|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Ай, җаный, суларда (Сөмбел Билалова)Татар халык җыры
Әйдә, иркәм, алып барам
Чишмәләргә, суларга;
Чишмәләрдән су алганда
Су чәчрәтеп уйнарга.
Ай, җаный, суларда ла
Су чәчрәтеп уйнарга.
Өй эчләренә керәсең,
Гөлләргә үреләсең;
Гөлгә карыйм, сиңа карыйм —
Син матур күренәсең.
Ай, җаный, күз нурым,
Син матур күренәсең.
Атлар җиктем мин чанасыз,
Чыгып киттем чарасыз;
Күрер күзгә зур да түгел,
Чибәрлеккә чамасыз.
Ай, җаный, күз нурым, —
Чибәрлеккә чамасыз.
Абау, бәгърем, керфегең,
Бирче миңа бөртеген;
Бик еракларга китәм ич,
Төсең итеп йөртермен.
Ай, җаный, керфегең,
Төсең итеп йөртермен. |
Иң күп укылган
|