|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Ак яулыклы әнием (Айдар Фәйзрахманов)Луиза Батыр-Болгари көе Наил Касыймов сүзләре Чәчләреңә япкан ак яулыгың
Бик килешә, әнкәм, йөзеңә.
Ак яулыгың төсле ак күңелең,
Саф күңелең чагыла күзеңдә.
Ак төсләрне әллә күп сөйгәнгә —
Чәчләрең дә бүген ак синең…
Күңел күгемдә син — якты кояш,
Ак яулыклы әнием минем.
Ак көннәрең, бәлки, аз булгандыр,
Югалттың шул инде Саулыгың.
Кара кайгыларны күрсәң дә син,
Каралтмадың, әнкәм, яулыгың.
Ак төсләрне әллә күп сөйгәнгә —
Чәчләрең дә бүген ак синең…
Күңел күгемдә син — якты кояш,
Ак яулыклы әнием минем. |
Иң күп укылган
|