поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

АЛИШИНА ХӘНИСӘ

Хәнисә Җәүдәт кызы Алишина 1953 елның 29 маенда Төмән шәһәрендә туып үсә. Аның бала чагы, үсмер еллары рус мохите белән бәйле. Биредә ул рус телендә урта мәктәпне, педучилище, аннары Төмән дәүләт университетының тарих, соңрак филология факультетын тәмамлый. Педагогик хезмәтенең башлануы өлкәнең татар авылларына, татар мәктәпләренә руслашу йогынтысы кергән елларга туры килә. Үзе эшләгән мәктәбенең аянычлы хәлен, руслашып барган халык язмышын уйлап, борчылып, Хәнисә халкыбызны рухи торгынлыктан уяту һәм чыгару юлларын эзли башлый. Туган телне саклап калу, иң күркәм традицияләрне яңарту, аларны үстерү, дөрес тарихын өйрәнү турында вакытлы матбугат битләрендә күләмле публицистик мәкаләләрен, очеркларын бастыра. «Себер татарларының теле, мәдәнияте, проблемалары», «Себер җирендә татар халкы», «Себер татарларының милли азатлык хәрәкәте һәм тел проблемалары» һ.б. язмаларда аның дөньяга карашы, иҗат принциплары ачыла. Казан университетында аспирантлык еллары, Татарстан Фәннәр академиясендә эшләп алу, аннары Төмән дәүләт университетында фәнни-педагогик эшчәнлеге аңарда чын галим, зур белгеч сыйфатлары тәрбияли. Хәнисә Алишина 1992 елда «Төмән өлкәсенең көньягында яшәүче Себер татарлары сөйләме» темасына кандидатлык диссертациясен уңышлы яклый. 1993 елда Төмән дәүләт университетында беренче татар бүлеген ачып, татар телен, Себер татарларының тарихын фәнни өйрәнү буенча катлаулы эшкә керешә. 1994 елда «Себер татарлары сөйләменең тубыл-иртеш диалекты» исемендә беренче зур фәнни хезмәте дөнья күрә. «Себер татарларының ономастикасын тарихи-лингвистик тикшерү» темасына ул 1999 елда докторлык диссертациясен яклый. Соңгы унбиш ел эчендә университетта бүлеккә 200 дән артык укучы кабул ителеп, бүлек инде үзенең ун чыгарылышын бирә.

Профессор Х.Алишинаның фәнни-иҗади эзләнүләре күпкырлы. Ул 95 фәнни, 187 фәнни-популяр мәкалә, 7 монография, 4 укыту өчен кулланма-ярдәмлек чыгара. Төмән шәһәренең Кырынкүл бистәсе урамнарына галим-фольклорчы Хәмит Ярми, шагыйрь Булат Сөләйманов исемнәрен куйдыруда үзеннән зур өлеш кертә. Ул Якуб Зәнкиевнең беренче библиографы була, «Луноликая красавица Сузге» китабын чыгара, «Ялкында өтелгән мәхәббәт» романын русчага тәрҗемә итеп бастыра. Ике телнең үзенчәлекләрен нечкә белгән Хәнисә үзен оста тәрҗемәче һәм үткен телле публицист итеп таныта. 2005 елда аның «Татары земли сибирской» («Себер җирендә татарлар») исемле китабы басылып чыга һәм киң җәмәгатьчелектә кызыксыну уята. Милләт язмышы – Хәнисә Алишинаның яшәү принцибы. Үзенең алдагы иҗат планнарын ул туган халкы язмышы белән бәйле төстә күзаллый.

Х.Алишина – 2007 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Боль моя и радость – язык сибирских татар: сборник статей. – Тюмень: Софтдизайн, 1994.
Тоболо-иртышский диалект языка сибирских татар: монография. – Казань: КГПИ, 1994. – 119 с. – 1000 экз.
Луноликая красавица Сузге: литературно-критический очерк, посвященный 80-летию писателя Якуба Занкиева. – Тюмень: ТюмГУ, 1997.
Ономастикон сибирских татар: монография. В 2-х частях. – Часть 1. – Тюмень: ТюмГУ, 1999.
Ономастикон сибирских татар: монография. – Часть 2. – Тюмень: ТюмГУ, 1999.
Любовь, объятая пламенем: роман / пер. с татар. – Тюмень: ТюмГУ, 2001.
Современный татарский литературный язык. – Тюмень: ТюмГУ, 2001.
Татарская микротопонимия юга Тюменьской области. – Тюмень: ТюмГУ, 2001.
Антропонимия сибирских татар в сравнительно-историческом освещении. – Тюмень: ТюмГУ, 2001.
Названия селений сибирских татар: монография / соавт. Г.Ниязова. – Тюмень: Экспресс, 2004.
Татары земли сибирской (Тюменская область): словник к энциклопедическому словарю. – Казань: Магариф, 2005.
Татарская диалектология. – Тюмень: ТюмГУ, 2005.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Зәнкиев Я. Китапларыгызга ак җәймә! // Яңарыш (Төмән). – 1995. – 22 гыйнв.
Кәримуллин Ә. Дәшми кала алмыйм. Яңа милләт ясау кирәкме? // Шәһри Казан. – 1995. – 17 июль.
Хәбибуллина Л. Фәнгә салган тирән эз // Яңарыш (Төмән). – 2000. – 7 гыйнв.
Муллаянова Р. Галим дөя кебек булырга тиеш // Ватаным Татарстан. – 2007. – 2 нояб.

* * *
Тенишев Э. Книга Алишиной Х. // Яңарыш (Төмән). – 1995. – 16 янв.
Баязитов Ф. Дочь нации // Тюменская правда. – 1996. – 14 дек.
Баязитов Ф. Писательское звание Ханисы Алишиной // Тюменская область сегодня. – 2007. – 6 апр.
Сибирский Макаренко // Тюменская область сегодня. – 2007. – 31 июля.


Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»