закон. Оружие: актуальные проблемы законного и незаконного оборота оружия / соавт. А.Ширкин. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2008. – 239 с. – 1000 экз.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»