|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Ак күлмәгем (Габделфәт Сафин)Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Бер киюдә каралттым.
Яратмавыңны белсәм дә
Әллә нигә яраттым.
Кушымта:
Ак күлмәгем, ак күлмәгем,
Якасы дулкын бизәк.
Кайрылган кош канатыдай
Әрнеп өзелә үзәк.
Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Алларга манам инде.
Чәчәге сынган гөлләрдәй
Ялгызым калам инде.
Кушымта:
Ак күлмәгем, ак күлмәгем
Алмаштырмам карага.
Дөрли-дөрли янсын әйдә,
Сулар сипмә ярага.
Мин караны кими диеп
Син дә акны киярсең.
Гомер узгач, күлмәк тузгач
Бәлки син дә сөярсең.
Кушымта:
Ак күлмәгем, ак күлмәгем,
Якасы дулкын бизәк.
Кайрылган кош канатыдай
Әрнеп өзелә үзәк.
Ак күлмәгем, ак күлмәгем,
Алмаштырмам карага.
Дөрли-дөрли янсын әйдә,
Сулар сипмә ярага. |
Иң күп укылган
|