|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.АЛКАЕВА-ЧҮПРӘЛЕ МӘХБҮБӘАЛКАЕВА-ЧҮПРӘЛЕ Мәхбүбә (19 йөзнең 2 нче яртысы), шагыйрә. Тумышы б-н Сембер губ. Түбән Чүпрәле авылыннан дип уйланыла. Вәлиулла Алкаев-Чүпрәленең туган сеңлесе. Шигырьләре халык арасында кулъязма нөсхәләрдә таралган, күбесе югалган. Үз заманында экспромт шигырьләр остасы булып танылган. Иҗаты да, тәрҗемәи хәле дә аз өйрәнелгән. Бер шигыренең фрагменты 1925 елда Г.Рәхим һәм Г.Гобәйдуллин тарафыннан матбугатта игълан ителә. Әд.: Газиз Г, Рәхим Г. Татар әдәбияты тарихы: Феодализм дәвере. К., 1925.
|
Иң күп укылган
|