поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

АГИШЕВ ЯКУБ

(1899–1972)

Әдәбият галиме һәм педагог Якуб Хәлил улы Агишев 1899 елның 28 июлендә элекке Саратов губернасының Кузнецк өязе (хәзерге Пенза өлкәсенең Кузнецк районы) Пәндәлге авылында җитеш тормышлы игенче гаиләсендә туа. Унөч яшенә кадәр үз авылларындагы мәдрәсәдә укып башлангыч белем алгач, 1912 елда әти-әниләре аны авылның бер сәүдәгәр кешесенә малайлыкка бирәләр. Яшүсмер егет шул сәүдәгәр белән бергә төрле шәһәрләрдә була, 1916 елга кадәр аңа йомышчы малай һәм приказчик булып хезмәт итә. 1917–1918 елларда Архангельск шәһәренең приказчиклар клубында һәвәскәр артист булып та эшләп ала. 1915–1918 еллар арасында репетиторлар ярдәме белән урта мәктәп программасы буенча әзерләнеп, экстерн тәртибендә ул Архангельск реаль училищесын тәмамлый.

1919–1925 елларда Я.Агишев туган ягы авылларында балалар укыта. 1926 елда Казанга килеп, Татар телен гамәлгә кертү курсларын тәмамлаганнан соң, өч ел «Татстрах» оешмасында икътисадчы булып эшли. 1930–1933 елларда ул – Казан педагогия институты студенты. Институтны һәм шунда татар әдәбияты буенча аспирантура тәмамлагач, Я.Агишев әүвәл Татарстан халык мәгарифе кадрларының белемен күтәрү институтында татар теле һәм әдәбияты бүлеге мөдире (1934–1937), Казан педагогия училищесы директоры урынбасары (1937–1939), аннары 1939 елның октябреннән 1945 елның маена кадәр Татар теле, әдәбияты һәм тарих фәнни-тикшеренү институтында өлкән фәнни хезмәткәр, гыйльми секретарь, директор урынбасары вазифаларын башкара, ә 1945–1947 елларда Казан театр училищесында укыта. 1946 елда Мәскәүдә Көнчыгыш институтының Гыйльми советы каршында Габдулла Тукай иҗаты буенча диссертация яклап, филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алгач, 1947–1951 елларда Казан дәүләт педагогия институтында татар әдәбияты кафедрасы мөдире һәм доцент булып эшли. 1951–1960 елларда ул Казан дәүләт университетында укыта.

Матбугатта Я.Агишев Архангельск шәһәрендә яшәгән чорында языша башлый. 1918 елда «Северное жало» дигән журналда аның ике кечкенә новелласы да басылып чыга. Егерменче елларда Пенза шәһәрендә татарча чыга торган «Сабанчы» һәм «Крәстиян» журналы битләрендә авыл тормышына, мәгариф мәсьәләләренә багышланган күп кенә мәкаләләре, очерк язмалары басыла, ә утызынчы-илленче елларда ул татар әдәбиятыннан алтынчы-җиденче-сигезенче сыйныф укучылары өчен хрестоматияләр төзү һәм дәреслекләр язуда актив катнаша.

Гыйльми тикшеренү өлкәсендә Я.Агишев нигездә егерменче йөз башы татар әдәбияты классиклары, аерым алганда, Г.Тукай иҗатын өйрәнүгә күп көч сала. 1942 елда аның «Тукай – патриот» исемле фәнни-популяр очеркы, 1948 һәм 1954 елларда «Габдулла Тукай иҗаты» («Творчество Габдуллы Тукая») исемле монографияләре дөнья күрә. Ул шулай ук Г.Тукай әсәрләренең ике томлык академик басмасын (1947, 1948), ике томлык «Сайланма әсәрләр» җыелмасын (1954), русча бертомлыгын (1958) төзү, аларга кереш сүз һәм искәрмә-аңлатмалар язу эшендә актив катнаша. Я.Агишев 1940 елда ук беренчеләрдән булып матбугатта татар әдәбияты тарихын фәнни нигездә чорларга бүлү мәсьәләсен күтәргән җитди мәкаләләрен бастыра. Болардан тыш аның иҗат мирасында М.Гафуриның публицистикасы, К.Насыйри, Ш.Мөхәммәдев, М.Җәлил турында, «Пушкин һәм татар әдәбияты», «Гоголь һәм татар әдәбияты», «Некрасов һәм Тукай» кебек махсус тикшеренү хезмәтләре дә бар.

Якуб Агишев 1972 елның 6 июнендә Казанда вафат була.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Габдулла Тукай: очерк. – Казан: Татгосиздат, 1946. – 39 б. – 5195 д.
Халык шагыйре Габдулла Тукай. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 26 б. – 2400 д.
Халык шагыйре Г.Тукай. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 44 б. – 5000 д.
Татар әдәбияты: 8 нче класс өчен дәреслек / соавт. К.Фасеев, Х.Ярми, М.Гайнуллин. – 9 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 179 б. – 80000 д.

* * *
Габдулла Тукай – патриот. – Казань: Татгосиздат, 1942. – 54 с. – 5195 экз.
Габдулла Тукай / соавт. И. Пехтелев. – Казань: Татгосиздат, 1946. – 40 с. – 5195 экз.
Творчество Габдуллы Тукая: общественно-политические мотивы. – Казань: Татгосиздат, 1948. – 96 с. – 5195 экз.
Творчество Габдуллы Тукая: общественно-политические мотивы. – Казань: Таткнигоиздат, 1954. – 93 с. – 5000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әдһәмова Г. Сабак алсын килер буыннар // Ватаным Татарстан. – 1999. – 30 июль.
Госманов М. Гыйбрәтле язмышлар: мәгънәле үкенү // Казан утлары. – 2006. – № 7. – 149–166 б.

* * *
Хусянов Р. Жизнь, отданная науке и литературе // Респ. Татарстан. – 1999. – 30 нояб.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»