|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Җан ярам (Зө-ләй-лә)Йөрәгемә якын кеше булып бөтен барлыгымны биләдең.
Күк капусын ачып кергән идем.
Айда дигәч, айга менгән идем.
Үзең дәштең, үзең дәштең миңа,
Үзең дәштең – үзең килмәдең.
Үзең дәштең, үзең дәштең миңа,
Үзең дәштең – үзең килмәдең.
Көндезләрен шәм яндырып эзлим,
Төннәремдә айга ялварам.
Давыллардан йолып, упкыннарга аткан
Төзәлмәслек минем җан ярам.
Давыллардан йолып, упкыннарга аткан
Мәңге төзәлмәслек җан ярам.
Ай янында якты йолдыз булып,
Зөhрә йолдыз булып син янсаң,
Хисләремнән ефәк баскыч үреп,
Синең янга мин дә менәр идем,
Яннарыңда, яннарыңда миңа,
Яннарыңда урын таба алсаң.
Яннарыңда, яннарыңда миңа,
Яннарыңда урын таба алсаң.
Көндезләрен шәм яндырып эзлим,
Төннәремдә айга ялварам.
Давыллардан йолып, упкыннарга аткан
Төзәлмәслек минем җан ярам.
Давыллардан йолып, упкыннарга аткан
Мәңге төзәлмәслек җан ярам. |
Иң күп укылган
|