|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.АЙМӘТ РӘМИСШагыйрь Рәмис Аймәт (Рәмис Кыям улы Аймәтев) 1968 елның 4 октябрендә Татарстанның Чүпрәле районы Мунчали (Мунчалы) авылында колхозчы гаиләсендә туа. Бала чактан ук хисчән булып, табигать манзараларына сокланып, тормыш ямен җаны белән тоеп, сихри өмет-хыялларга, шигырьгә-җырга табынып үсә. Урта мәктәпне тәмамлагач та, ул, күңел дөньясы ихтыяҗына буйсынып, 1986 елда Казанга килә һәм Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында ук шигъри иҗат белән ныклап шөгыльләнә башлый, көндәлек матбугатта беренче шигырьләрен бастыра. «Казан утлары», «Идел» кебек абруйлы журналларда шигъри цикллары дөнья күреп, зур өмет уяткан каләм иясе буларак әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә тарта. Яшь шагыйрьнең 2000 елда «Шомырт салкыннары» исемле беренче җыентыгы басылып чыга һәм көндәлек матбугатта югары бәя ала (Лена Шагыйрьҗан, Рафаэль Мостафин, Флера Гыйззәтуллина мәкаләләре).
|
Иң күп укылган
|