|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.АЛЛАҺИЯР СУФИАЛЛАҺИЯР СУФИ (1616, кайбер чыганакларда—1630 тирәсе, Үзбәкстанның хәзерге Кәттәкурган шәһәре янында булган Минкаль дигән төбәк—1713, кайбер чыганакларда—1723, Искәндәрия ш.( Мисыр), суфи шагыйрь. Төрки һәм фарсы телендә язган. Таҗетдин Ялчыголның "Рисаләи Газизә" (1795) китабында һәм К.Насыйриның шуңа таянып язган "Мәҗмугыль-әхбар" ("Хәбәрләр җыелмасы", 1859) әсәрендә бәян ителгән риваяти мәгълүматларга караганда, А.С.Бохара шәһәрендә яшәп иҗат иткән. Ата-бабаларының төп чыгышы Идел буеннан дип уйланыла. Олыгайган яшьтә А.С. хаҗ сәфәренә чыга, барышлый Идел буенда, Казанда, Болгарда була, кардәш-туганнары б-н күрешә. Әмма ул Мәккәгә барып җитә алмый, Искәндәрия шәһәрендә вафат була. Төп әсәрләре: "Сөбател-гаҗизин" ("Гаҗизләргә терәк", нәшере К., 1802), "Морадел-гарифин" ("Укымышлыларның максаты", нәшере М., 1858), "Мәсләкел-мөттәкыйн" ("Тәкъвалар юлы", нәшере К., 1899), "Мәхзәнел мотыйгыйн" ("Күндәмнәрнең хәзинәсе"). Нигездә суфичылык рухында, Алла гыйшкына мәдхияләр җырлау максаты б-н язылган бу әсәрләрдә социаль мотивлар, шәхес иреге, рухи азатлык идеяләре дә яңгыраш таба. "Сөбател-гаҗизин" поэмасы исә, шигъри бизәкләре, эмоциональ тәэсирлелеге аркасында, 19 йөз татар поэзиясенә үрнәк булып хезмәт итә, 40тан артык басмасы дөнья күрә. А.С. Әсәрләре күп кенә татар язучыларының иҗатына сизелерлек йогынты ясый. Мәс., татар галиме һәм язучысы Таҗетдин Ялчыгол "Сөбател-гаҗизин" әсәренә шәрехләр язып, "Рисаләи Газизә" китабын иҗат итә. Шул исемдә ул мөстәкыйль әсәр буларак халык арасында киң таралыш таба. 19 йөз һәм 20 йөз башы аралыгында әсәрләрнең һәр икесе татар мәктәп һәм мәдрәсәләрендә төрки телдән ярдәмлек сыйфатында файдаланылган.
|
Иң күп укылган
|