|
«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.
Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал.
Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган.
АНТИВИРУС
Күп вакытта без компьютер белән кешене чагыштырырга яратабыз. Имеш, электрон машина кеше истә калдырмаслык мәгълүматны хәтерендә тота, секунд эчендә төрле операцияләр башкара. Компьютер кеше кебек авырып китәргә дә мөмкин икән.
Интернет челтәрендәге вируслар турында һәрдаим ишетеп торабыз. Кайбер электрон зәхмәтләр бөтен илне, хәтта бөтен дөньяны аякка бастыра. Каян килеп чыга соң алар? Аларны кешеләр уйлап таба. Әйе, әйе, аптырамагыз. Программалаучылар шулай «көч сынаша». Берәүләре вирусларны эшләп чыгара. Икенчеләре, шуңа дәва эзләп, антивируслар булдыра.
Вирус — шул ук программа ул. Тик ул без теләгән әйберне эшләми, ә төрле «сюрпризлар» китереп чыгара. Кайвакыт бу сюрпризлар шактый гына чыгымнарга сәбәпче була. Әйтик, теге яки бу вирус тулаем бер оешманың компьютерларын эштән чыгарган очракта. Гадәттә, вируслар интернет челтәре аша, дисклар һәм дискеталар ярдәмендә күчә. Дустыңа электрон почта җибәргәндә аның вируслы икәнен белмисең дә. Ә ул аны кабул итә һәм үз программаларын эштән чыгара. Әлбәттә, операцион системаны, ягъни Windows,ны яңадан урнаштырсаң, вируслар юкка чыга.
Антивирус — шулай ук программа. Бүгенге көнне иң популярлары: «Касперский», «Dr.Web». Бу программаларның максаты —вирусларга каршы тору. Алар аны эзләп табарга, юк итәргә, дәваларга, үзгәртергә мөмкин. Антивирусның үз базасы була. Анда билгеле булган вируслар исемлеге җыелып бара. Теләгән очракта базаны интернеттан тулыландырырга мөмкин. Вируслар саны көннән-көн арта бара дигән идек бит. Һәр антивирусның интернетта сайтын табарга була. Һәрберебезнең өебездә дарулар янчыгы бар. Авырый калсак, шуннан кирәклесен сайлап алабыз. Компьютерны дәвалау өчен, күп «дару» кирәкми. Бары тик яхшы антивирус-программа кирәк. Дөрес, компьютерыгыз аннан башка да эшләячәк. Тик вирус эләктерсәгез, үз-үзегезгә үпкәләгез. Моны бигрәк тә интернет белән файдаланучылар истән чыгармасын иде.
|
|