поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

АКЪЕГЕТ

Акъегет – әдәби тәхәллүс. Шагыйрьнең рәсми документлардагы исеме – Фәйзуллин Рөстәм Габдрахман улы. Ул 1951 елның 5 мартында Татарстанның Балык Бистәсе районы Балтач (Юлсубино) авылында хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. Берничә елдан аларның гаиләсе хәзер шул районга кергән Котлы Бөкәш авылына (1935–1959 елларда Кызыл Йолдыз районы үзәге) күчә. Рөстәм беренче сыйныфны инде бүген тәмам юкка чыккан, заманында урман-сулар, болын-тугайлар белән әйләндереп алынган гаҗәеп матур табигатьле Түләк дигән татарча исемле рус авылында тәмамлый. Аннары, Балык Бистәсенең рус мәктәбендә тагын берничә ел укыганнан соң, гаиләләре Казанга күчү сәбәпле, урта белемне шәһәрнең Әмәт тавы тирәсендә урнашкан 81 нче мәктәбендә алып чыга. Елга якын Казанның агач эшкәртү комбинатында эшләгәннән соң, 1969 елда ул Казан дәүләт университетының филология факультетына – рус-татар бүлегенә укырга керә. 1974 елда укуын тәмамлап чыкканнан бирле Рөстәм Фәйзуллин Татарстан радио-телевидение системасында эшли. Бүгенге көндә ул – Татарстан радиосының әдәбият-сәнгать тапшырулары редакциясенең баш мөхәррире.

Акъегет, заманында Сибгат Хәким бер мәкаләсендә әйткәнчә, дан-шөһрәт, әсәрләр саны артыннан кумыйча, күбрәк үз-үзенә бикләнебрәк иҗат итәргә яратучы шагыйрьләр җөмләсеннән. Аның матбугатка чыккан шигъри җыентыклары күп түгел – нибары дүрт тупланма: «Ак болыт шәүләсе» (1987), «Төнге сулар» (1991), «Янды бер шәм таңнарда...» (2001) һәм рус теленә тәрҗемәдә «Карусели осени» (2006) җыентыклары. Шулай булса да, шигырь сөючеләрнең киң даирәсендә ул бүгенге татар шигъриятенә яңа сулыш алып килгән, тирән фәлсәфи үзенчәлекле шагыйрьләрнең берсе буларак билгеле.

Шагыйрь төсмерләр белән эш итәргә ярата. Укучыга нинди генә җитди фикер әйтергә теләмәсен, аның башына нинди генә саллы уй салырга уйламасын, шагыйрь иң беренче нәүбәттә аның күңелен кузгатырга, әйтәсе сүзен кеше йөрәгендә уянган хис-тойгылары аша җиткерергә омтыла.

Каләмдәше Рөстәм Кутуй «Янды бер шәм таңнарда...» җыентыгына язган кереш мәкаләсендә, Акъегетнең иҗатына бәя биреп, мондый хак сүзләрне әйтә: «Чын шигърияткә күпсүзлелек килешми, аңа аз сөйләп күп әйтү хас. Монда иң мөһиме – ишарә... Аның каләме җыйнак, сүзе кыска, мәгънәсе-хисе тирән, ләкин анда, әйтик, Гомәр Хәйямдагы кебек, акыл өйрәтү дә, әхлакка күндерү дә, ачы каһкаһә дә юк. Ул маңгайга-маңгай чәкәләшүне түгел, сүздән сын-сурәт ясауны өстенрәк күрә. Бу, мөгаен, акварельдер. Ел фасылларының очрашкан мәле, хис-тойгыларның тәрәккыяте, үч һәм сөю, ут һәм су, тынлык һәм хәрәкәт – сүз рәссамының төс-буяулары бихисап. Яр буенда бер үк төстәге, бер үк зурлыктагы ике чуерташ табып булмый. Хәер, учтан учка коеп тараткан чакта ул ташларның бөтен яме, хак-бәһасе әнә шул бер-беренә охшамауда, тәңгәл килмәүдә, кабатланмауда чагыла түгелме?..»

Акъегетнең әдәби тәнкыйтькә караган хезмәтләре дә бар. Каләмдәшләре Зиннур Насыйбуллин, Рафикъ Юнысов иҗатына багышланган язмалары шундыйлардан.

Акъегет озак еллар буе Татарстан радиосындагы «Тел күрке – сүз» һәм телевидениедәге «Туган тел дәресләре» тапшыруларының мөхәррире булып тора. Ул шулай ук үткәндәге рухи-әдәби мирасны халыкка кире кайтару, күренекле шәхесләрнең иҗатына, иҗтимагый эшчәнлегенә кагылышлы документларны, төрле газета-журналларда чәчелеп яткан яки совет заманында идеологик сәбәпләр аркасында матбугатка чыкмый калган истәлек-хатирәләрне, радио-телевидение фондларында сакланган чыгыш-язмаларны эзләп табу, бергә туплау һәм матбугатка, укучыларга тәкъдим итү юнәлешендә дә күп еллардан бирле максатчыл эш алып бара. Ул төзегән һәм 2006 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Тукай...» исемле җыентык шундый басмаларның берседер. 2007 елда Акъегет тырышлыгы белән шундый ук характердагы хезмәт Г.Ибраһимов турында да нәшер ителә. Соңгысы ике томнан тора. Беренче томның эчтәлеген истәлекләр, документлар, соңгы елларда галимнәр тарафыннан әдип турында объектив күзлектән чыгып язылган мәкаләләр тәшкил итсә, икенче томда укучыларга киң билгеле «Алмачуар», «Кызыл чәчәкләр», «Казакъ кызы» әсәрләре белән беррәттән моңарчы (совет чорында) тугыз томлык әсәрләре җыелмасыннан да төшереп калдырылган «Адәмнәр» исемле атаклы повесте да урын алган. Г.Тукай, Г.Ибраһимов турындагы бу басмалар эчтәлекләренең байлыгы, яңалыгы һәм фикер хөрлеге белән җәлеп итәләр.

Милли-мәдәни мирас казанышларын пропагандалаудагы тырышлыклары өчен Акъегеткә 1987 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә. 2007 елда ул Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

Акъегет – 1991 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ак болыт шәүләсе: шигырьләр / кереш сүз авт. С.Хәким. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 79 б. – 1400 д.
Төнге сулар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 112 б. – 4300 д.
Янды бер шәм таңнарда...: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Кутуй. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 175 б. – 2000 д.

* * *
Карусели осени: стихи / предисл. и пер. с татар. Р.Кутуя. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2006. – 143 с. – 1000 экз.

* * *
Тукай... / төз. Акъегет. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 222 б. – 2000 д.
Г.Ибраһимов: истәлекләр / төз. Акъегет. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 544 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әхмәтҗанов Р. Ачылу мизгеле // Соц. Татарстан. – 1987. – 22 авг.
Харрасова Р. Пакьлеккә омтылу // Татарстан яшьләре. – 1987. – 15 сент.
Яхин Ф. Шигъри наз // Казан утлары. – 1988. – № 8. – 165–166 б.
Юныс М. Кем кемнәндер бик зур, кем кемнәндер бик тә кечкенә // Татарстан яшьләре. – 1989. – 24 июнь.
Закир М. Аз сөйләп, күп әйтә белсәң... // Идел. – 2001. – № 2. – 25–26 б.
Рәшит Ә. Озын сәфәргә чыккач... // Мирас. – 2001. – № 3. – 42–43 б.
Гамбәр Н. Тамчы күзендәге сурәтләр // Казан утлары. – 2001. – № 3. – 91 б.
Лерон Л. Җиделе лампа // Таһир-Зөһрә. – 2001. – № 5.
Әхмәтҗанов М. Кыскалыкта – осталык // Татар иле. – 2001. – № 49.
Зариф Ф. Тәңгәллек тойгысы // Мирас. – 2003. – № 1. – 60–61 б.
Батулла Р. Кара чәчле Акъегет // Мәдәни җомга. – 2004. – 20 февр.
Кутуй Р. Шигъри сурәт остасы // Мирас. – 2006. – № 7. – 148–150 б.
Әхмәтҗанов М. Тукай турында... // Казан утлары. – 2006. – № 11. – 146–148 б.

* * *
Кутуй Р. Его величество – поэзия! // Казань. – 2001. – № 3. – С. 108.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»