поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

АКЧУРИНА МӘХБҮБҖАМАЛ

(1869–1948)

Акчурина Мәхбүбҗамал – Беренче рус революциясе елларында матбугатка чыккан хатын-кыз язучыларыбызның берсе. 1869 елның мартында Саратов губернасындагы Димау авылында мулла гаиләсендә туа. Башлангыч белемне атасыннан ала, аннары хосусый рәвештә укып, туган авылында мөгаллимә булып эшли башлый. 1892 елда кияве йортына – Самара губернасындагы Савинка авылына күчә һәм укытучылык эшен дәвам иттерә. 1908 елдан башлап «Шура»да, соңга таба «Сөембикә» журналында басылган хикәяләре, бала тәрбиясе, хатын-кыз тормышына кагылышлы мәкаләләре белән исеме таныла. 1911 елны «Шура»да чыккан «Иске әдәбиятымыз» исемле мәкаләсендә ул, татар матбугатында беренчеләрдән булып, халык авыз иҗатын җыю, язма әдәби мирасыбызны барлау һәм өйрәнү кирәклеге турында бәхәс ача, «Таһир-Зөһрә», «Сәйфелмөлек», «Йосыф-Зөләйха» кебек борынгы әдәби ядкәрләрне урынлы-урынсыз этеп-төртүләргә каршы ризасызлыгын белдерә, бу әсәрләрнең халыкка, яшь буынга эстетик һәм әхлакый тәрбия бирү ягыннан әдәби кыйммәткә ия булуына басым ясый.

Октябрьдән соң М.Акчурина әдәби иҗат эшеннән ераклаша. 1929 елда ул Баку шәһәренә күчеп китә һәм гомеренең соңгы көннәренә кадәр шунда яши.

Язучының «Хаммал Ягъкуб», «Кыз егълату», «Таш кием», «Мишәрләр тормышыннан бер ләүхә» (1914), «Шәфкатьсез ата, яки Мишәрләр тормышы» (1914), «Көчсезләр, мәэюс вә пессимистларга гыйбрәт» кебек хикәя һәм очерклары, шулай ук белешмәдә телгә алынган «Иске әдәбиятымыз» исемле мәкаләсе 1988 елда «Өмет йолдызлары (XIX йөз ахыры һәм XX йөз башы хатын-кыз язучылары әсәрләре)» дигән күмәк җыентыкта кабаттан басылып чыгалар.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гайнуллин М. Татар әдипләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 40–41 б.
Рәми И., Даутов Р. Әдәби сүзлек. – Казан: татар. кит. нәшр., 2001. – 13–14 б.
Татар энциклопедиясе. – 1 т. – Казан: Татар энцикл. ин-ты, 2008. – 105 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»