|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.АЛМАЗОВ ҖӘВАДАЛМАЗОВ Җәвад Диндар улы (1916, Казан губ-сы, Чистай өязе Чиртуш а. — 23.3.1979, Ташкент ш.), тел галиме, текстолог, археограф. Смоленскта пед. ин-т тәмамлый (1939). 1934-42 елларда Ташкентта халык мәгарифе белгечләренең квалификациясен күтәрү ин-тында рус теле укыта. Бер үк вакытта Ташкенттагы Шәрекъ кулъязмаларын өйрәнү ин-тында белем ала. 1943 тә Үзбәкстан ССРның халык мәгариф комиссариаты каршындагы методик бюро директоры, 1944-46 да Ташкент фин.-экон. техникумы директоры. Экстерн рәвешендә Ташкент юридик мәктәбен тәмамлый. 1947 дән алып Сәмәрканд пед. ин-тында, 1948-53 тә Узбәк ун-тында, 1953-55 тә Хорәзм пед. ин-тында, 1958-61 дә Казан ун-тында укыта. Төп хезмәте — Кол Галинең "Кый-сса-и Йосыф" поэмасын өйрәнү (поэманың 17 вариантын чагыштырып, аның критик текстын төзи һәм аны рус теленә тәрҗемә итә). 1960 елда Мәскәүдә 25 нче халыкара шәркыятче галимнәр конгрессында "Кый-сса-и Йосыф — болгар-татар ядкаре" ("Кысса-и Юсуф — булгаро-татарский па-мятник") дигән доклад белән чыгыш ясый. Бүгенге укучыга 20 йөз башы татар шагыйрәсе Г.Сәмитова иҗатын ача, аның шигъри җыентыгын басмага әзерли (1965). 1961 елдан Ташкентта яшәп эшләде. Әд.: Әхмәтҗанов М. Галим һәм шагыйрь Җәвад Алмаз // Мирас. 1996. N 12. |
Иң күп укылган
|