|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. АЙМӘТ РӘМИСШагыйрь Рәмис Аймәт (Рәмис Кыям улы Аймәтев) 1968 елның 4 октябрендә Татарстанның Чүпрәле районы Мунчали (Мунчалы) авылында колхозчы гаиләсендә туа. Бала чактан ук хисчән булып, табигать манзараларына сокланып, тормыш ямен җаны белән тоеп, сихри өмет-хыялларга, шигырьгә-җырга табынып үсә. Урта мәктәпне тәмамлагач та, ул, күңел дөньясы ихтыяҗына буйсынып, 1986 елда Казанга килә һәм Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Студент елларында ук шигъри иҗат белән ныклап шөгыльләнә башлый, көндәлек матбугатта беренче шигырьләрен бастыра. «Казан утлары», «Идел» кебек абруйлы журналларда шигъри цикллары дөнья күреп, зур өмет уяткан каләм иясе буларак әдәби җәмәгатьчелекнең игътибарын үзенә тарта. Яшь шагыйрьнең 2000 елда «Шомырт салкыннары» исемле беренче җыентыгы басылып чыга һәм көндәлек матбугатта югары бәя ала (Лена Шагыйрьҗан, Рафаэль Мостафин, Флера Гыйззәтуллина мәкаләләре). |
Иң күп укылган
|