поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

АРСЛАНОВА РУШАНИЯ

Рушания Зиннәтулла кызы Арсланова-Айбәдуллова — татар шагыйрәсе. Ул 1935 елның 5 июлендә Кече Чынлы авылында туа. Рушанияләрнең нәсел төбенә карасаң, авыл өчен шактый зыялы һәм эшчән буыннар булуына игьтибар итми мөмкин түгел. Әтисе Зиннәтуллалар ягыннан нәселдәгеләр — авылда тегермән тотучы кара байлар, хезмәт итеп үз тормышларын югары дәрәҗәгә ирештергән булсалар, әнисе Җәмилә абыстай ягындагы Мөхәммәдша бабасы ак байлар дан исәпләнеп, мәчет тотып, авылда мәгърифәт таратучылардан булганнар. Соңрак Рушания бу бабасы турында мондый истәлеген яза:

Бабам Мөхәммәдша, Шәкүр баба
Булган алар ике ахирәт.
Китапларны алтын — көмешләрдән
Өстен күргән ике хәзрәт.
Туган авыл, туган як тарихын
Шәкүр баба язып калдырган,
Шәҗәрәләр төзегән, буыннарн ы
Эзләп табып ерак гасырдан.
Ерак мәмләкәтләр туфрагына
Сәфәр кылып бабам Мөхәммәдша,
Китапларны зур хәзинә санап
Шәрык илләреннән алып кайта...

Әтисе Зиннәтулла авылларда утызынчы еллар зилзиләләренә кушылып китеп, үзгәрешләргә актив караш белдереп, колхозлар оештыруда катнаша, беренчеләрдән булып авылда механизатор һөнәрен үзләштерә, көнне-төнне белмичә колхоз ашлыгын суктыра, сугыштан соңгы елларда берара колхоз рәисе булып та эшли.

БИОГРАФИЯСЕ

Җәмилә абыстай заманына күрә бик тә укымышлы, мәгрифәтле була. Алар гаиәсендә бер малай, биш кыз үсә. Әниләре балаларында дөньяны танып белүдә гаять тә йогынтылы чара булган китаплар аша тәрбия чаралары кулланган. Рушаниянең истәлекләренә караганда, алар авыр сугыш елларында ачлы-туклы тормышны кичергәндә, сукыр лампа яктысында “Кыйссаи Йосыф” китабын укып юанганнар. Әнисе ярдәменда Рушания биш яшеннән хәреф танырга өйрәнүе турында сөйли. Күрәсең, аның күңеленә шигъриятькә мәхәббәт тә шигъри җанлы әнисе аша күчкәндер.

Әмма, кыз балага тормыш бик тә авыр сынаулар китереп чыгара. 1948 елда авыл мәктәбенең 5 сыйныфында укыган елларында чаңгыда шуганда күпер тавыннан төшеп, каты егыла һәм умыртка сөяген зарарарлый. Ул ике ел буена Ульяновскида хастаханә койкасында ятарга мәҗбүр була.Җидееллык белемне урын өстендә үзләштерергә туры килә аңа. Сәламәтлеге беркүпме җайлашкач, култык таягы ярдәмендә, сабый баладай, кабат йөрергә өйрәнә.

Алтмышынчы еллар башында Зиннәтуллалар гаиләсе Казанга күчеп яши башлыйлар. Рушаниянең яшь организмы имгәнүдән савыга.Ул Казанда статистика нәшриятында хезмәткәр вазыйфаларын башкара һәм бер үк вакытта эшче яшьләрнең кичке мәктәбендә укып, урта белем ала. Аннары Казан Дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. Тормышка чыга. Аны Лаеш районына эшкә җибәрәләр. Ләкин язмыш аңа тагын авыр сынавын кабатлый: Казанга кайтып барганда машиналары авариягә очрый, әйләнеп капланган “УАЗ” машинасында аның өстенә авыр йөкләр коела, кешеләр ава, Рушания кабат имгәнеп, кабат еллар буена урын өстенә кадаклана. Тормыш иптәше Сәмигулла ярдәме белән дөньяда яшәрлек төрнәкләнеп, ике култык таягы белән кабат йөрергә өйрәнеп, аннан коляскада йөри башлый. Әмма ул төшенкелеккә бирешми, тормышта үз урынын табарга омтылып яши...

Рушания Арсланова бала чагыннан ук шигьрият белән мавыга башлый. Бу мавыгу университетта уку елларында, монда булган әдәби мохит, курсташлары, булачак шагыйрьләр, язучылар, журналистлар— Клара Булатова, Гәрәй Рәхим, Җәүдәт Дәрзаман, Александр Филипповлар һ.б лар белән аралашу, бәхәсләр — аңарда язу күәсен арттыра баралар. Кызның язганнары вакытлы матбугат битләрендә күренә башлый, аны өметле каләм әһелләре арасында исәплиләр.Аның иҗаты активлаша бара. Шунысы да игьтибарга лаек: Рушания гаять тә кешелекле һәм ярдәмчел җанлы. Ул үзе кебек бәлагә таручыларга карата аеруча игътибарлы. Бу форсаттан аның хәзер күренекле әдип булып үсүгә ирешкән Фәнис Яруллинга карата булган мөнәсәбәтен генә искә алу урынлы булыр. Соңрак Фәниснең тормыш юлдашы булу җаваплылыгын өстенә алган Нурсөя белән бергә уку чорында, алар урын өстенә кадакланган Фәис Яруллинны рухи яктан тәрбияләү белән шактый эш башкаралар, шагыйрьгә Казан университетында белем алуга дәрт тудыралар һәм бу эшне уңышлы башкарып чыгуга ярдәм итәләр. Еллар буе авыр сынауга дучар булган, урын өстендә калып, рухын сындырмас өчен Рушания яшьлек омтылышларын кабат исенә ала. Ул бу хакта болай ди: “ Күңелем сынды, төшенкелеккә бирелдем, инде торалмам, дигән чакларымда шигърият миңа юл күрсәтте, яшәргә, аякка басарга көч бирде. Язмышым җырларымда, ә җырларымда исә минем ачы да, гыйбрәтле дә язмышым.” Бу турыда аның бер шигырьендә болай язылган:

Җырларымда - яшнәү, җырларымда - күкрәү,
Җырларымда - заман тавышы.
Җырларымда - кайту, җырларымда китү,
Җырларымда - гомер агышым.

Гадәттә, авыр тормыш сынауларына, гариплеккә, чикләнгәнлеккә бирешмичә, язмыш тарафыннан рәнҗетелгән булуларына карамастан рухи бөтенлекне саклап, замандашларына югары пафослы сүзләр, фикерләр җиткерү сәләтенә ия кешеләрне Корчагиннар-Островскилар токымыннан, дип атау гадәте бар, безнең горур татар халкының да үз Корчагиннары—Фәнис Яруллиннары, Гакил Сәгыйровлары бар. Рушания Арсланованың язган шигырьләрен укыгач һәм андагы фикер тирәнлегенә игътибар иткәч, бу каләм иясен дә шушы олы, сынмас рухлы шәхесләр үрнәгендә яши диясе килә. Үзе шундый халәттә булуына карамастан, Рушания әле ана булу мәртәбәсен дә кичергән, улын үстереп, өйләндереп, хәзер әби булу бәхетенә ирешкән; картайган әти-әнисен карап, аларның изге догаларын, хәер-фатихаларын алып калган. Әтисе 76 яштә, әнисе 91 яшькә җиткәнче гомер кичерәләр.

Без әле үзебезнең кемлегебезгә игътибар итә белмибез шул, кешеләргә тиешле бәя бирү югарылыгын үзләштерә алмыйбыз. Тормыш тарафыннан кыерсытылган дистәләрчә шундый кешеләрне тыштан гына җәлләгән булып күренеп, аларның рухи дөньяларына күңел күзебезне юнәлтерлек сәләткә ирешмәгәнбез. Карасаң, андыйларның рухи ныклыгы каршында арысландай тышкы кыяфәткә ия булган “рухи гарипләргә” үрнәк алыр урын бар... Мондый шәхесләр үзләренең эчке дөньялары гүзәллеге белән, кешеләргә карата күңелләрендә мәхәббәт саклауга сәләтле булулары белән, яшәешнең гүзәллеген аңлап, аны башкаларга да җиткерергә омтылулары белән, теге—бәндәләргә борыны аша карап, үзләрен “Мин кем икән?” дип, масаеп йөрүче “рухи гарипләргә” караганда бәхетлерәк.
Китаплары

Әйткән сүзләре күп булып, әле әйтердәйләре тагын да күбрәк булган мондый шәхесләр өчен без яшәгән бу чор гаять тә уңайсызлыклар тудыра. Дәүләт тарафыннан яклаудан мохтаҗ булган каләм әһелләренең гаять күп асыл фикерләре ишетелергә тиешле урынга ирешмичә, саргаеп, шәхси архивларында яталар. Күрәсең, дәүләт үзе халыкларның рухиятсезлегеннән зарланса да, үзендәге әгъзаларның рухын үстерү чыганагы булган акыллы сүзләр тупламасын—китапларны дөняга чыгару өчен чыгымнар тотуны үз кулына алмый. Рушания Арсланованың язган әсәрләре дә торгынлыкка дучар ителгән. Аның 2004 елның көзендә басылып чыккан “Моңнар бүләк итәм” исемле җыентыгы да әлегә киң масса укучыларга барып ирешмәгән.


www.tt.wikipedia.org
 

Шигырьләр

Язмыш, диләр

Язмыш, диләр, белмим язмыштырмы,
Какты, сукты, этеп йөретте.
Юлга чыксам арттан бәреп екты,
Үтерергә, ахры, кереште.
Китабымны кулдан тартып алды,
Мәктәбемнән мине аерды.
Кайгы дигән нәрсә бөтенләйгә
Кара болыт булып куерды.
Бирешмәдем, барыбер торып бастым.
Язмышны мин үзем алдадым.
Калдырдым да аны бик еракта,
Үзем һаман алга атладым.

Вакыт соң инде

Без синең белән төнге урамда,
Вакыт соң инде,
Беркем юк анда.
Карт өрәңгеләр йокыга талган,
Сүзсез үтәбез
Алар яныннан.
Вакыт соң инде, ә юллар һаман
Чакыралар безне
Гел алга табан.
Диңгездәй ташый хисләр күңелдә,
Бәхет касәсе
Тулып түгелә...
Сүнде еракта таң йолдызы да,
Энҗе нур сибеп
Янды, янды да.
Борчылмыйм аңа, сүнсен йолдызлар,
Күңелем күгендә
Сүнмәс йолдыз бар.

Ялгыз яфрак

Бер агачта ялгыз эленеп калган
Яфрак күрдем,
Кипкән, куырылган.
Әллә кая талпынгандай була,
Купкан кебек була урыныннан.
Ул яшел дә,
Ул сары да түгел,
Төссезләнгән ямьсез яфрак.
Әллә кая талпынгандай итеп
Һаман шулай тора калтырап.
Их, аны да
Ялгыз калдырганчы
Вакытында җилләр өзсәче.
Вакытында иптәшләре белән
Бизәк булып җиргә төшсәче!

Туган як озата бара

Тәрәзәдән карап барам,
Үрелеп юллар кала.
Берсен-берсе куышкандай,
Урманнар, кырлар кала.
Хәтфә итәкләрен җәйгән
Мәһабәт таулар кала.
Йөзләрен кояшка куйган
Инешләр, күлләр кала.
Яшел яулык белән битен
Каплаган өйләр кала.
Туфрагында эзем саклап,
Яп-якын җирләр кала...
Поезд чаба. Тәгәрмәчләр
Җыр тарата аланга.
Шундый күңелле юл җырын
Кем өйрәткән аларга?!
Йомшак урындык өстендә
Тибрәлеп барам шулай.
Туган як та поезд белән
Бергәләп чаба бугай.

Мин төшемдә тагын сине күрдем

Мин төшемдә тагын сине күрдем,
Килеп утырдың да яныма:
– Кайтыр идем, Рушаниям, – дидең, –
Сине күргән тәүге языма.
– Әйдә соң, – дим, үзем көләм, имеш, –
Яушыйккамы, Каменкагамы?
"Чаршау" күлмәгемне генә киям,
Син ярата идең бит аны.
Күзләремә тутырып карадың да:
– Буталдым мин, – дидең, – буталдым.
Сизми калдым, Рушан, күрми калдым,
Югалттым мин сине, югалттым.
Тагын көләм, имеш: – Алтынбаем,
Җүләр уйлар йөртмә башыңда.
Менә бит мин чаршау күлмәгемнән,
Басып торам синең каршыңда.
Күтәрелдең, китим әле, дисең,
Сине күргән тәүге языма.
Гөнаһларны җуеп, хаталарны куеп,
Кайтыйм әле, дисең, яныңа.
Бик еракта ишетелде тагын
"Рушаниям..." дигән тавышың.
Бар да бетте, бар да юкка чыкты,
Калды бары йөрәк сагышым.

Мәңгелектә кичерелмәс

Бар халыкны – яшьне, картны,
Ай, туйдырды бу ызгыш.
Шартлау, тетрәү, булды соң бу
Нинди бетмәгән сугыш?
Җирнең битен йомшак сыйпап,
Әйдәгез, иген игик.
Халыкларны дөньякүләм
Тыныч тормышка өндик.
Рәнҗемәсен җир-әнкәбез,
Яраламыйк без аны.
Безгә җан биргән җир бит ул,
Аның да бит бар җаны.
Сыкранып аваз сала ул,
Ишетегез, кешеләр!
Мәңгелеккә кичерелмәс
Кара, гөнаһлы эшләр.

Таң атканда

Төн пәрдәсен саклык белән генә
Җыештырып алды "Көнтуды".
Чык сулары белән битен юган
Чәчәкләрне үпте таң нуры.
Тал-тирәкләр, уяныгыз, диеп,
Исеп куйды йомшак җилләр дә.
Тәрәзәләр таң нурларын җыеп,
Алып керде барлык өйләргә.
Сәлам юллап авыл иртәсенә
Әтәчләре җырлап җибәрде.
Каз бәбкәсе авыз итмәк булып
Йолкып алды чыклы чирәмне.
Чыклы чирәмнәрдә ялан тәпи
Мин дә йөргән идем берзаман.
Кояш күккә менеп киткәнче, дип,
Озак чаптым офыкка табан...
Балачагым, хәзер минем белән
Таңны каршылаган син түгел.
Кояш белән очрашамын, диеп,
Офыкка да чапмыйм мин бүген.
Яшьлек тә бит инде ерак калган,
Әйтерсең лә, гомер агымсу.
Таңнар шул ук – якты,
Таңнар шул ук – алсу,
Таңнар шул ук – моңсу, ямансу. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»