поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

АТНАБАЕВ ӘНГАМ

(1928-2011)

Әнгам Атнабаев 1928 елның 23 февралендә Тәтешле районының Күрдем авылында туган. Атасы Касыйм сугыш яланында ятып калган. Мәрзия апа кулында җиде бала торып кала. Аларның иң зурысы Әнгам була.

Күрдемдә 7 еллык мәктәпне тәмамлый. Атнабаев Казанга барып, Казан педагогика институтына укырга керә. Укып кайткач, Аксәет авылы мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли башлый. Мәктәп аның җитәкчелегендә нинди генә кичәләр, ярышлар оештырмый. Кайда гына катнашса да, дипломнар, алдынгы урыннар яулый. Ул матур шигъри дәресләр үткәрә. Укучылар аны Һади Такташка охшата.

1950 елда Ә.Атнабаев Уфага килеп, «Кызыл таң» редакциясендә эшли башлый.

1958 елда Әнгам Атнабаевның «Йөрәк белән сөйләшү» дигән беренче шигырь җыентыгы дөнья күрә. Алга таба язучының дистәләгән китаплары бер-бер артлы чыгып кына тора.

Әнгам Атнабаев милли әдәбиятыбызга бай рухи мирас калдырды. Күбрәк талантлы шагыйрь булып танылса да, оста драматург буларак та үзен ача алды ул. Аның дистәдән артык пьесалары Башкортстан һәм Татарстан театрларында сәхнәләштерелде. Кайбер тамашалар әле дә байтак театрлар репертуарыннан төшми. Уфа дәүләт «Нур» татар театры 80 еллык юбилеена туры китереп, Әнгам Атнабаевның «Игезәкләр» пьесасын сәхнәгә куйды.

Әнгам Атнабаев, зур талант иясе булу өстенә, үз халкының сөекле һәм тугры улы да иде. Башкортстанда татарча язу һәм үз әсәрләреңне сәхнәләрдән ана телендә уку хупланмаган элекке елларда да Әнгам Атнабаев бары тик татар телендә генә иҗат итте һәм шигырьләрен дә фәкать татар телендә генә яңгыратты. Үзенчә бер каһарманлык билгесе булды бу.

ҖИТМЕШ ЯШЬ УЛ НИШЛӘП КАРТ БУЛСЫН

Каләмдәш дуска ачык хат

Әнгам! Менә син шаулы һәм тынгысыз гомереңнең «Җитмеш» дигән биеклегенә дә аяк бастың. Бу биеклек, үзең беләсең, метрлар, километрлар белән үлчәнми. Шагыйрь өчен аны үлчәү берәмлеге башкача. Ул — иҗат. Синең иҗат тавың ераклардан күренеп ята. Бу тауга илткән юлларың, беләм, асфальт түшәлгән кебек такыр да, шома да түгел. Ничек кенә булса да, хәзер алар артта.

Яшь чагында адәм баласы, гадәттә, үткәненә борылып карап торырга бик яратмый, чөнки моңа вакыты юк, аны күбрәк хәзергесе кызыксындыра. Ул киләчәгенә омтыла, тизрәк максатына җитәргә ашыга. Ә безнең исә вакытыбыз күп. Әйдә, булмаса, бергәләп балачагыңа, егет булып йөргән елларыңа — юлбашыңа барып килик. Ничек кенә авырлыкта үтсә дә, ул чаклар барыбер күңелгә якын, сагындыра.

Ул елларның кара кайгысы да
Зәңгәр томан белән буялган.
Шулай түгелмени!

Әнә бәрәкәтле җиребезнең ылыслы урманнары, чияле таулары арасында Тәтешле төбәгендә Күрдем дигән зур авыл ята. Матур табигатьле матур авыл Күрдем! Шушы туган авылың турында син соңыннан:

Мин Күрдемдә ифрат күпне күрдем,
Яшел җирне, зәңгәр күк йөзен,
Көндез — кояш, Төндә айны күрдем,
Тәлгәш-тәлгәш йолдыз теземен, —
дип язачаксың.

Әйе, шушы авыл җире, шушы авыл һавасы сине шагыйрь иткән. Үзең әйтмешли: Шагыйрьләр бит авылларда туа, Калаларга китеп үләләр.

Сиңа әле авылны калдырып, калага китәр вакыт җитмәгән. Иртә, бик иртә әле. Сине авыл зур дөньяда үз юлыңны табарлык итеп, адашмаслык итеп колагыңнан тартып үстерергә, җил-давылларга бирешмәслек итеп чыныктырырга, утны-суны үтәрлек итеп чүкергә тиеш. һәм ул шулай эшли дә. Сугыш еллары... Аннан соңгы кытлык еллары... Әтиең Касыйм Ленинград фронтында батырларча һәлак булган. Әниең Мәрзия кулында — алты бала. Син гаиләдәге ир балаларның иң өлкәне. Кечкенә туганнарыңны аякка бастырып кеше итү бурычы — синең җилкәдә. Син колхоз эшенә ат кебек җигелгәнсең. Язларын капчык асып элеватордан симәнә ташу... сабан сөрү... җир тырмату... Бу вакытлар да соңыннан синең «Юллар өзелгән вакыт» дигән драмаңа килеп керәчәк. Ә ул чакта... Ул чакта эш өчен түләү юк—трудодень генә бар. Аның белән җан асрап буламыни? Ярый әле синең тагын да бер һөнәрең табыла.

Ул заманнарда һәрбер идарәдә, һәрбер конторда, һәрбер «кызыл почмак»та мотлак Сталин сурәте эленеп торырга тиеш иде. Башың икәү булмаса, элми кара! Әмма ул кадәр сурәтне каян табып бетермәк кирәк? Рәсем төшерергә сәләтең барлыкны сизеп, колхоз рәисе, бригадирлар, ферма мөдирләре сиңа Сталин портретына заказ бирәләр, һәрбер портрет өчен ике-өч кушуч он да килеп тора. Хәтсез күп еллардан соң шушы вакыйгаларны көлеп сөйләгәнең истә калган.

— Мине ачлыктан Сталин коткарып калды! — дигән идең син шаярып.

Син «художник» кына түгел, сиңа шигырь җене кагылган. Шундый ук шигырь җене кагылган яшьтәшләрең белән бергәләп «Яшь иҗатчы» дигән кулъязма журнал чыгарасыз, «иҗади конференцияләр» уздырасыз. «Конференцияләр» мотлак сукыр лампа яктысында мунчада бара. Ә тышта кечкенә малайлар, агач мылтык тотып, сакка баскан. Менә шундый конспирация! Бу берләшмәнең даны, конспирациягә карамыйча, тирә-якларга да таралып өлгергән, күрәсең, аның утырышларына күрше Ямады авылыннан булачак әдәбиятчы галим һәм булачак Татарстанның халык шагыйре агалы-энеле Нил һәм Илдар Юзеевлар, аларның дуслары да йөри башлый. Өч ел эчендә «Яшь иҗатчы»ның йөздән ашу саны «дөнья күрә». Менә шул инде шигъриятеңнең беренче мәктәбе!

Ә икенче мәктәп... Хәер, бу хакта үзеңнең язганнарыңны исеңә төшерәм: «Мин Уфага Казан аша килдем. Казан миңа зур әдәби мәктәп булды. Анда Сибгат Хәким, Гази Кашшаф, Мирсәй Әмир, Гомәр Бәширов, Әнвәр Давыдов, Шәрәф Мөдәррис кебек күренекле әдипләр белән танышуга, еш кына очрашырга, үземнең әле өлгереп җитмәгән шигырьләремне укып, киңәшләр алырга туры килде...»

Сине Уфада күргәндә, тәмам өлгереп җиткән, әйтергә үз сүзе булган һәм шул сүзен үзенчә әйтә белгән шагыйрь идең инде. Очрашуыбыз, мин Сахалиннан хезмәт итеп кайткач, 1953 елның көзендә «Кызыл Таң» редакциясендә булды. Син анда ниндидер бүлектә әдәби хезмәткәр булып эшләп йөри идең. Менә шул вакытлардан башланган дуслык әле дә дәвам итә. Бу дуслыкның аяз көннәре дә, сирәк-мирәк кояшыбызны болытлар каплаган чаклар да булгалады. Әмма дуслык кояшы барыбер болытлардан югары булып чыкты. Шунысына шөкер итик.

«Мәктәп» дип авыз ачканда, күп шагыйрьләр өчен иң зур мәктәп булган Хәсән Туфан турында әйтми китү язык булыр. Әйе, 1958 елдан башлап аның белән аралашу синең иҗатыңа да тәэсир итми калмады. Шигырь колачын син аннан эстафета итеп алдың. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела. Остазыңның фотосурәте язу өстәлең каршысында-гы китап шкафында юкка гына тормый бит. Шагыйрь синең һәр язган шигыреңне тыңлап, һәрбер сүзеңне энә күзеннән үткәреп утырадыр кебек. Әйе, син Хәсән Туфанны, аның алтын иҗатын гомерең буе ихтирам иттең. Бу ихтирам бер яклы гына булмады. Исеңдәме, синең илле яшең тулган көннәрдә ул сиңа шундый котлау җибәргән иде:

Бабичка хас юмористик нур бар,
Әнгам, синең көләчлегеңдә.
Такташтагы нәфис тирәнлек бар,
Төгәллек бар шигъри телеңдә.
Сизәм, энем, синең хәлләреңне:
— Уза икән еллар, — дисеңдер. —
Иллеләрнең теге якларында
Ничек икән юллар? — дисеңдер.
Тик сер итеп сиңа гына әйтәм:
Син, Атнабай, һич тә каушама,
Иң тәүфыйклы, иң саваплы иҗат
Алтмышларга җиткәч башлана.

Хәсән Туфанның фатыйхасы, Әнгам дус, иҗат юлларында һәрчак озатып йөрде. Шул юлларда кадаган тәүге маягың 1958 елда чыккан «Йөрәк белән сөйләшү» дигән җыентыгың булды. Бу китап чыгу белән матбугатта зур бәя алды. Йөрәк белән сөйләшеп, акыл белән киңәшеп, күңел белән серләшеп язылган шигырьләреңне укучылар шунда ук яраттылар, аларны ятладылар, блокнотларына күчерделәр, сәхнәләрдән сөйләделәр һәм мәҗлесләргә алып керделәр.

Моннан соң синең күп китапларың чыкты. Аларның һәрберсе якты маяк булды, бәхетле язмышка тарыды. Аларның шулай булуында һичбер сер юк. Син үзеңнең уку-чыларыңның — замандашларыңның кичерешләрен, уй-тойгыларын, хыялларын гади итеп, аңлаешлы итеп, йөрәкләренә үтерлек итеп әйтеп бирә белдең. Шулай инде, чын шигърият Олимп югарылыгыннан аска карап түгел, укучыны үз тиңе күреп, сердәш итеп сөйләшүне хуп күрә. Үзең дә бу хакта шулайрак әйткән идең:

Замандашым!
Сине җырга салып,
Җырым белән сиңа эндәшәм.
Үзебезчә, гади генә итеп,
Синең белән «син» дип сөйләшәм.

Әнә шулай сөйләшкәнгә дә сине укыган укучылар, сине тыңлаган тамашачылар белән мөнәсәбәтең «син дә мин» булды.

Мин синең байтак шигырьләреңә хас тагын да бер сыйфатны, үзенчәлекне телгә алмакчымын. Ул юмор. Дөрес, ул «Мин монда!» дип йөзгә бәреп, кычкырып тормый да кебек, әмма табигый рәвештә шигырь тукымасына аерылгысыз булып кергән була. Нечкә юмор, дияр идем мин аны. Синең шигырьләреңдәге шул юмор укучыны күпмедер дәрәҗәдә дөньяга шат карарга ярдәм иткәндер, авырлыкларны җиңел кичерергә сәбәпче булгандыр, авыр минутларын җиңелләштергәндер. Син үзең дә башыңа төшкән авырлыкларга юмор призмасы аша карадың. Хәтереңдәме, моннан утыз елдан ашу элегрәк Яңавыл якларында әдәби атналыклар үткәреп йөргәндә, ниндидер бер авыл клубында, исеме инде хәтердә юк, син шигырь укып трибунадан төшкәч, йөрәгең тотып егылдың. Хәлең бик авыр иде, Әнгам. Бер каләмдәшебез, аягыңны капшап:

- Суына башлаган. Үлем тубыгына кадәр килеп җиткән. Булмас бу, мал булмас! — дип күрәзәлек иткән иде.

Без сине менә шундый «мал булмас» хәлдә больницага озаттык. Ә син анда хәзер инде киң билгеле булган «Үлем килгәч» дигән шигыреңне яздың. Аннан соң «Төш» дигән шигырең туды:

Мин беркөнне кинәт үлеп киттем,
Шундый рәхәт, шундый күңелле.
Үле гәүдәм тере чәчкәләргә,
Мактауларга, данга күмелде...
Менә шулай үлем белән дә шаярдың син, Әнгам!

Шаяру — җитди иҗатның органик бер өлеше ул. Синең иҗат — аның чагылышы. Зур күтәрдең син: ил язмышы, гади кешеләр язмышы белән яшәдең. Заманында халык күңеленнән аерылып, аның аңы өстендә хакимлек иткән идеология колына да, аның ялчысына да әйләнмәдең. Халык иңрәгәндә, кайсыбер каләмдәшләребез кебек, барабаннар какмадың, быргылар да кычкыртмадың. Күпләр партиягә керүне үзләренә зур файда итеп санаганда, синең моңа артык исең китмәде, «партиясез шагыйрь» булып, мыек астыннан көлеп, үзеңчә яшәвеңне, үзеңчә язуыңны белдең. Күпме генә тырышсалар да, кызыл күзлек кидерә алмадылар сиңа. Шуңа күрә дә шәрә чынбарлык синең күз алдыңа бөтен катлаулыгы, чияләнгән төеннәре белән килеп басты. Аеруча соңгы елларда, базар икътисады тормышыбызга арты белән килеп кергән чорда язылган шигырьләрең моның ачык мисалы. Ирексездән синең иҗатыңа яңа интонацияләр өстәлде. Әченү катыш язылган шигырьләрең күбәйде, Әнгам! Ә шулай да элекке Әнгам үзен сиздерә, аның усал теле кире күренешләрне ничегрәк тә өтеп ала әле. Заман шаукымына бирелеп, «иптәш» сүзен оныткан, төчеләнеп «әфәнде» дип кыланып йөргәннәргә әнә нинди үтергеч сүзләр тапкансың:

Тупас әйтсәм, элеккеге дуслар,
Товаришлар гаеп итмәсләр.
Әфәндесен әфәнделәндек тә,
Күттә ыштан юк бит, иптәшләр!

Мин синең шигъри иҗатыңа гына тукталдым. Ә бит бөтенләй икенче Атнабай бар — ул драматург. Син 1959 елда Башкортостан театры сәхнәләренә «Ул кайтты» дигән драма белән шаулап килеп кергән идең. Аннан соң әллә күпме пьесалар иҗат иттең. «Ана хөкеме», «Законлы никах белән», «Шоңкар», «Мәхәббәт турында җыр», «Игезәкләр», «Юллар өзелгән вакыт», «Ут», «Балакайларым» һәм башкалар. Хәтереңдәдер, һәрберсен язу белән, рюмкалар белән антрактлар ясап, Мияссәр Басыйровка, Рафаэль Сафинга, Рәми Гариповка һәм миңа укый торган идең. һәр пьесаның беренче тыңлаучылары шулай һәрвакыт без булдык. Ә тамашачыга килгәндә, сәхнәдә куелган һәр әсәрең алар өчен зур бер вакыйгага әйләнә торган иде. «Балакайларым» республика театрларында озак еллар барды. Шуңа «һәнәк» журналында шаярып:

Драмтеатр гастрольгә
Атнабайсыз атламай,
Чөнки аның иң яраткан
«Балакае» Атнабай, —
дип язып та чыккан идем.

Гастроль дигәннән, без синең белән шигырь кичәләре үткәреп, Башкортостанның күп районнарында, авылларында йөрдек. Шунда мин халыкның сине ничек ихтирам иткәнен күп тапкырлар күрдем. Ул ихтирам властьлар тарафыннан рәсми рәвештә «Халык шагыйре» дигән исем белән кәгазьгә беркетеп куелды. Шагыйрь өчен шуннан да бәхетлерәк язмыш кирәкмидер ул!

Менә үткәннәргә сәяхәт ясаганнан соң, бүгенгегә кире кайтып җиттек бугай. Кичәге яшь, көләч трибун Атнабай урынына янымда мыеклары агарган, чәчләренә чал кунган, тәү карауга артык басынкы булып күренгән җитди Атнабай басып тора. Ша-лишь, брат! Мине алдый алмассың! Яхшы беләм мин сине. Шуңа да рамкага утыруыңа тамчы да ышанмыйм. Әнә, минем сүзне җөпләгәндәй, күзләреңдә яшьлек очкыны ялтлап китте. Картлык дигән нәрсә кайдадыр посты. Әйдә, утыра бирсен ул шунда. Син аны яныңда йөрттермичәрәк тор, Әнгам.

Моннан кырык ел элек «утыз яшь ул нишләп карт булсын», дип язып син артык ашыккансың. Ул юлларны самый язар чак әле бүген килде. Чынлап та, үзеңне әле шулай матур сизгәндә җитмеш яшь ул нишләп карт булсын!


Марат Кәримов.
24 февраль, 1998 ел.
"Мәйдан", 2004, декабрь. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»