|
Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.
ҖАМАНАКЛЫ КӘРИМ
(1905—1965)
Шагыйрь, әдәбият белгече һәм фольклор галиме Кәрим Җаманаклы (Кәрим Рәшид улы Рәшидов) 1905 елның 21 январенда элекке Таврия губернасының Кизләү өязе (хәзерге Кырым өлкәсенең Евпатория районы) Җаманак авылында йөземче гаиләсендә дөньяга килә. Революциягә кадәр дүрт сыйныфлы авыл мәктәбендә башлангыч белем ала, аннары, Кырымда Совет власте урнашкач, Симферополь педагогия техникумында һәм 1929—1934 елларда Симферополь педагогия институтында укый. Институтның тарих-филология факультетын уңышлы тәмамлаганнан соң, аны шунда аспирантурага калдыралар. 1937 елда ул Кырым татар әдәбияты классигы Хөсәен Шамил Туктаргазыйга багышланган хезмәте нигезендә Казан дәүләт университетында диссертация яклый һәм филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.
1935—1941 елларда Кәрим Җаманаклы әдәбият-тикшеренү институтында әдәбият һәм фольклор секторы мөдире булып эшли, югары уку йортында укыта. Аның бу еллар арасында басылып чыккан гыйльми хезмәтләреннән «Әдәбият һәм әдәбиятны өйрәнү терминнары», «Шагыйрь Гомәр Ипчи», «Әйтешләр һәм бию җырлары», «Хикәятләр» исемле китапларын һәм аерым язучыларның иҗатларына караган күләмле мәкаләләрен күрсәтеп үтәргә мөмкин.
Шагыйрь буларак, Кәрим Җаманаклының исeме көндәлек матбугатта (Кырымда татар телендә чыккан «Яңа дөнья», «Яшь куәт» газеталарында, «Иләри» («Элгәре») исемле журналда) 1924 елдан күренә башлый. 1927 елда әдипнең Бакчасарай шәһәрендә «Азатлык җырлары» исемле беренче шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Аннан «Балаларга Ленин хакында» (1939), «Ана җырлары» (1940) дип аталган шигъри китаплары дөнья күрә. Бөек Ватан сугышы башлану белән Кәрим Җаманаклы фронтка китә һәм 1941—1942 елларда фашист илбасарларына каршы сугыш хәрәкәтлрендә катнаша, фронт газеталарында патриотик рухтагы шигырьләрен, очерларын бастыра.
1944 елда СССР Югары белем министрлыгы Кәрим Җаманаклыны Сәмәрканд педагогия институтына рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы доценты итеп эшкә җибәрә. 1945 елда Кәрим Җаманаклы Татарстанга күчеп килә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр (ул 1965 елның 1 августында вафат булды) Алабуга дәүләт педагогия институтының рус һәм чит ил әдәбияты кафедрасы мөдире булып эшли. Бу чорда әдип, педагоглык хезмәтеннән тыш, актив рәвештә гыйльми һәм әдәби иҗат эшен дә дәвам иттерә: «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналында даими языша, герой шагыйрь Муса Җәлил иҗатын өйрәнеп, аның турында монография бастыра, «Лирик шигырьләр» исемле китабын дөньяга чыгара. Аның шулай ук Г. Тукай, Г. Ибраһимов иҗатларына багышланган күләмле хезмәтләре бар.
1978 елда Ташкентта әдипнең сайланма шигъри әсәрләре тупланган «Дусларыма» дигән яңа җыентыгы басылып чыкты.
Кәрим Җаманаклы 1934 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
|
|